16+

Машина бар, куярга урын гына кирәк 

Казанда Барлык диннәр гыйбадәтханәсе территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланып, анда парковка һәм җәмәгать транспорты тукталышы булдырылган, дип яза Казан мэриясе сайты. 

Машина бар, куярга урын гына кирәк 

Казанда Барлык диннәр гыйбадәтханәсе территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланып, анда парковка һәм җәмәгать транспорты тукталышы булдырылган, дип яза Казан мэриясе сайты. 

Быел, Татарстан Президенты ярдәмендә, туристларны тартып тору үзәге булган территорияне төзекләндерү турында карар кабул ителгән иде. Казан мэры Илсур Метшин әлеге карар үтәлешен тикшерде. Эш барышында биредә тукталыш мәйданчыгы булдырылган («Переправа»), светофор куелган, җәяүлеләр кичүләре ясалган һәм урамнар яктыртылган.

– Барлык диннәр гыйбадәтханәсе күпмилләтле Казан өчен символик объект булып тора. Ул казанлылар өчен генә түгел, туристлар өчен дә кызыклы, – диде шәһәр башлыгы.

Гыйбадәтханә җитәкчесе Фәрит Хәйруллин сүзләренчә, объект туристлар арасында бик популяр – биредә көненә 50-100 кешедән 1-2 мең кешегә кадәр була. Ул мэрга объектны үстерү планнары турында сөйләде. Хәзер монда торгызу эшләре бара. Искәртеп үтәргә кирәк, узган елның язында биредә янгын булган иде. Бүгенге көндә Мисыр залы тулысынча диярлек торгызылган. 
Сүз уңаеннан: Казан хакимияте 2019 елда шәһәр парковкалары бушлай булачак көннәрнең исемлеген бастырып чыгарды. Киләсе елда Казанның автомобиль юлларында урнашкан муниципаль парковкаларда, бәйрәмнәрне башка көннәргә күчерүгә бәйле рәвештә, бәйрәм һәм ял көннәрендә (1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8-9 март, 1-4 май, 9-11 май, 12 июнь, 30 август, 4, 6 ноябрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) транспорт чараларын калдыру бушлай булачак, диелә Казан шәһәре башкарма комитеты карарында.
Ай башында Казанда муниципаль парковка урыннары саны 2200 берәмлектән артып киткән. Парковканың бер сәгате, аның кайда урнашуына карап, 30-100 сумны тәшкил итә.

Фото Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading