16+

Кыйналып яшәмәс өчен нишләргә?

Татар гаиләсендә өйдәгене тышка чыгармаска дигән язылмаган канун бар. Ул гасырлар буенча буыннан-буынга күчеп килә. Ир белән хатын ду килеп сугышса да, күршеләргә сиздерми. Ник шулай соң бу? Безнең менталитет шундыймы? Кешедән яхшы түгел, кеше ишетмәсен дип яшәү изелеп-кыйналып яшәүгә караганда өстенрәкме? Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да күтәрә. Узган атнада моңа кагылышлы «кайнар элемтә» оештырылды.

Кыйналып яшәмәс өчен нишләргә?

Татар гаиләсендә өйдәгене тышка чыгармаска дигән язылмаган канун бар. Ул гасырлар буенча буыннан-буынга күчеп килә. Ир белән хатын ду килеп сугышса да, күршеләргә сиздерми. Ник шулай соң бу? Безнең менталитет шундыймы? Кешедән яхшы түгел, кеше ишетмәсен дип яшәү изелеп-кыйналып яшәүгә караганда өстенрәкме? Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да күтәрә. Узган атнада моңа кагылышлы «кайнар элемтә» оештырылды.

Нишләргә тиеш идем?
Берничә ел Казанның Ибраһимов проспектында фатир арендалап торырга туры килде. Анда 1980 елларда төзелгән панель йортлар. Катырак төчкерсәң дә, күршең «исән бул» дияргә мөмкин. Күрше фатирда бер хатын ялгызы гына сигез-тугыз яшьләр чамасында улын тәрбияли иде. Ул баланың ишеткәннәре! Көн тудымы – кычкырыш, сүгенү сүзләре. Белмим, нәрсә шул кадәр ачуын чыгаргандыр ул хатынның, әмма баласы бик кызганыч була иде. Диварлар юка булгач, безгә һәр сүз ишетелеп тора. Бу балага берничек тә ярдәм итә алмавым эчтән гел кимерде. Полиция­гә хәбәр итсәң, ана кешегә зыян килсә? Тагын гаепле булып калам. Өстәвенә, малайның әтисе дә юк.

Мондый очраклар хакында интернеттан форумнарда да күп язалар. Күршедә көн саен бала елаган тавышлар. Нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, бала кызганыч бит, дип язучыларны еш күргәлим. Ә бәлки ул бала авыр­тудан елыйдыр? Үземнең дә кечкенә бала булганлыктан, мондый хәлләр дә булуын яхшы беләм. Бигрәк тә бала авырганда, теш чыкканда яисә үз теләгәнен ала алмаса көйсезләнеп, холкын күрсәткәли. Берәрсе аны нәкъ шулай елаган вакытында тыңлап торса, минем өстән дә полициягә хәбәр итәргә була түгелме?!
Әмма чынлыкта ире тарафыннан кыйналып яшәгән хатыннар, әти-әнисе кыерсыткан балалар да юк түгел! Андыйларга нишләргә?

Йөрәкне бәйләүчеләр
Элегрәк заманнарда Татарстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каршында социаль кунакханәләр бар иде. Әмма базар мөнәсәбәтләре үзгәреп, ул кунакханәләрне коммерциячел булмаган оешмалар алмаштырды. Мисал өчен, Казанда «Фатыйма» хатын-кызлар өчен кризис үзәге ачылды. Ул башкаланың үзәгендә урнашкан. 1999 елда нигез салынган үзәккә мөрәҗәгать итүчеләргә профессиональ психологлар, юристлар, социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтә, кирәкле мәгълүматны бирә.

Үзәк эшчәнлеген Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да билгеләп үтте һәм әлеге оешма 20 ел дәверендә үзен бары яхшы яктан гына күрсәтүен әйтте. Моннан тыш, Казанда «Благие дела» хәйрия фонды да өйдәге җәберләүләргә, кыен хәлләрдә калган хатын-кызларга ярдәм кулы суза. Чаллыда «Ника» оешмасы хатын-кызларга булышыр­га әзер. Шулай ук гыйбадәтханәләр, мәчетләр каршында да әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла.

Җәберләүнең дине дә, дене дә юк
Материалны әзерләгәндә, интернетта бер фәнни хезмәткә тап булдым. Анда мин искә алган «Фатыйма» кризис үзәгенә килгән мөрәҗәгатьләргә таянып, статистик мәгълүматлар китерелгән иде.

Без – татар милләте – тәртип­ле, тәрбияле, җәберләүләр рус гаиләләрендә генә була ул дип уйласак, һичшиксез, ялгышыр идек. Чөнки саннар башка хакта сөйли. Мисал өчен, психологик басым рус гаиләләрендә – 55,2 процент, ә татарларда 54 процент булуы ачыкланган. Физик көч куллану рус гаиләләрендә 49 процент булса, татарларда 46 процент тәшкил итә. Бары финанс яктан басым хакында сөйләгәндә генә, татар гаиләләрендә бу күрсәткеч – 9,5 процент, ә русларда 17,9 процент дип бирелә.

Күп очракта җәберләүләргә хатын-кызлар дучар була – якынча 70-75 процент. Әгәр дә ике пар арасындагы вакыйгаларны гына карасаң, бу сан 85-91 процент тәшкил итә, ди белгечләр. Шул ук вакытта сораштыруларда катнашкан һәр 40нчы кеше соңгы елда өйдәге җәберләүгә дучар булуын әйткән. Ә 16 проценты исә мондый хәлләрне бала чакта кичергән.

Санкт-Петербург Дәүләт университетының Җинаять хокукы кафедрасы профессоры Владислав Щепельков китергән мәгъ­лүматлар буенча, өйдәге җәберләүләргә кагылышлы хокук бозуларның теркәлү очраклары бермә-бер кимүе күзәтелә. Мисал өчен, 2015 елда мондый җинаятьләр саны 50 меңгә якын булса, быел исә 33,3 мең җинаять теркәлгән.

Шуны да әйтергә кирәк, ире кул күтәргәннән соң гариза язган хатын-кызлар еш кына ниятләреннән кире кайтып, гаризаларын кире барып ала. Чөнки хатын-кыз, еш кына, ирен кызгана, балалар ятим үсмәсен дип кайгыра башлый. Шунысы да бар: мондый мәсьәләләрне хәл итү өчен Россия кануннары әле көйләнеп бетмәгән. Татарстан депутатлары да, проблеманы тирәнтен өйрәнеп, канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәргә ниятли.

Октябрьдә Россия Дәүләт Думасында да өйдәге җәберләүләргә кагылышлы парламент тыңлау­лары үткәрелгән. Федерация Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе урынбасары Инна Святенко фикеренчә, өйдә «көрәшеп» яшәүчеләрне вакытлыча аерып, «суынырга» һәм үзләренең нинди гамәлләр кылуларын аңларга мөмкинлек бирә торган механизм булдырыр­га кирәк. ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский исә, гаиләдә «гаилә башлыгы» дигән төшенчә югалды, дип саный.
– Әгәр дә ир өйдә үзен хуҗа итеп тоймаса, эштә хөрмәт итмәсәләр, бу якыннарын мыскыллауга китерә, – ди ул.

Авыл хатыны һәрчак «ягымлы»
Татарстан парламенты вәкиле Светлана Захарова исә шәһәр җирлекләрендә әле бу мәсьәлә азмы-күпме ярдәм таба ала дигән фикердә. Чөнки Татарстанның эре шәһәрләрендә мөмкинлекләр күбрәк. Ә авыл хатынына нишләргә?

Моннан 15-20 еллар элек кенә дә әле авылда ике йортның берсендә ирләр егылып ятып эчә иде. Эчеп кайта да өйдә тавыш куптара. Хатыны, балаларына да кул күтәрә. Билгеле инде, бүген бер өйдә сугышсалар, иртән көтү куганда, күрше-тирә бу хакта «фикер алыша». Икенче көнне шул фикер алышучыларның берсе үзе дә «фонарь» белән чыгарга мөмкин. Бөтен авыл халкы бер-берсенең ничек яшәгәнен белә. Бу да бит өйдәге җәберләү, җәмәгать! Полиция хезмәткәре килеп, тукмалган хатынга: «Гариза яз, апа», – дип карасын әле! Апаең, ирен яклый-яклый, тирләп чыга. «Мин үзем гаепле, кызган икәнен күреп торам, кул астына керәсе түгел иде», – дип тә өсти әле. Бу әлеге дә баягы безнең менталитетмы, наданлык­мы, куркаклыкмы?

Дөньяга килгәндә, һәр кеше дә тигез хокуклы булып туа лабаса! Ник кемнеңдер газиз баласы исерек ир (бик сирәк булса да, хатын) җәберләүләренә түзеп яшәргә тиеш?! Бәлки кемдер минем белән килешмәс. Ялгыз бала үстереп кара син, тормыш күрмәгәнсең әле, дияр. Әмма бу минем фикер генә түгел, белгечләр дә шул хакта кисәтә.

Мисал өчен, Татарстан Сәла­мәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы консультанты Наилә Гайнанова, андый гаиләне саклап калырга теләп, үзеңне-­үзең корбан итү дөрес түгел, ди.

– Бу хәл гомер буе күзәтелә. Моны профилактика белән генә җиңеп була, дип саныйм. Безнең Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында да хатын-кызларга ярдәм итү үзәкләре эшли һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләр елдан-ел арта. Араларында яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә күп. Авыл хатын-кызына да юлларын табып, психологка барырга кирәк, дигән фикердә мин. Әгәр дә гаиләдә кул күтәрелә икән, яшәргә урыны булса, хатын-кызга ул гаиләдән китүе хәерлерәк. Исерек ир булса да, балага әти бит ул, дип яшәү дөрес түгел. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык. Минем уемча, әгәр дә ир кеше тупас кылана икән, аның гамәлләрен баласы күреп үсә икән, ул үзе дә шундый итеп формалашырга мөмкин. Шуңа күп очракта андый ир-аттан качарга кирәктер, – ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading