16+

Җәмәгать транспортына бәя артамы, юкмы?

Казанның пассажир автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре җәмәгать транспортында юл йөрү билетларын хәзерге 20 сумнан 28 сумга күтәрүне сорап, башкала мэрына, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына, шулай ук тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать белән чыкканнар иде.

Җәмәгать транспортына бәя артамы, юкмы?

Казанның пассажир автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре җәмәгать транспортында юл йөрү билетларын хәзерге 20 сумнан 28 сумга күтәрүне сорап, башкала мэрына, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына, шулай ук тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать белән чыкканнар иде.


Март аенда узган матбугат конферециясендә транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков: "Мэр Илсур Метшин бәяләрне кискен күтәрүгә барып булмаячагын, тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгеллеген әйтте. Казанда җәмәгать транспортында билет бәяләре 26 сум чикләрендә тәкъдим ителә,"- дип белдерде.

Апрель аеның беренче атнасы узып бара, ләкин үзгәрешләр күренми. Төрле чыганаклардан ишетелүче сүзләргә караганда, 11апрельдән бәяләр җәмәгать транспортында автобус маршрутларында гына артачак. Казанның "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов, сүзне кыска гына тотып:"Метрода, трамвайда һәм троллейбуста юл йөрү билетлары әлегә элекке бәяләрендә", - диде.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе Алинә Шәмсетдинова аңлатмалары бик үк куандырмады. Тарифлар буенча дәүләт комитетының 25 мартта узган утырышында Казанда җәмәгать транспортының барлык төрләре өчен дә билет бәяләре 25 сум чикләрендә билгеләнгән. Алинә Шәмсетдинова: "Автобусларга да, метрода да, трамвай белән троллейбусларда да билет бәяләре кулдан түләсәң, 25 сум, ә түләүне транспорт картасы аша башкарганда 23 сум булачак. Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгына тапшырылды. Юстиция министрлыгы раслап, үзләренең сайтларына рәсми рәвештә урнаштырып, ун көн узганнан соң гына җәмәгать транспорты тарифларына кагылышлы документ закон көченә керә. Билет бәяләре, мөгаен, апрель ахырларында артыр", - диде.
Апрель ахырына кадәр, тагын әллә нинди үзгәрешләр булырга мөмкин әле. Элеккеге бәядән тыныч кына йөри торыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading