16+

Мэр Илсур Метшин көндәшләргә үч итеп, дуслыкта һәм бердәмлектә хезмәт куярга чакырды

Казанда узган ел, кече предприятиеләрне дә исәпкә алып, шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 32 мең сум 56 тиенне тәшкил иткән. Эре һәм урта предприятиеләрдә 34 мең 789 сум.

Мэр Илсур Метшин көндәшләргә үч итеп, дуслыкта һәм бердәмлектә хезмәт куярга чакырды

Казанда узган ел, кече предприятиеләрне дә исәпкә алып, шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 32 мең сум 56 тиенне тәшкил иткән. Эре һәм урта предприятиеләрдә 34 мең 789 сум.

- Башкалада тулаем территориаль продукт күләме 604,3 миллиард сум булды. Шәһәр икътисадына инвестицияләр кертү 8,8 миллиард сумга артты һәм җәмгысе 169,7 миллиард сумга җитте, - дип таныштырды шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә. - Казан төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүдә, Россиядәге миллионлы шәһәрләр арасында Пермьнән калышып, икенче урында тора.

Машиналар, электр һәм электрон җиһазлар, оптика продукциясе, кәгазь-целлюлоза җитештерү, нәшрият-полиграфия эшчәнлеге үсеш кичергән. Транспорт чаралары һәм җиһазлары, күн һәм күн эшләнмәләре, аяк киеме җитештерү беркадәр кими төшкән. Казанда 58,1 мең кече һәм урта предприятие исәпләнә, эшкуарлык өлкәсендә 181,8 мең кеше хезмәт куя.



Башкалада 762 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары гына да 10 004 фатир төзегән.

- Социаль программа буенча сабыйлар өчен 20 бакча төзелде. Казанлылар гына түгел, Кояшлы, Константиновка һәм Сосновка бистәләре халкы да сөенде яңа бакчаларга. Яңа Савин районында республикадагы иң зур мәктәп сафка бастырылды (1375 урынга). Ишегалларында 18 универсаль спорт мәйданчыгы булдырылды, - диде Илдар Шакиров.

Узган ел куллану бәяләре 12,8 процентка арткан. Башкалада ваклап сату челтәрендә товар әйләнеше 446,1 миллиард сумны тәшкил итеп, сәүдә күрсәткечендә Екатеринбургтан гына калышканбыз. Үткән елның "елак", ләкин сөенечле тагын бер саны - 24 мең 63 сабый дөньяга килгән.

- Болар коры саннар гына түгел, әлеге саннар артында предприятие коллективларының, җитәкчеләрнең тырыш хезмәте тора. Татарстан Президенты эре предприятиеләр җитәкчеләренә йөкләмәләр билгеләде һәм ул йөкләмәләр үтәлә, - дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин, - әлбәттә, үткән ел катлаулы булды, санкцияләр үзен сиздерә. Санкцияләр кертүчеләр, гомумән дә, башкага өметләнгәннәр иде, тик алай барып чыкмады. Казан түбәнгә тәгәрәми, киресенчә, сәнәгать тә, коллективлар да эшли, Татарстан Президенты командалыгында эшлибез.

Казан мэры эшләүче башня краннарын - сәнәгать тармагындагы, ә балалар тууны социаль өлкәдәге "лакмус" кәгазе белән чагыштырды.

- Татарстан Президенты башлангычындагы ун социаль программаның берсе дә туктап калмады. Төзелеш колачы буенча без Россиядә әйдаман. Казан гаиләләре икенче-өченче балаларын таба, бу - киләсе көнгә ышаныч билгесе, - дип дәвам итте сүзен Илсур Метшин. - Туристлык тармагы үсештә, чит илләр туристлары рейтингта Казанны Россия буенча өченче урынга куйганнар. Кече предприятиеләрнең эшчәнлеге бик әһәмиятле, аларга һәрьяклы ярдәм оештырылачак.

Мэр Илсур Метшин көндәшләргә үч итеп, дуслыкта һәм бердәмлектә хезмәт куярга чакырды. "Шул вакытта уңышларга ирешербез, нәтиҗәләр дә яхшы булыр", - диде.




Фото: metshin.ru



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading