16+

Җәмәгать транспортында 15 февральдән бәяләр күтәрелә

Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, быелның 15 февраленнән җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә юл йөрү билетлары 20 сумны тәшкил итәчәк.

Җәмәгать транспортында 15 февральдән бәяләр күтәрелә

Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, быелның 15 февраленнән җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә юл йөрү билетлары 20 сумны тәшкил итәчәк.

Кичә узган Матбугат конференциясендә бу хакта шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков белән «Метроэлектротранс» МУПның генераль директоры Әсфән Галәвов белдерде. Транспорт картасы аша түләсәң, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә бәя 18 сум. Бүгенге тарифлар белән чагыштырганда, бәяләр, түләү башкару төренә карап, автобуста - 1, троллейбус һәм метрода - 3-4, трамвайда 4-5 сумга кыйммәтләнә. Бу үзгәреш 50 мәртәбә йөрүгә исәпләнгән электрон билетларга, шулай ук социаль транспорт карталарына кагылмый.
Әсфән Галәвов ышандырганча, 15 февральдән метро төнге 12 сәгатькә кадәрге эш режимына күчәчәк. Хәзер поездлар хәрәкәте 23.00 сәгатьтә тәмамлана. Моннан тыш, 5 нче трамвай маршрутының да эш сәгате 23 сәгать 30 минутка кадәр озынайтылачак.
Шәһәр транспортының барлык төрләре өчен айлык юл йөрү билеты (проездной) - 1800 сум. Аны метрода 50 мәртәбә генә кулланып була, ә башка транспорт төрләрендә йөрү саны чикләнмәгән. Проезднойлар: автобусның барлык маршрутларына - 1350 сум, трамвай һәм троллейбуска - 900 сум, трамвай яки троллейбусларның берсенә - 750 сум, автобусның 1 маршрутына 900 сум. Шәһәрнең электр транспортына (метро, трамвай, троллейбус) айлык билет 1250 сум.
Юл йөрү бәяләре: Екатеринбургта - 23, Түбән Новгородта һәм Самарада - 20, Санкт-Петербургта - 25 (метро - 28), Мәскәүдә - 30 (метро - 40) сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading