Татарстан ничек итеп үзенә туристлар җәлеп итәргә белми. Хәтта ул республиканың «үлгән сыер»ын - Кама Аланындагы ташландык АЭС төзелешен дә туристлык объекты итәргә хыяллана. Янәсе анда, гигант тимер-бетон хәрабәләр арасында, экстрим яратучылар өчен менә дигән шартлар тудырырга була.
Тик аңа бу нияттән баш тартырга туры килер, ахрысы, чөнки Россиядә атом...
Мәгълүм ки, ТАССРда атом электр станциясен салу турында карар беренче тапкыр 70 нче еллар азагында «КамАЗ» һәм «Түбән Кама шин» гигантлары өчен энергиягә ихтыяҗ килеп тугач кабул ителгән иде. Озак та үтми - 1978 елда Түбән Кама сусаклагычы кулланышка тапшырыла. Нәкъ шул вакытта Кама Аланындагы станциягә дә нигез салалар.
Проект буенча, Татарстан АЭСына һәркайсы ВВЭР-1000 реакторы белән җиһазландырылган 4 энергия блогы урнаштырылырга тиеш иде. 1980 елда төзелеш башлана. Беренче энергоблокны 1992 елда җибәрү күздә тотыла. Алга таба ел ярым интервал белән калганнарын да сафка бастырырга планлаштыралар. 1988 ел - төзелешнең иң кызган чоры. Бу вакытка анда объектка 288 миллион сум акча тотыла. 96 миллион сумга төзү-монтаж эшләре башкарыла.
Ләкин Чернобыль һәлакәтеннән соң илдә атом электр станцияләренә каршы акцияләр башлана. Киң җәмәгатьчелек таләбе белән, 1990 елның апрелендә Татарстан АЭСында да төзелеш туктатыла. Ә инде бу вакытка анда гаять зур күләмдә эш башкарылган була: энергетиклар шәһәрчеге - Кама Аланы калкып чыгарга өлгерә, сусаклагыч, станциянең администрация корпусы төзелә, реактор өчен эстакада һәм нигез плитәсе урнаштырыла. Беренче реактор өчен тулысынча һәм икенчесе өчен өлешчә мәйданнар әзерләнә. Ә реакторның үзен Волгодонскида инде корабльгә дә төйиләр. Ләкин төзелешне туктату турында карар чыкканнан соң, аның эзе югала.
Ун ел буе кызу темплар белән барган төзелеш ахыр чиктә беркемгә дә кирәкми булып чыга. Миллионнарча сум акча, меңләгән кешенең гигант хезмәте җилгә оча.
Ә бит 90 нчы елларда станция биналары инде әзерлек дәрәҗәсенә җиткән була. Анда коммуникацияләр үткәрелә, хәтта җиһазлар да урнаштырыла. Ә бүген исә биредә үле хәрабәләр патшалыгы.
Заманында Кама Аланын төзергә кешеләр йөзләрчә чакрымнан вахта ысулы белән килеп эшлиләр. Вакытлыча куелган вагоннарда яшиләр. Энергетиклар бистәсе соңрак төзелә. 80 нче еллар азагында инде биредә берничә мәктәп, күпкатлы йортлар, кибетләр калкып чыга, район үзәгенә кадәр юл салына. Ләкин, гөнаһ шомлыгына, әлеге дә баягы Чернобыль фаҗигасе СССРның атом энергетикасының, шул исәптән Татарстан АЭСының да тамырына балта чаба. Ул вакытта илдә барлык АЭС төзелешләре дә туктала. Күбесен консервациялиләр. Тик, ни сәбәпледер, бу безнең АЭС төзелешенә кагылмый.
Аны туктаталар һәм шуның белән шул, биредә моңарчы күрелмәгән масштабта талау башлана. Кем ничек булдыра: кисәсен кисәләр, ватасын ваталар. Инде егерме ел, ә талау әле дә дәвам итә.
Шунысы гаҗәп: станцияне хәтта «Росэнергоатом» балансына да куюны кирәк дип тапмыйлар. Ә бу исә, димәк, аны консервацияләү өчен акча да юк дигән сүз. Моның нәтиҗәсе шул: ике дистә ел эчендә Кама Аланында АЭС төзелеше тулысынча хәрабәгә әйләнә.
Хуш, өстәге түрәләр, ниһаять, аны кабат төзи башларга ниятлиләр. Әлбәттә, аларның конкрет планнары безгә әлегә мәгълүм түгел. АЭСны яңа урынга салачаклармы, әллә иске урынгамы? Тик бу очракта иске биналарны сүтү аны яңадан коруга караганда да кыйммәткәрәк төшәчәк, чөнки алар үтә нык бетоннан монолит рәвешендә төзелгән. Чыдамлыгы ягыннан алар Мисыр пирамидаларыннан да күпкә өстенрәк. Ләкин шул ук вакытта аларны хәзер инде яңа АЭС өчен куллану да шикләндерә. Ни дисәң дә, егерме ел эчендә хуҗасызлык нәтиҗәсендә алар шактый таушалган. Шуңа күрә, кем әйтмешли, безгә әлеге «үлгән сыер»ны терелтү, ай-һай, бик кыйммәткә төшүе ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар