Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча элеккеге ярдәмчесе Айрат Хәйруллин Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Бүген Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров,"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов катнашында Әлмәт муниципаль районы советының чираттан тыш сессиясе булды. Әлеге сессиядә Әсхәт Сәфәров Татарстан Президенты исеменнән Әлмәт шәһәре җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Һәм Айрат Хәйруллинны Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручысы буларак таныштырды.
Татарстан Республикасы Әлмәт районының элеккеге башлыгы Мәҗит Салихов быел 19 февральдә вазыйфаларын калдырып киткән иде.
Хәйруллин Айрат Ринат улы 1981 елның 11 декабрендә туган. 2003 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган.
2003-2007 елларда - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы
2007 елда - "Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге" генераль директоры урынбасары
2008 елда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат коммуникацияләре, мәгълүматны саклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы
2010 елда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары
2011 елда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары, эшләр белән идарә итүче
2012 елда - Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар