16+

Кыштан котылып булмый, кардан була: чистартмасалар, шалтырат!

Узган тәүлектә генә Казан урамнарыннан 1085 тонна кар чыгарылган

Кыштан котылып булмый,  кардан була: чистартмасалар, шалтырат!

Узган тәүлектә генә Казан урамнарыннан 1085 тонна кар чыгарылган

Узган ялларны балалар куанып каршы алсалар, ишегалларын җыештыручылар мәшәкатьләре артудан зарланды. Беренчеләре бу кышның тәүге кар бабайларын ясап, кардан шуып рәхәтләнсә, икенчеләре көн озыны юлларны кар өемнәреннән чистартты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев “эшлекле дүшәмбе”дә хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә генә Казан урамнарыннан 1085 тонна кар чыгарылган. Бу эшләргә 260 кеше җәлеп ителгән. Гомумән алганда, узган атнада башкалада 9,1 мм кар яуган. Уртача алганда тәүлегенә 185 техника эшләгән. Ә узган тәүлектә 419 техника кар чистарткан һәм ташыган.     

Болардан тыш, Казан юлларында тәүлек эчендә 1128 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 292 тонна реагент һәм 837 тонна комлы-тозлы катнашма сибелгән.    
Җитәкче сүзләренә караганда, кар чистарту тәүлек буе берничә этапта башкарыла. Башта катнаш юл машиналары ярдәмендә юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртәләр, ә 2-4 сәгатьтән соң алынган кар көртләрен тар-щетка механизмы белән себертәләр. Аннан грейдерлар ярдәмендә кар валы формалаша, карны төийләр һәм кар эретү станцияләренә алып китәләр.
Шулай ук тротуарларны да кардан чистартуга зур игътибар бирелә. Бу хакта Игорь Куляжев та белдерде.  
 
Юлларда тәртип сакланса да, кар күп яуган беренче көннәрдә җәяүлеләр сукмагыннан атлау бик авыр иде. Бу турыда шәһәрнең төрле районнарыннан хәбәрләр алынды. Подрядчыларга, милекчеләргә һәм идарәче компанияләргә кышкы сезонны кичектерә алмыйбыз, дип искә төшерүегезне сорыйм. Онытучыларга – административ-техник инспекция ярдәм итәчәк – дип, шелтәсен белдерде һәм кисәтү ясады башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.
Казан мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады.

Казанда ишегалларында кар чистарту өчен идарә итүче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Йорт яны территорияләрен чистарту сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килми икән, шәһәрлеләр идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итә яки “Ачык Казан” сервисы сайтында яки телефон аша гариза калдыра алалар: (843) 236-41-23 яки 063.


Татарстан башкаласында яшәүчеләр карны чистарту мәсьәләләре буенча түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

555-07-96 (тәүлек буе)

Вахитов һәм Идел буе районнары

277-02-10 (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр)

264-30-96 (төнге вакытта)

Киров һәм Мәскәү районнары

557-76-10 (тәүлек буе)

Совет районында:

272-01-05 (тәүлек буе)

295-77-05 (тәүлек буе, “Шәһәр күперләре” МУП).

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading