16+

«Үлемсез полк»: кайда һәм ничек?

«Үлемсез полк»: кайда һәм ничек?

Әлеге чарада катнашучылар нәрсәне белеп торырга тиеш

Мәгълүм булганча, 9 Майда бөтен Россиядә «Үлемсез полк» акциясе узачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыл хезмәтчәннәренең фотолары куелган транспарантлар белән быел урамга 250 мең татарстанлы чыгар дип көтелә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк. Казанда гына да катнашучыларның саны 100 мең кешегә якын булачак.

Кайда җыелабыз һәм ничек хәрәкәт итәбез?

Быел казанлылар өчен бераз үзгәртелгән маршрут тәкъдим ителә. Халык Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә сәгать 13.00дә җыела башлаячак. Узган елларны полк хәрәкәтенә кушылып китәр өчен өстәмә урыннар да билгеләнгән иде. Быел андый урыннар булмас кебек, шуңа күрә оештыручылар катнашучыларның акция башында ук килүен сорый.
«Үлемсез полк» исә үзе сәгать 15.00дә старт алачак. Карл Маркс урамы буйлап китеп, «Черек күл» паркы яныннан Лобачевский урамы буенча Кремль урамыннан, 1нче Май мәйданы аша үтеп, Меңьеллык мәйданына чыгачак. Анда акциядә катнашучыларны мең кешелек «Җырлаучы Казан» хорының чыгышы, гаять зур интерактив бәйрәм программасы көтә. Маршрут ике сәгать дәвам итеп, 17.00дә тәмамланыр дип планлаштырыла.

Акциядә катнашыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, «Россиянең үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Тимур Халиков аңлатуынча, акциядә катнашыр өчен иң элек сугышта катнашкан яки тылда көч түккән якын кешегезнең фотосурәтен табарга кирәк. Аннан соң транспарант әзерләргә яки зурайтылган фотосурәтне кысага урнаштырып, очрашу урынына алып килергә. Фотосурәтләргә катгый таләпләр куелмый. Аларны фанера, каты кәгазьгә, пластмассага яки башка төрле каты өслеккә беркетергә мөмкин. Транспарант үлчәмен дә һәркем үзе хәл итә. Күпләр, гадәттә, А3 форматын куллана. Аларны фотосалоннарда да, өйдә дә ясарга мөмкин. Фотосалонда ясаган очракта аларның бәясе - 350 сумнан башлап 1300 сумга кадәр җитә. Әлеге хезмәтне башка салоннар да башкарырга мөмкин. Хәзерге вакытта фотосалоннарда чират булганлыктан, Тимур Халиков транспарантларны ясату хәстәрен алдан күрергә киңәш итә.

Җәмәгать транспортында нинди үзгәрешләр булачак?

Җиңү парадына әзерләнгәндә, парад һәм «Үлемсез полк» йөреше вакытында ун автобус һәм троллейбус маршрутында үзгәрешләр булачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппараты. Аерым алганда, автобус һәм троллейбус маршрутындагы вакытлыча үзгәреш 3, 5, 7, 8 һәм 9 май көннәрендә булыр дип көтелә. 9 май көнне Җиңү парады һәм «Үлемсез полк» йөреше вакытында 2нче троллейбус маршруты көне буена туктатылып торачак.

9 май көнне 9.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр 3, 5, 7, 8нче троллейбуслар йөрмәячәк. 9 майда 12.30 сәгатьтән 16.00гә кадәр Горький исемендәге мәдәният һәм ял үзәк паркыннан Карл Маркс урамына кадәр «Үлемсез полк» йөреше вакытында 22, 28, 83, 89нчы автобусларның маршруты үзгәрә. Әлеге автобуслар Вишневский урамы - Островский урамы - Татарстан урамы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.


Җыела башлау вакыты: 13.00

Җыелу урыны: Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешкән урында

Старт: 15.00

Маршрут тәмамлана: Меңьеллык мәйданы

Маршрут озынлыгы: 2 чакрым

Катнашучылар саны: 100 мең кеше

Оештыра һәм озата: 500 волонтер


Транспарантны өйдә дә ясап була.

Моның өчен:
- фото табабыз;
- аны компьютерда эшкәртәбез;
- бастырып чыгарабыз;
- әзер фотоны каты кәгазьгә яки пластикка беркетәбез. Шулай ук фотокысага да урнаштырырга була. Әмма пыяла урынына пластик сайлагыз;
- фотога ныгытма ясыйбыз. Моның өчен суүткәргеч өчен торба (металлпластик булганы арзанрак) һәм ике ныгытма кирәк булачак. Ныгытманы икеяклы скотч ярдәмендә кысага өстән һәм астан ябыштырабыз. Торбаны куябыз.


Транспарантларны кайсы фотосалоннарда ясыйлар?

1. «Мастер рекламы»
Набережная урамы, 11
Телефон: 8 (843) 239-47-97
e-mail: mreklama116@gmail.com
2. Wee-Print
Сара Садыйкова урамы, 61 (3нче кат, офис Wee-Print);
Тел. 2-672-270, 8-950-314-30-67
e-mail: wee-print@yandex.ru
3. СТАУН реклама компаниясе
Гладилов урамы, 21
Тел: +7 (843) 240-35-85
e-mail: staunr@mail.ru
4. Рiart-kazan
Уң як Болак урамы, 33/1, 2нче кат
Тел: (843) 292-04-01; (843) 239-03-74
e-mail: piart-kazan@yandex.ru
5. ARTEXPRESS
Тел.: +7 (843) 518-70-07
Декабристлар урамы, 81
e-mail: pochta@artexpress.ru
6. РК «Стайл»
Аркылы Базар урамы, 57
тел: (843) 245-34-33, (843) 259-54-41
e-mail: stylekazan@mail.ru
7. «Новатор» реклама компаниясе
Скрябин урамы, 8а
Тел.: +7 (843) 267-42-01; +7 (843) 255-30-72
e-mail: reklama@musinbros.ru
8. «Полиграф» җәмгыяте
Тел.: (843) 250-36-88, т/ф.: 561-20-67
e-mail: ovvakul@mail.ru
9. РК Гамма
Чехов урамы, 9 һәм 204нче йортлар
(843) 264-50-86; (843) 264-26-73
8-987-290-36-56; 8-987-290-82-81
e-mail: gamma-k@mail.ru
10. «Печать_На_Холсте»
Павлюхин урамы, 57
Тел.: 8-917-282-69-37
11. «Объектив»
Пушкин урамы, 42
258-23-87, 264-38-16
239-22-73, 253-40-73
Зорге урамы, 95
8-987-005-33-59
12. «FRESH ART»
Ершов урамы, 61
Телефон: 8 (843) 251-55-25
e-mail: http://www.foto116.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Hello. And Bye.

    Мөһим

    loading