Шәһри Казан

Лагерьларда урын җитә

Бу җәйдә ял һәм сәламәтләндерү «дулкын»ы барлыгы 36,6 мең баланы колачлаячак. Моның өчен республика бюджетыннан 138,5 млн сум бүлеп бирелгән (2012 елда 132,8 млн сум булган. - Авт.). Быел акчаның күбрәк булуы төрле юнәлештәге лагерьларга балалар туплауның норматив чыгымнары арту белән бәйле.

Реклама

Каникуллар вакытында Казанда оештырылган төстә 26,8 мең бала ял итәр дип планлаштырыла. Шуның 15 меңе - мәктәп яны, 7 меңе - стационар, 1,6 меңнән артыгы хезмәт һәм ял лагерьларында булачак. 120 укучыга смена буе палаткаларда яшәү бәхете елмаячак. Шулай ук 1,5 мең малай һәм кыз - муниципаль учреждениеләр һәм дәүләт хезмәткәрләренең балалары, 1,6 меңе коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларда эшләүчеләрнең балалары өчен махсус лагерьларда ял итәчәк.
Быел бюджеттан бүлеп бирелгән акча гына түгел, ял итү урыннарының саны да арткан. 130 - мәктәп яны (2012 елда 114 булган), 24 - шәһәр читендәге, 127 хезмәт һәм ял (узган ел - 114) һәм өч палаткалы лагерь балаларны кабул итәргә әзер. Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, Универсиада һәм мәктәпләрдәге төзекләндерү эшләре үзләрен сиздерми калмаячак. Мәсәлән, беренчесе вакытында шәһәр яны лагерьларында Уеннарның клиент төркемнәре вәкилләрен һәм полиция хезмәткәрләрен урнаштыру каралган. Тик бу балаларның һәм яшүсмерләрнең ялларын тиешле дәрәҗәдә һәм күләмдә оештыруга зыян китермәс, дип ышандыралар.
Мәктәп яны, хезмәт-ял һәм палаткалы лагерьларга 27 майдан балалар җыела башлар дип көтелә. Параллель рәвештә «Санта», «Сосновый бор» һәм «Васильевский» санаторийлары каршындагы ял итү үзәкләре дә ишекләрен ачарга тиеш.
Социаль яктан якланмаган балаларга гадәттәгечә аерым игътибар булачак. Инвалидлар, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен 1,5 мең бушлай юллама булдыру каралган. Сәләтләре ташып торган укучылар өчен махсус 64 смена оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: