Ниһаять, чын яз килә, матур көннәр башланырга тора. Халыкның кырмыска кебек кайнап эшләр вакытлары килеп җитте. Бакчадагы эш-мәшәкатьләргә чумып, һәртөрле яңалыкларны, дөнья хәлләрен белмичә калмагыз тагын. Бу чорда күпләр телевизордан бераз читләшә, ә менә кул астында газета булса, капка төбендәге эскәмиядә аз гына ял итеп алган арада да бөтен яңалыклар...
Скопировать ссылку

Ниһаять, чын яз килә, матур көннәр башланырга тора. Халыкның кырмыска кебек кайнап эшләр вакытлары килеп җитте. Бакчадагы эш-мәшәкатьләргә чумып, һәртөрле яңалыкларны, дөнья хәлләрен белмичә калмагыз тагын. Бу чорда күпләр телевизордан бераз читләшә, ә менә кул астында газета булса, капка төбендәге эскәмиядә аз гына ял итеп алган арада да бөтен яңалыклар белән танышып чыгарга була. Газета укырга вакыт юк диючеләргә бөтенләй ышанасы килми. Вакытны да юкка сарыф итмим, замана агышыннан да төшеп калмыйм, дисәң, иң кулае - газетаны өйгә алдыру. Газетага язылырга гына онытмагыз, без исә, үз чиратыбызда, Сезне борчыган һәр сорауга җавап табарга, ярдәм итәргә әзер, хәтта бакча эшләрендә дә. Помидорны, борычны ничек итеп утыртсаң уңыш күбрәк була, бәрәңге кортыннан нәрсә булыша - боларның барысы турында да безнең «Шәһри Казан» газетасын укып белерсез. Кыскасы, бергә булыйк, шулай итсәк, помидор-кыярларны да бергә үстереп, бергә тозларбыз, Алла боерса.
Комментарийлар