Шәһри Казан

«Миңа рәхәт тормыш кирәк»

Илназ МИНВӘЛИЕВ «Сагынырлык булсын үткәннәр» дип аталган программасы белән Казан тамашачысын сөендергәч, Татарстан районнары буенча гастрольләргә кузгалырга тора. Җырчы егет белән күрешүнең сүз башы да әлеге концерт программасы белән башланып китте.

- Гыйнвар аенда җитмешенче елларны чагылдырган яңа концерт программасы төзедек тә Зөфәр Харисов режиссерлыгында аны тормышка ашырдык, - дип башлады сүзен Илназ. - Җитмешенче елларда мин, гомумән, исемлектә тә булмаган кеше бит инде - әлеге мохитне тудыру, бер тиен, ике тиен заманына әйләнеп кайту үземә дә кызык тоелды. «Килгән көннәр сагындырып килсен, сагынырлык булсын үткәннәр» дигән әлеге концертны халык бик җылы кабул итте.
- Җырчы Алсу Хәбибуллина белән башланган тандем иҗатыгызның таркалуын бик күпләр ошатмады.
- Алсу Хәбибуллина белән иҗади дуслыгыбыз таркалмады. Гел дуэт җырлап булмый бит инде. Әмма аңа карап Алсу белән уртак җырларыбыз юк түгел. Әле соңгы арада солянка концертларда еш кына бергә чыгыш ясадык. Минем концертта да Алсу катнашты. Без бергә эшли башлагач, халыкта әллә нинди дөньяга тумаган сүзләр китте. Халык сөйли тора, без эшли торабыз. Кеше сөйләсә, без әле яшибез дигән сүз. Сәхнәдә интрига да булырга тиеш.
- Концертларың эчтәлекле, алып баручылар булуы белән аерылып тора. Бездә бит хәзер күпләр алып баручыга әһәмият бирми.
- Сценарийсыз концерт куеп булмый - халыкны болай гына яулап була дигән сүзгә ышанмагыз. Сәхнәгә чыгып матур җырлар җырлап кына концертыңны яраттырып булмый ул. Менә өч-дүрт ел инде мин режиссерсыз концерт куймыйм.
- Сәхнәдән тыш тормыш көтәрдәй башка һөнәрләрең дә бар дип беләм.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз - алып-сату, төзелеш ише эшләрем бар. Әмма аларның бөтенесен дә халыкка сөйләүне кирәк тапмыйм - мин алар өчен җырчы булырга тиеш.
- Ә бала чакта башка һөнәр иясе булырга хыяллангансың икән.
- Мин Балык Бистәсе Олы Солтан авылыннан. Без гаиләдә дүрт бала - өч малай, бер кыз үстек. Алты яшьләрдән әти янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Шул вакытта язылган иншалар дәфтәрен табып алып укып утырган идем әле: «Мин әти кебек оста комбайнчы, тракторчы булам, бакчалар сукалап, кешеләргә ярдәм итәчәкмен...» - дип хыялланганмын. Үземнең гап-гади гаиләдән булуым белән бәхетле мин. Юклыкны белеп үстем. Бүгенге бай балаларына карыйм да жәлләп куям - аларның бит омтылырлык нәрсәләре дә юк. Ә мин бүген үз тырышлыгым белән һәр нәрсәне булдыра киләм. Ходай Тәгалә, кечкенә чагыңда юк иде, аның урынына менә хәзер бирәм, дигән төсле.
- Ул сине малайлар белән дә баеткан...
- Минем өч улым бар. Олы улыма ундүрт яшь. 17 яшьтә беренче тапкыр әти булдым. 17 яшьтән тормыш та көтә башладым. Хәзерге унҗиде яшьлек балаларга карасаң, алар әти-әнисенең авызына карап торган кошчык кебек. Ә мин, эшне акка-карага бүлми, бөтен җирдә дә эшләдем. Шуңа да, кем азапланып эшләп, зур үрләргә күтәрелә, шуларны хөрмәт итәм.
- Малайлар үстерәсең, йорт салдың, агач утырттың алайса?
- Зур йорт салдым, әниләрнең каралты-кураларын да барладым. Малайларны да чын ир-егет итеп үстерү исәп. Ишеккә ачкыч тыгу белән, алар атылып чыгып, сырып алалар. Мин усал, кырыс әти, ике әйткәнем юк. Сүз тыңламау бездә җәза бирүгә китерә. 50 тапкыр отжимание, 70 тапкыр приседание. Кием-салым белән дә азындырмыйбыз - бер ел фасылына өч пар кием. Әниләре ягыннан тәрбия көчле. Ул яктан Динарага һәйкәл куярлык, ул - супер хатын. Улларыбызның өчесе дә тхэквондога йөриләр. Алмаз да, Салават та, Ильяс та спорт ягыннан нык булып үсә.
- Гастрольләрдән кайтып кермәгән әтиләре игътибары да җитә алайса?
- Минем игътибар, бәлки, җитеп тә бетмидер, әмма аларга сүзем үтә. Холкым конкрет - яки тыңлый, яки җәза. «Өчле» чыга икән, бер ай отжиматься итә. Компьютер көнгә 40 минут, вакытында сүнмәсә, икенче көнне бөтенләй булмаячак. Җыйнаклык, кешеләр янында үз-үзеңне тоту - болар барысы да Динара тәрбиясеннән киләдер. Без мәктәпкә киткәнче малларның астын да карый идек, идән юарга да өлгердек. Мин аны хәзер генә аңлыйм - дөрес тәрбия булган икән. Мине тыңлату авыр иде - бер сәгать вакыт эчендә әллә нинди этлекләргә өлгерә идем. Балалар да үземә охшаган - аларны тик утыртырга ярамый.
- Хатының диндә дип беләм, ул хуҗабикә генәме?
- Динара быел үзенә эш ачты - мөселман хатын-кызлары өчен косметология белән шөгыльләнә. Өйдә утырып арыгандыр инде ул. Әле монда кайбер хатыннарга шаккатасың - ярты көн өйдә утырсалар да дулый башлыйлар.
- Илназда һавалылык көчле дигән сүзгә җавабыңны да ишетик.
- Белмим инде - кешегә шулай күренәдер. Бәлки, усал күренәмдер, мин бары тик конкрет кеше. Нәрсә соң ул мин-минлек? Мин - Илназ. Синең йолдызлыгың кемгә кирәк ди. Халыкка матур җыр, матур концерт кирәк.
- Үз һөнәрең буенча пешекчелектә калган булсаң, ниләргә ирешкән булыр идең икән?
- Әгәр пешекчелекне дәвам иткән булсам, күптән берәр ресторан директоры булыр идем. Әмма мине сәхнә үзенә күбрәк тартты. Хәзер җыр сәнгате буенча махсус югары белем алырга җыенам. Үзем өчен дә башка җырчылар арасында белемле булу кирәк. Менә «Ока» машинасын ал да, берәр яхшы джип ал. «Ока»да әллә кем булмасаң да, тырышмасаң да йөреп була. Джиплы булу өчен тырышу кирәк. Миңа әйбәт, рәхәт тормыш кирәк. Шул юлда халык мәхәббәте янәшә барсын иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: