16+

Мэр өмәне көтеп ятмаска, шәһәрне җыештырырга чакыра

Яз - табигатьнең һәм барча тереклекнең уяну чоры. Кызганыч ки, Казан бу язда да кар астыннан чыккан чүп-чарга күмелеп калды.

Мэр өмәне көтеп ятмаска, шәһәрне җыештырырга чакыра

Яз - табигатьнең һәм барча тереклекнең уяну чоры. Кызганыч ки, Казан бу язда да кар астыннан чыккан чүп-чарга күмелеп калды.

Ишегалларына, бакчаларга, юл читләренә ташланган чүп-чарны торак-коммуналь хуҗалык оешмалары гына җыеп бетерерлек түгел. Башкала территориясен тәртипкә китерү максатында, 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы игълан ителде. Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективларын, 20 апрельгә билгеләнгән гомумшәһәр өмәсен көтмәстән, җыештыру эшләренә керешергә чакырды. Казанга 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага чит илләрдән меңнәрчә спортчылар һәм кунаклар киләчәк, шунлыктан быел чисталык урнаштыруга икеләтә җаваплы карау сорала. Пенсионерларның үз ихтыярлары белән йорт тирәләрендәге бакчаларны җыештырып йөрүләре мактауга лаек.
«Уңайлы йорт» идарәче компаниясе, мәсәлән, җыештыру һәм агачлар утырту эшләреннән тыш, тагын «Сыерчык оясы» дигән үзенчәлекле акция башлады. 14 подрядчы оешма сыерчыклар өчен ясаган 300 оя Яңа Савин районындагы агачларга беркетелде. «Шәһәрдә яшәүчеләрнең, аеруча авылдан чыккан кешеләрнең тәрәзә каршында кошлар черкелдәшкәнен ишетәсе килә. Шуңа күрә язны агачлар утыртып, кош оялары ясап каршы алдык», - ди «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading