16+

Лондон үрнәге Казанда: башкала парклары һәм скверлары үз көннәрен үзләре күрә башлаячак

Казанда киләсе җәйдә Черек күл паркын, Аккош күле һәм Горки-Әмәт урман паркларын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Лондон үрнәге Казанда: башкала парклары һәм скверлары үз көннәрен үзләре күрә башлаячак

Казанда киләсе җәйдә Черек күл паркын, Аккош күле һәм Горки-Әмәт урман паркларын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Кабан күлләре теземендәге Түбән Кабанны төзекләндерү Кытай фирмасы сызымнарына нигезләнелеп башкарылачак.
- Кабан күлләрен яхшылап чистартырга кирәк. Кабан күле - Казанның йөрәге. Хәзер күл буйларына вак кирпечтән юллар сузып, куаклар утыртып кына булмый. Халыкара конкурста кытайлыларга өстенлек бирелде, алар эшләгән проект - киләсе көн проекты,-дип мактады башкала мэры Илсур Метшин кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, быел Урицкий исемендәге паркны, "Крылья Советов" паркын, Аксенов бакчасын, Парин урамындагы бульварны, Әсгать Галимҗанов исемендәге скверны, шулай ук Ульянов-Ленин һәм Петербург урамнары киселешендәге Старообрядческая чиркәве янәшәсендәге скверны төзекләндерү тәмамланган.

- Черек күл паркында төзекләндерүнең беренче этабы гына үтте әле. Колачлы проектларның берсе булган Горки-Әмәт урман паркына нигез салына башлады. Совет һәм Идел буе районнарында 67 гектар мәйданны биләүче яшел зона бу. Паркка керү өчен Җиңү проспектында һәм Бертуган Касыймовлар урамында капкалар ясалды. Урманлыкта спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, веломаршрут, яктыртылган чаңгы трассасы, чаңгы базасы, төсле музыкаль фонтан, ерганакларда күперләр булачак,- диде Игорь Куляжев.

Универсиада авылыннан "Җиңү проспекты" метро станциясенә кадәрге 1,7 чакрым арадагы яшеллекнең үзенә "кислород" өрелде. Ярымташландык хәлендәге урманлык чистартылды, яктыртылган тротуарлар, спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, этләр йөртү мәйданчыклары булдырылды, эскәмияләр куелды.

Меңьеллык мәйданында иганәче Әсгать Галимҗанов истәлегенә куелган һәйкәл яны скверга әверелдерелде. Миңа калса, җигүле ат арбасына яки чирәмлеккә матур бер сандык урнаштырырга кирәк. Халык күңелен яулаган мәрхүм иганәче Әсгать Галимҗановның "Хәйрия сандыгы" булыр иде ул. Шул сандыкка казанлылар да, туристлар да вак акча салып китәр иде, мөгаен.
Казандагы 25 паркка предприятиеләр һәм оешмалар катнашында попечительләр советы оештырылган. Алар паркларны төзек итеп тотарга булыша.

- Европада бу алым күптәннән кулланыла. Лондондагы паркта, мәсәлән, финанс мөмкинлеге булган кешеләр, билгеле бер бәя түләп, эскәмиягә үзенең исеме язылган тимер шакмак куйдырта. Казанның Горький исемендәге ял паркындагы эскәмияләргә дә үз исемеңне яздыртырга була, кергән акча паркны хәстәрләүгә юнәлтеләчәк,- диде Игорь Куляжев.

Казанда биш ел эчендә парклар һәм скверлар саны 137 гә җиткән. Яшел зоналарны төзекләндерүгә төрле чыганаклардан ике миллиард сумнан күбрәк акча тотылган.

- Башкалада "100 сквер" проекты башлаган идек. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт! Президент башлангычындагы паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасы эшләрне колачлы рәвештә үткәрү мөмкинлеге тудырды. Предприятиеләргә һәм оешмаларга да рәхмәт, алар яшел зоналарны төзекләндерүгә бер миллиард сумнан артык акча күчерделәр. Паркларны, Кабан күлен, Аккош күлен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк,- дип, көн тәртибенә куелган темага йомгак ясады шәһәр мэры.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading