16+

Ленин дамбасы күпере ябыла

Ленин дамбасында Казансу елгасы аша күпер төзелеше бара.

Ленин дамбасы күпере ябыла

Ленин дамбасында Казансу елгасы аша күпер төзелеше бара.

Ике яссы күпердән гыйбарәт булган инженерлык корылмасының беренче чираты эш режимында файдаланыла иде инде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов таныштырганча, күпернең икенче чиратының һәм Батурин урамы тарафыннан килүче тармакның төп эстакадалары бетонланган. Хәзер күпер өлешләрен ныгыту, ян-як рәшәткәләрне урнаштыру, дамбаны төзекләндерү чаралары үткәрелә.
- 15-16 июнь көннәрендә күпердә транспорт хәрәкәте ике тәүлеккә тулысынча туктатып торыла. Дамба өслегендәге юл полосасы киңәйтелде, шунлыктан электр баганаларын күчереп утыртырга кирәк, - дип хәбәр итте Азат Нигъмәтҗанов.
Мэр Илсур Метшин: «Бу вакытлы өзеклекне казанлылар аңлап кабул итәрләр дип ышанам. Ленин дамбасындагы эшләрне оешкан рәвештә башкарып алырга кирәк. Кыенлык артык сизелмәсен өчен, эшләр ял көннәренә билгеләнде. Транспорт хәрәкәте Киров дамбасына, Миллениум күперенә күченеп торачак. Метро юлы булуы да мәсьәләне җиңеләйтәчәк», - дип, үз фикерен белдерде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Яңа күперне июнь ахырына тулысынча төзеп бетерү бурычы куелган.
Әмирхан урамы белән Чистай урамы киселешендәге юл-транспорт чишелешен исә 15 июньгә кадәр тулысынча ачу ниятләнелә. Әмирхан урамындагы ике тоннельдән дә хәрәкәт җибәреләчәк. Нәтиҗәдә, Ленин дамбасыннан Миллениум күперенә агылган машиналардан тыгылыш килеп чыкмас дип уйланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading