16+

Медведев чишенергә рөхсәт итми, имеш

Австралиядә якшәмбе көннәрендә алсу чалбарлар кияргә катгый рәвештә тыела, Аризонада ирләргә ыштаннарына тарттырылган бау (подтяжка) тагу ярамый. Ә Россиядә исә 1 майдан урамга 40 смдан да кыска итәк киеп чыксаң, 1 мең 500 сум штраф түлисе булачак, имеш...

Медведев чишенергә рөхсәт итми, имеш

Австралиядә якшәмбе көннәрендә алсу чалбарлар кияргә катгый рәвештә тыела, Аризонада ирләргә ыштаннарына тарттырылган бау (подтяжка) тагу ярамый. Ә Россиядә исә 1 майдан урамга 40 смдан да кыска итәк киеп чыксаң, 1 мең 500 сум штраф түлисе булачак, имеш...

«Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында» дип аталырга, инде былтыр ук Медведев тарафыннан имзаланган булырга тиешле закон проекты турында инде бүгеннән җәмгыятьтә шау-шу купты. Бусы ни-нәрсә, янәсе, яшьләргә 15-20 яшьтән абыстайлыкка китәргә кирәкмени? Кырыс закон үз эченә бик күп кагыйдәләрне сыйдырырга тиеш икән. Җәмәгать урыннарында кешенең киеме чиста-пөхтә, хатын-кызларның макияжы кычкырып тормаган булырга тиеш. Милләтара низагларга этәрә торган чигүләр һәм беркетмәләр, сүгенү сүзләре язылган киемнәр кию дә тыела. РФ гражданкасына ботфордлар белән сетка оек кияргә ярамый, итәкләр - 40 см, шортылар 35 см дан кыска булырга, корсак күренергә, тирән декольте, биле түбән чалбарлар булмаска тиеш. Искәрмә булып бары пляжлар санала икән. Катгыйлык бөркелгән законда эчке кием-салым да искә алынган - үтә күренмәле блузалар булмаска, эчке кием беленеп тормаска тиеш, җәмәгать урыннарында эчке киемсез йөрү тыела. «Ярамый»лар исемлеген аяк бармаклары һәм үкчәнең икесе дә күренә торган аяк киемнәре кияргә рөхсәт юклык тәмамлый. Ир-атларга исә ертык джинс чалбарлар кию ярамый. Янәсе, законны бозучылар өчен катгый чаралар да күреләчәк - беренче тапкыр закон бозган өчен - 1,5 мең, икенче кисәтүдә - 3 мең, өченче тоткарлануда ике атнага сак астына алу һәм 12 мең сум штраф көтә.
Җәй айларында урамдагы зәвыксызлыкка, тотнаксызлыкка карап хуш китә иде анысы. Юан хатыннар да, кәкре аяклылар да супер-мини итәк киеп, ир-егетләрнең ертык, төбе тезенә төшкән чалбар киеп йөрүләре бер дә күзне иркәләми бит. Әгәр әлеге гөманланган закон киләчәктә кабул ителеп, үз көченә керә калса, бүре дә тук, сарыклар да исән булачак. Ул очракта Илбашына әллә ничә кат мөрәҗәгать иткән дин әһелләре генә түгел, гади тәрбияле халык та җиңел сулаячак.

Сораштыру
Мин аны көткән идем
Интернетта 1 майдан Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан кул куелган «Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында»гы закон гамәлгә керәчәк дигән хәбәр таралды. Закон гамәлгә керсә, җәмәгать урыннарында хатын-кызларга кыска итәк һәм сыланып торган блузкалар кияргә ярамый, корсак күренергә, тирән декольте булмаска тиеш икән. Ә сез моңа ничек карыйсыз?
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
- Моны мин реаль әйбер дип санамыйм. Хөкүмәт өчен бу бик вак мәсьәлә. Аның урынына милли мәсьәләләр, илнең икътисады турында уйласыннар. Урамда кеше талыйлар, армиядә егетләребезне үтерәләр, фатир өчен әллә ничәшәр сум акча каералар... Беткәнмени бездә хәл итәрлек проблемалар. Кемнең кыска, кемнең озын итәк киясе килә - һәр кеше үзенчә киенсен.
Мөслимә ШӘФЫЙК, журналист:
- Бу законны мин бик күптәннән көтә идем. Яз җиткән саен, урамдагы бөтенләй чишенеп диярлек беткән хатын-кызларны күреп, Аллаһы Тәгаләдән, шушы хатын-кызларга акыл бирче, дип сорый идем. Без яшь чакта матур киң итәкле күлмәкләр кияләр иде. Ә хәзер кыска итәк, ачык күкрәк, кендек күренеп тора. Коръәндә ничек киенергә тиешлегебез язылган анысы. Әмма бүгенге көндә аның белән тәрбияләү авыр бара. Шуңа да бу закон хатын-кызларыбызны дөрес киендерергә булышыр, гүзәл затларыбызның бозылуына юл куймас иде.
Алинә САФИУЛЛИНА, җырчы:
- Мин моңа адәм көлкесе дип карыйм. Россиядә моннан башка да чишәрлек проблемалар күп. Халыкның киемен тикшергәнче, аның тормышы турында кайгыртсыннар иде. Медицинага, торак, юл-транспорт проблемалары турында уйлансыннар алар. Мин үзем кыска итәк кигәнем юк анысы, ә менә декольтены хатын-кыздан алырга ярамый. Гомумән, кем ничек тели, шулай киенсен. Кешенең матур күренәсе килү теләге гөнаһ түгел, минемчә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading