«Әл-Ихлас» мәчете
Соңгы арада мәчетләр ябылу турындагы имеш-мимешләр белән бөтен интернет тулды. Башта «Әл-Ихлас», аннары «Нурулла» мәчетләрен ябарга мөмкиннәр, имеш. Үз күзләрем белән күреп, имамнар белән сөйләшү ниятеннән, «Әл-Ихлас» мәчетенә юнәлдем.
Барып керсәм, шаклар каттым: намаз вакыты булмаса да, мәчеткә кеше агыла да агыла. Бер якта ирләр, икенче якта хатын-кызлар....
«Әл-Ихлас» мәчете
Соңгы арада мәчетләр ябылу турындагы имеш-мимешләр белән бөтен интернет тулды. Башта «Әл-Ихлас», аннары «Нурулла» мәчетләрен ябарга мөмкиннәр, имеш. Үз күзләрем белән күреп, имамнар белән сөйләшү ниятеннән, «Әл-Ихлас» мәчетенә юнәлдем.
Барып керсәм, шаклар каттым: намаз вакыты булмаса да, мәчеткә кеше агыла да агыла. Бер якта ирләр, икенче якта хатын-кызлар. Ирләр утырган якка мин дә үттем. Баксаң, мин кызыксынган мәсьәлә буенча җыелыш җыйганнар икән.
Мәчетнең имам хатибы урынбасары Рөстәм хәзрәт Сафин әйтүенчә, бу мәчетнең даими йөрүче мәхәлләсе бар. Бөтен «каныгулары» да шуннан. «Мәхәлләсез мәчет кемгә кирәк! Халыксыз мәчет кемгә кирәк! Без бу мәхәлләне саклап калырга тиеш!» - ди ул. Җыелышка килүчеләр мәчетне яптырмау өчен прокурорга да, президентка да барырга әзер. «Кирәк булса, Россия Президентына ук мөрәҗәгать итәчәкбез!» - диләр алар.
Мәчетнең бер хезмәткәре Рәис Шәкүров уйлавынча, сүзләр юктан гына чыкмаган: «Аллаһы Тәгаләнең бер сынавыдыр. Мәчет ачылганнан бирле аңа каршы чыгучылар күп булды», - ди ул. Янәшәдә чүп контейнерлары куелган булган. Соңрак алганнар. Хәзер йорт халкы, чүп савыты еракта куелган, дип тавышлана икән. «Әл-Ихлас» мәчетендә бөтен йолалар да бушка башкарыла. «Кайбер мәчетләр исламнан бизнес ясый. Коръән бит бизнес ясар өчен түгел, ә бизнесны дөрес алып барыр өчен», - ди Рәис абый. Рус телендә сөйләшкән мөселманнарны да үз итә «Әл-Ихлас». Башкалабыз мәчетләре имамнары җыелып аны ябарга дигән карар чыгарылган иде. 13 август көнне прокуратура хезмәткәрләре килгәннәр дә халыкның күплеген күреп кереп тормаганнар. Рәис әфәнденең үзен дә мөфти хәзрәтләрен шартлатуда шикләнелүчеләр исәбенә кертеп, фатирын тентеп, үзен ике тәүлеккә тикшерү изоляторына ябып торганнар. «Мәчет мәхәлләсе белән митингларга чыгып йөрүебез, мәхкәмәләргә дин кардәшләребезне яклап баруыбыз ошап бетмидер, бәлки. Хәзер янгын сүндерүчеләр, тагын әллә нинди оешмалар документларыбызны тикшерә, нигезләре булмагач, «кәгазь боткасы» белән бутап бетерергә телиләр», - ди ул.
Җил исми яфрак селкенми, диләр бит! Шулай да бу имеш-мимешләрнең таралуына нәрсә сәбәп булды икән дигән сорау белән без ТР Мөселманнарының диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга да мөрәҗәгать иттек: «Имамнар җыелышында да әйтелде: «Ихлас» мәчетен беркем дә ябарга җыенмый. Гыйбадәт йортын ябу мөмкин дә түгел. Андагы идеология генә зур сораулар тудыра. Бу мәсьәләдә эшләргә кирәк. Ни өчен шундый провокацияләр ясала, аңлашылмый», - диде ул «ШК»га биргән җавабында.
«Кол Шәриф» мәчете
«Кол Шәриф» мәчетендә халыкны җомга намазына кертмәгәннәр, мәчет ремонтка ябылган, Рамил Юныс имам хатиплыктан киткән, аның вазифасын башка кешегә тапшырачаклар икән, дигән сүзләрдә хаклык бармы дип, Кремль тарафына юл тоттым.
Кесәмдә йә сумкамда бомба булмавын күрсәтеп, бахиллалар сатып алып эчкә үттем. Ә анда гадәти тормыш: туристлар, сәүдә ноктасы һәм гүзәллек. Өйлә намазын укырга ирләр дә, хатын-кызлар да бер залга килгән. Хатын-кызлар өчен икенче каттагы балконны гадәти намазларга ачып тормыйлар хәзер.
Намаздан соң имам бүлмәсе ишеген тартып карадым. Яныма ике егет килеп җитте. Аларның берсе бүген имам булып намаз укыткан икән. Мине кызыксындырган сорауларга алар да җавап бирә алмады, бары тик, иртәгә бәлки бар да хәл ителер, дип, мәчеткә яңа имам киләчәгенә ишарә генә ясадылар. Ә мәчет әлегә эшли эшләвен, тәравих намазларына да кеше килә икән, әмма аз, диләр.
Ришат Хәмидуллин әлеге вазгыятькә дә аңлатма бирде: «Кол Шәриф» мәчете имамнары Илдус хәзрәт Фәйз больничныйда, Рамил Юнысов отпускта. Алар булмаган чакта дини йолаларны чиратлашып төрле имамнар башкара, махсус билгеләнгән кеше юк. Ә мәчет чыннан да ремонтка ябылачак».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар