Шәһри Казан

Кышкы каникуллар башлана: кем күпме ял итәчәк?

Яңа ел бәйрәмнәрен зурлар да, балалар да зарыгып көтеп ала. Өлкәннәр эштән, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз хәл алсалар, укучылар укудан башларын ял иттерә, әти-әниләре белән бергә күңел ача.

Кичә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима  Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулы 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәген әйтте.

- Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга кирәклеге турында күрсәтмә бирә. Ул ике атна дәвам итәчәк. Каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, – ди Лариса Сулима.

Шулай да, аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә каникул ике-өч көнгә соңрак та башланырга мөмкин. Җитәкче: “Бу мәсьәлә мәктәпләр карамагында», – ди.  

Бәлки, шуңадыр да, Казан укучылары районнарга караганда азрак ял итәчәк. Эш шунда ки, Казанның мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә, башкала мәктәпләрендә каникуллар 29 декабрьдә башланачак. Һәм беренче уку көне 8 гыйнварда булачак. Дөрес, кыскартылган кышкы каникуллар урынына җитәкчеләр өстәмә ял көннәрен тәкъдим итә. Казан балалары өстәмә рәвештә 24 февральдә, 9-10 мартта һәм 30 апрельдә ял итәчәк.  

Кышкы каникулларның кыскартылуы кайбер әти-әниләргә охшап бетмәгән, әлбәттә. Мәгариф идарәсенең карарын гамәлдән чыгаруны сорап, хәтта прокуратурага шикаять юллаучылар да бар.

Реклама

Ә эшләүче халык ничек ял итәчәк соң? Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре – 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә, туры килә. Шулай итеп, 6 гыйнвар ялы – 9 мартка, 7 гыйнварныкы – 2 майга күчерелә.
Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк.


Айгөл Хафизова, Әлмәт:
Улыбыз Артурның каникулы киләсе атнаның дүшәмбесе – 25 декабрьдән башлана. Бу атнада мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уза.

Гөлнур Абдуллина, өч бала әнисе:
Ике балабыз мәктәптә укый, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Укучы балаларыбызның каникуллары 29 декабрьдә башланачак, дип хәбәр иттеләр. Ә авылда яшәүче энемнәрнең кызлары ялга инде 25 декабрьдә үк туктый икән. Ялларны башка вакытка күчерсәләр дә, бәйрәмгә соңрак туктап, укуга иртәрәк чыгасы килми бит. Балаларыбызның да барлык кеше белән бергә ял итүләрен телибез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью
  • 15 января 2018 в 11:44
    Пенсиягә быел да 5000 өстәп түләнә дисәләр, нишләргә? Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.
    462
    0
    0
  • 15 января 2018 в 11:19
    Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы? Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.
    371
    0
    1
  • 15 января 2018 в 10:56
    Балтач районы Норма авылы мәктәбен ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр? Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...
    285
    0
    1