«Сугышта катнашкан барлык ветераннарга да фатирлар бирделәр. Мин әле дә үзем салган агач йортта гомер итәм. Түшәмемнән су ага. Бөек Җиңү көннәрендә теләгем бер – бу дөньядан киткәнче, район үзәгеннән фатир бирсеннәр иде миңа. Рәхәтләнеп ваннада юыныр идем, уңайлы шартларда яшәр идем», – дип язган безгә Питрәч районының Күн авылыннан Әлфия апа Мортазина. Хат эзеннән Күн авылына юл тоттык.
Барлык сугышта катнашучыларга, тол калган ветеран хатыннарына фатирлар бирделәр. Әлфия апа бу исемлектән ничек төшеп калды икән дип бик гаҗәпләнгән идек башта. Баксаң, ул ветеран кызы икән, аның әтисе Мөхәммәтхан ага сугышта хәбәрсез югалган булган. Абыйсы Гыйлемхан да 1945 елда сугышта һәлак булган.
«Кызганыч, сез ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы таләпләре буенча фатирга өмет итә алмыйсыз», – дип аңлатырга тырышсам да, Әлфия апаның үз туксаны туксан. «Безнең дә әти белән абый ватан өчен гомерен биргән, ник безгә дә фатир тиеш түгел? Питрәчтә йортлар күп төзелә бит», – дип кабатлый ул.
Бер караганда, аны аңларга да була. Ветеран хатыны белән ветеран сеңлесе, ветеран кызы арасында ни аерма? Алар да ачлык-ялангачлыкны, сугыш михнәтләрен күреп үскәннәр. Әлфия апаның балачагы рәхәттә узмаган. Бик яшьли әти-әнисез калган ул. Иң олы бала буларак, күп нәрсәне үзенә эшләргә туры килгән. Бүген исән калган бердәнбер сеңлесе Мәтрүфә апа белән шул чакта кичергәннәрен еш искә алып утыралар. Әлфия апа кебекләр авылда җитәрлек. Әмма закон закон инде. Бернишләп тә булмый.
Ә Әлфия апаның торак шартлары чынлап та мактанырлык түгел. Тыштан карап торырга йорт начар түгел анысы. Кояш кебек балкып утырган сары өй әллә каян күренеп тора. Яшел калай капкаларын да күптән түгел пенсия акчасын җыеп ясаттырган икән. Тик агач йортка 50 елдан артык. Верандада түбәдән су ага. Өйгә дә үтеп кергән булыр иде, түбәгә Әлфия апа су җыелсын өчен чиләкләр, табаклар куеп чыккан.
– Кар яуса, бөтен чолан тула, аптырагач, түбәдәге тишекләргә чүпрәкләр дә кыстырып чыктым, социаль яклау бүлегеннән мине Фәния карый. Аның ире ярыкларга пенка сиптерде, барыбер кар керә. Быел верандага кергән карны хәтта көрәк белән көрәдем, – ди Әлфия апа.
Без килгәнче, түбәдән аккан суны түкми торганнар иде. Аны фотога төшерер өчен, шоферыбыз Альбертны түбә башына менгереп җибәрдек. Япь-яшь егет тә җай белән генә менде анда, ә 85 яшьлек Әлфия апа көненә берничә мәртәбә менеп төшәргә мәҗбүр.
– Апага үзем дә шаккатам, мин аннан яшьрәк булсам да, 1000 сум акча бирәм дисәләр дә, менәргә куркам, – ди Мәтрүфә апа.
Селкенеп торган агач баскычка тотынып биеккә үрмәләү чынлап та куркыныч. «Икенче алай менмәгез, егылып китәрсез», – дим, Әлфия апа өчен борчылып. Аның исе китми: «Егылсаң, кәкрәеп-бөкрәеп үләсең инде шунда, нишлисең? Өйгә су керсә, начар бит», – ди. Аның ире, балалары, ярдәм итәр кешесе юк, ярый әле бертуганы Мәтрүфә апа җәйгә кунакка кайта. Җитмәсә, кыш көне өйдә суык икән. Элеккеге мичне сүтеп атмаганнар, салкыннарда ягалар.
Тагын бер зур проблемалары бар – мунчалары искергән.
– Шлагтан салынган мунчага кергәч, туңып чыгабыз. Рәхәтләнеп юынганыбыз да юк. Апам ванна турында хыяллана, фатир булса, тынычлап яшәр иде, – ди Мәтрүфә апа.
Гомере буе авылда яшәгән карчыкның шәһәр фатирына күченергә теләве бер караганда гаҗәп тә кебек, икенче яктан бәлки чынлап та бәдрәфе, юыну бүлмәсе өйдә булган җылы фатир турында хыялланадыр.
– Озак еллар колхозда эшләдек. Тормышымда рәхәт күрмәдем. Мәңгелек йортта булса да җәннәтләргә эләгәсе иде инде, – дип озатып калды ул безне.
Йортның түбәсен ремонтлау мәсьәләсендә без Күн авылы башлыгы Рифгат Багауовка мөрәҗәгать иттек.
– Районның социаль яклау бүлегенә хат язып, махсус комиссия чакыртып, түбәне төзекләндерү буенча ярдәм алырга була. быел без бер инвалид малайга йорт түбәсен ябу өчен бюджеттан 30 мең сум ярдәм алдык. Әмма Әлфия апа Мортазина түбә төзекләндерүне түгел, фатир тели бит. Мунчабыз иске. Ваннасы булган фатир кирәк, ди ул. Әмма ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча аңа фатир каралмаган. Мин берни дә эшләтә алмыйм бит. Ветераннар кими бара, тыл ветераннары да бармак белән генә санарлык. Бәлки киләчәктә тыл ветераннарын да торак белән тәэмин итә башларлар, кем белә? Ә әлегә мин бары түбәне ремонтларга гына ярдәм итә алам, – диде авыл башлыгы.
Кыскасы, күктәге торнага кызыгып, кулыңдагы чыпчыкны очырма, диләрме әле? Әлфия апа, сезгә дә юк фатирны көтеп утырганчы, түбәгезне төзекләндерсәгез отышлырак булыр иде, мөгаен.
Питрәч, Күн
Комментарийлар