Эх, бу балык дигәннәре... Эх, бу балыкчылары... Яз‑көз җитсә, бер бәла: боз эри башлагач яки катып бетмәгән килеш чыгалар да утыралар елгага...
Скопировать ссылку
Эх, бу балык дигәннәре... Эх, бу балыкчылары... Яз‑көз җитсә, бер бәла: боз эри башлагач яки катып бетмәгән килеш чыгалар да утыралар елгага...
Узган якшәмбедә Лаеш районының Атабаево торак пункты тирәсендә Кама елгасында балык тотып утыручы 64 кеше аздан гына боз астына төшеп китеп үлми калды. Балыкчылар утырган яр буендагы боз, ярылып, Кама эченә таба агып китә башлый. Бу хәлдән соң ике сәгать тә үтми, шушы ук районда тагын өч урыннан шундый ук хәбәр килеп ирешә - аларда 50дән артык балыкчы күңелсезлеккә дучар була. Бата башлаган балыкчыларны МЧС коткаручылары ике судно һәм Ми‑8 вертолеты ярдәмендә яр буена чыгаралар. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк.
Комментарийлар