Шәһри Казан

Мамадышны кар басты...

Кичә Мамадышны кар басты... «У-у-у, бездә кар явып күрсәтте дә соң кичә... Иртән торып урамга чыкканда, бөтен җир ап-ак иде: ишегалдына һәм түбәләргә кар явып тутырган. Әле көне буе да яуды ул, туктап та тормады. Кызык итте безне табигать: карлар менә-менә эреп бетә дип торганда, яңадан кыш килде дә куйды....

Реклама

Кичә Мамадышны кар басты... «У-у-у, бездә кар явып күрсәтте дә соң кичә... Иртән торып урамга чыкканда, бөтен җир ап-ак иде: ишегалдына һәм түбәләргә кар явып тутырган. Әле көне буе да яуды ул, туктап та тормады. Кызык итте безне табигать: карлар менә-менә эреп бетә дип торганда, яңадан кыш килде дә куйды. Юллар да бик начар иде, машиналар районга көчкә барып кайтты», - дип сөйләде мамадышлылар. Районның кайбер урыннарында кар хәтта 20 см га кадәр яуган. Мамадышта гына да түгел, республикабызның берничә районында кар явып узган кичә: Түбән Кама, Чаллы, Чистайны һәм башка районнарны да күмеп киткән ул.
Казанның үзендә кар яумаса да, урамда болытлы һәм салкын иде. Бүген дә һава торышы сөендерми. Көндезге якта 3-8 градус җылы вәгъдә итсәләр дә, 13 апрельнең төнендә 4 градуска кадәр салкын булачак. Болытлы һава, урыны белән юеш кар яварга да мөмкин. Көндез исә 4-9 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кемгә сөенеч, кемгә көенеч дигәндәй, кар яуганга авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр сөенә. Кар яву ул - туфрактагы дымлылык арта дигән сүз, ди алар. Ә бу исә уңыш яхшы булачак дигәнне аңлата. Бер михнәтнең бер рәхәте була, дип әйтә бит халык та. Табигатьтә нинди генә үзгәрешләр килеп чыкса да, хәерлегә генә юрыйк!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: