16+

Метро юллары Казанны боҗрага алачак

Башкала метрополитенының «Имәнлек» станциясен 2015 елның ахырында сафка бастыру ниятләнелә. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бу турыда матбугат конференциясендә белдерде.

Метро юллары Казанны боҗрага алачак

Башкала метрополитенының «Имәнлек» станциясен 2015 елның ахырында сафка бастыру ниятләнелә. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бу турыда матбугат конференциясендә белдерде.

- Узган ел, ягъни Универсиада елында яңа «Яшьлек», «Төньяк вокзал» һәм «Авиатөзелеш» станцияләре сафка бастырылгач, метро юлының озынлыгы 17 километр 200 метрга җитте, - дип башлады сүзен генераль директор. - Хәзер метрополитеннан көн саен уртача 100-140 мең кеше файдалана. 20 өч секцияле, 10 гадәти трамвай, 41 троллейбус, метрога 6 поезд сатып алынды. Моңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин тырышлыгы белән ирешелде.
Әсфән Галәвов үзләренең 16 милләт вәкилләрен берләштерүче зур коллективларының тату гаилә кебек яшәвен горурланып телгә алды. Кайчандыр электр транспорты челтәрендә эшләгән сугыш ветераннарының пенсиясенә моңа кадәр ай саен 1,5 мең сум өстәгән булсалар, әлеге сумманы бу яздан 2 мең сумга җиткерергә җыеналар. Югары Осландагы өлкәннәр йортына, интернатларга хәйрия ярдәме күрсәтелә. Хезмәткәрләргә һәм аларның балаларына ял йортларына бушлай юлламалар бирелә. Шәһәр спартакиадаларында «Метроэлектротранс» ел саен алдынгы урыннарны яулый.
Апрель аеннан башлап, 5 нче маршрутта фәкать өч секцияле трамвайларны гына йөртү ниятләнелә. Якын киләчәктә 5 нче маршрут «Боҗра» рәвеше алачак, проект әзерләнелгән. Киләсе җәйдә Авиатөзелеш районындагы трамвай юллары төзекләндереләчәк. Быел 10 трамвай сатып алынган, ел ахырына кадәр тагын 10 трамвай һәм 40 троллейбус кайтару планлаштырыла.
«Бездә уртача хезмәт хакы 24 мең сум. Коллектив ай саен 73 миллион сум табыш кертә, әмма хезмәт хаклары түләү өчен генә дә ай саен 80 миллион сум тотыла. Кондукторларга план билгеләү тәртибен гамәлдән чыгардык», - диде Әсфән Галләм улы.
Генераль директор әйтүенчә, «Имәнлек» («Дубравная») станциясе - Казан метрополитенының икенче чиратындагы беренче станция. Күчеп утыру ролен башкарачак шушы станциядән соң, җир асты юлы 10 нчы микрорайон - Ломжа - Сахаров - Ипподром - Космонавтлар - Компрессорлар заводы - «Kazan-Аrena» стадионы - 7 нче хастаханә - Декабристлар - Восстание юнәлешендә сузылачак. Төзелеш эшләре 2015 елда башланачак. 2018 елдагы футбол буенча Дөнья чемпионатына кадәр метро юлын «Kazan-Аrena» стадионына китереп җиткерү өмете бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading