16+

Лагерьга барсаң, белеп бар...

Быел Татарстанда 218,7 меңгә якын баланы төрле лагерьларда, профильле сменаларда ял иттерергә, сәламәтлекләрен ныгытырга планлаштырылган.

Быел Татарстанда 218,7 меңгә якын баланы төрле лагерьларда, профильле сменаларда ял иттерергә, сәламәтлекләрен ныгытырга планлаштырылган.

Аларның 179 меңе җәй көне ял иткән. Шуны да әйтергә кирәк, Татарстаннан 5,2 мең бала Кара диңгез буена юллама алган. Арагызда бәлки республикада хезмәт һәм ял лагерьлары булуы турында белмәүчеләр дә бардыр. Ә менә 12 мең баланың әти-­әнисе ул хакта белә һәм нәкъ менә шундый ял итү ысулын сайлаган.

Совет чорыннан ук популяр булган «Орленок», «Артек» кебек лагерьларга карата да кызыксыну кимеми. Әти-әниләр, бигрәк тә бала чакта үзләре ял итүчеләр арасында бу лагерьлар бренд булып тора дисәм дә, ялгыш булмас. Ел азагына кадәр Татарстаннан 600 бала быел әлеге Халыкара балалар үзәгендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта алачак.

Инвалидларга – мөмкинлекләр

Республиканың яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов билгеләп узганча, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә ял оештыру каралган. Табигать тарафыннан кыерсытылган әлеге балаларга мондый лагерьларга йөрү, ял итү, мохитне алмаштыру аеруча да мөһим икәнен язу кирәк тә түгелдер бәлки... Шуны истә тотып, министрлык 1009 балага әлеге бәхетне бүләк иткән. Шуларның 225е Кара диңгез буенда әти-әниләре белән ял итә алган. Шулай ук ДЦП, ишетү яисә күрү сәләте начар булганнар, акыл ягыннан үсеше тоткарланган балалар өчен һәм башка юнәлешләрдә профильле сменалар оештырылган.

Һәркемгә өлеш чыга

Белүебезчә, юлламаларның бер өлешен дәүләт түли торган лагерьлар бар. Быел, мисалга, дәүләт хисабына ял итүчеләр 49,1 мең булган.
Балалар ялы дигәндә, профильле сменалар һәм лагерьларны гына да күздә тоту урынсыздыр.Чөнки моннан тыш шифаханәләрдә ял итүчеләр дә бар бит әле. Бушлай юлламаларны күбрәк шундый шифаханәләргә бирәләр дә.

Сүз уңаеннан, казнадан балаларның ялын оештыру өчен 1,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел белән ча­гыштыр­ганда, бу – 78,1 млн сумга күбрәк.
Быел Татарстанда Донецк һәм Луганск Республикаларыннан барлыгы 100 бала килеп, ял итеп киткән. Моның өчен республика бюджетыннан 2,5 млн сумнан артыграк өстәмә акча бүленгән.

Хабаровск дәресе

Быел Хабаровск краенда балаларның ял итү лагеренда чыккан янгын әле тиз генә онытылмас. Ана кеше буларак, беренче чиратта, билгеле инде, балаларын ял итәргә җибәреп, лагерьдан аларның үле гәүдәләрен алып кайткан әти-әниләрне кызгандым. Кызгандым гына дию дә аздыр. Мондый хәл беребезгә дә язмасын. Белә торып, янгын куркынычсызлыгы кагый­дәләрен үтәмәү, булган хилафлыкларны юк итмәү ул ваемсызлык кына да түгелдер. Кызганыч, эшкә салкын караш безнең илдә күп бәлаләрнең башы булып тора.

Бәхеткә, Татарстанда хәлләр алай ук начар түгел. Бу, бәлки, җитәкчелекнең каты кулыннан, таләпчән булуына да бәйледер.
Хабаровскида чыккан фа­җига дәрес бирмәде түгел. Шуңа да хәзер сменаларны федераль реестрга кергән оешмалар гына уздыра алачак. Бу азмы-күпме куркынычсызлыкны тәэмин итәр дигән өмет уята.
Билгеле, лагерьларда кадрлар да зур роль уйный. Аларны төрле критерийлар буенча сайлап алалар. Булачак әйдаман психиатрда һәм наркологта исәптә тормаска тиеш. Аларның белемнәре, компетенцияләре әлеге эшкә ярап кына калмыйча, замана балалары белән эшли белүләренә дә игътибар ителә, ди Дамир Фәттахов.

– Атна саен лагерьларда булып, аларны тикшерә торган махсус төркем оештырылды. Алар сменаларның алдан билгеләнгән таләпләргә һәм оешма тәкъдимнәренә туры килүен тикшерә. Алайса лагерьга баргач, әйдаманнарның да, балаларның да сменаның, мисал өчен, телне үстерүгә багышланганын белмәскә дә мөмкиннәр, – ди министр.

Иске яңаны саклый

Киләсе ял сезонына республика балалары өчен шатлык­лы хәбәр бар. Татарстанда өр-яңа ике лагерь сафка басачак. Совет чорында төзелгән биналардан болары, билгеле инде, бермә-бер аерылып, заман таләпләренә туры килә торган итеп эшләнелер дип көтелә. Аларның берсе – Казанда, икенчесе Кама Тамагы районында салына.
– Кама Тамагында 100 урынга һәм Казанда «Восток» исемлесе 200 урынга исәпләнгән лагерь булачак. Бу безнең XXI гасырда балалар лагерьлары төзүдә яңа тәҗрибә, – ди Дамир Фәттахов.

Министр билгеләп узганча, әлеге лагерь стандартлары ата-аналар, балалар теләгенә, директор һәм әйдаманнар белән сөйләшүләргә корылып төзеләчәк.

 Дамир Фәттахов алдагы өч елда 94 лагерьны капиталь төзекләндерүгә 7 млрд сум акча бүленгәнен дә хәбәр итте. Җитәкче әйтүенчә, лагерьларны төзекләндерү процессында территория үзенчәлекләрен, яшьләр ихтыяҗларын, фикер алышулар барышында туган тәкъдимнәрне искә алалар.

– Быел 21 лагерьның 13ендә аерым объектлар төзекләндереләчәк, тулаем алганда, алар яхшы хәлдә. 9 лагерьда халык теләкләрен исәпкә алып, тулы реновация үткәрелә. Президент фәрманы буенча, бу программа алдан ук формалашты. Хәзер Төзелеш министрлыгы конкурс процедуралары уздыра. Яңа елдан соң һава торышы мөмкинлек бирүгә, шул объектларга чыгарлык булсын өчен, – ди министр.

Мисалга, Бөгелмәдә «Губино» лагере төзекләндерелгәннән соң киләсе сезонда ачылачак.
– Ул инфраструктурасы ягыннан куәтле. Бөгелмә якын-тирәдәге районнардан балаларны кабул итәчәк. Түбән Камада «Кама» лагере «Зәңгәр күл» лагере белән берләштереләчәк. Бу җәйге ял өчен җитди үзәк булачак, аны бөтенроссия дәрәҗәсендә төзү теләге дә бар. Хәзер программа эшләнә, – дип хәбәр итте Дамир Фәттахов.

Казан артында «Яшьләр» лагеренда реконструкция төгәлләнәчәк. Ул ике ел балаларны кабул итмәгән. Ел әйләнә кулланып булсын өчен, җылытыла торган корпуслар төзү дә күздә тотыла.
Лагерьларда төзелеш-монтаж эшләре 56 процент дәрәҗәсендә башкарылган инде. 4 объектта эшләр төгәлләнгән.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading