Күгәрченгә «тынычлык символы» дип кем кайчан исем таккандыр, белмим. Ләкин орнитологлар фикеренчә, ул - дөньяда иң файдасыз кош. Анысы гына бер хәл, ул әле үлем таратучы да.
Моннан берникадәр вакыт элек Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының биология кафедрасында, Казан ветеринария академиясе белгечләре белән берлектә, уникаль тикшеренү үткәрәләр. Нәтиҗәдә шул ачыклана: баксаң, безгә бүген кош гриппы түгел, ә бөтенләй бүтән авыру куркыныч тудыра икән бит - галимнәр шәһәрдә хламидиоз белән авыручы күгәрченнәрнең гаять күп булуын ачыклаганнар.
Әгәр дә сез тиктомалдан салкын тиеп авырый башлагансыз икән, монда менә салкынның бер гаебе дә булмаска мөмкин. Сезнең төчкерү-йөткерүләрнең сәбәпчесе - барыбызга да яхшы таныш «тынычлык кошы», ягъни гап-гади күгәрчен түгелме икән?
Әлбәттә, Казан галимнәре бу проблема белән тикмәгә генә кызыксына башламаганнар. Чөнки соңгы вакытта шәһәрдә күгәрченнәр һәм аларны урамда ашатырга яратучы кешеләр арасында бер сәбәпсез кинәт авырып китүчеләр күбәйгән. Андый чакта нәкъ салкын тигән кебек була икән: баш авырта, борыннан су ага, күзләр яшьләнә. Һәм монда белгечләр әлеге дә баягы хламидиоз сәбәпче булуын ачыклаганнар. Гадәттә, без хламидиоз кешеләргә бары тик үзара җенси мөнәсәбәт вакытында гына йога дип уйларга күнеккән.
Ә ул чынлыкта авыру кошлар һәм терлекләр аша да күчә. Аеруча күгәрченнәр «тырыша». Мәсәлән, монда алар канат какканда күтәрелгән тузанны сулау да җитә.
Дөрес, кошлар арасында хламидиозны иң беренче булып тутый кошларда табалар. Шуңа күрә, озак вакытлар буе аны тутый кошлар тарата дип уйлыйлар. Һәм менә хәзер төп гаепленең күгәрченнәр булуы ачыкланган.
Гомумән, Мәскәү орнитологы Татьяна Кузнецова әйтүенчә, күгәрчен бактериологик коралга тиң - ул кырыклап төрдә авыру таратырга сәләтле. Мәсәлән, алар арасында, хламидиоздан тыш, колибактериоз, листериоз, кош туберкулезы, паратиф, орнитоз, аспергиллез, криптококоз, гистоплазмоз, токсоплазмоз кебек кеше өчен шактый куркыныч авыруларны санап үтәргә була. Бер үк вакытта күгәрченнәрнең бет, борча, талпан кебек паразитларны да таратуын онытмаска кирәк.
Быел август аенда Мәскәүдә күгәрченнәрнең кинәт күмәк төстә авырый башлавы башкала халкын тәмам пошаманга салган иде. Авыру күгәрченнәр кешеләрдән курыкмый. Иң кызыгы - алар бер урында түгәрәк ясап әйләнеп йөриләр, ашаудан баш тарталар. Үлгән кошларның исә күзләре элпә белән капланган була. моны хәтта ахырзаман галәмәте диючеләр дә табыла. Җитмәсә, АКШта һәм Швециядә миләш чыпчыгы белән чәүкәләрнең сәер төстә күпләп үлүе дә шом өстенә шом сала.
Ләкин Россельхознадзор белгече Алексей Алексеенко әйтүенчә, Мәскәү күгәрченнәре ахырзаман хәбәрчеләре түгел. Алар Ньюкасл дигән авырудан үләләр. Икенче төрле аны кошлардагы ялган чума яки әйләнчек (вертячка) авыруы дип тә атыйлар. Ул йогышлы, авыру кошны кулга алсаң, кешегә дә йога. Аның 1926 елда Ява утравында кошлар арасында эпидемия рәвешендә таралуы мәгълүм. 1927 елда ул Англиядә, 1929 елда Кореяда, 1926-1940 елларда Һинд океаны портларында тарала. Нәкъ менә шул чорда әйләнчек су юллары буйлап Европага да килеп эләгә. Һәм беренче тапкыр Англиянең Ньюкасл шәһәрендә ачыклана. Шунысын да әйтергә кирәк, Ньюкасл, кешеләрдән бигрәк, авыл хуҗалыгында кошчылык тармагы өчен куркыныч. Әгәр дә ул эпидемия төсен алса, аның таралуын туктату өчен, кош-кортларны юк итәргә туры киләчәк. Мәсәлән, быел җәй Кипрда ул бу илнең кошчылык тармагына шактый зур зыян салган.
Белгечләр әйтүенчә, Ньюкасл вирусының штаммы гаять көчле. Гадәти прививкалар гына аңа каршы тора алмый. Дөрес, Кипрда аны бу юлы туктата алганнар. Ләкин бу вакытлыча гына булырга мөмкин.
Безне исә бер нәрсә тынычландыра: дөрес булса, Мәскәүдә күгәрченнәрнең Ньюкаслдан түгел, ә сальмонеллоздан үлүләре ачыкланган ди. Хәер, аның бусын да зыянсыз дип әйтеп булмый.
2011 елда Омск өлкәсенең Осташково бистәсендә исә күгәрченнәрдә орнитоз авыруы табыла. Бусы кеше өчен аеруча куркыныч. Ул йоккан очракта, кешенең температурасы күтәрелә, йокысы кача, үпкәсе ялкынсына, башы, аяклары, биле каты авырта. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, хәтта кеше үләргә дә мөмкин.
Ә орнитоз белән авыручы күгәрченнең гадәттә канаты салынган, каурыйлары тырпайган була. Ул боегып, йокыга талган рәвештә бер урында утыра. Ә йөреше алпан-тилпән, томшыгыннан сыеклык тама. Билгеле инде, андый коштан ерактарак булу хәерлерәк. Аеруча балалар сак эш итәргә тиеш, чөнки нәкъ менә алар авыру күгәрченнәрне сыйпарга яраталар.
Кыскасы, Казан галимнәре әйтүенчә, шәһәрдәге күгәрченнәрнең 74 проценты теге-яки бу авыру белән авырый. Бу аеруча алар күмәк яшәгән урыннарда, мәсәлән, елга порты элеваторында күп. Шуңа күрә, күгәрчен ашатырга яратучыларга да, андый «игелек» кыла башлаганчы, игътибарлы булырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар