16+

Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый...

Дөнья тормышы сикәлтәле. Кеше үз гомерендә ниләр генә күрми, йөрәге аша ниләр генә үткәрми! Күпме шатлык мизгелләренә ирешә, күпме хәсрәт кичерә. Шатлык-сөенечләргә куана, көлә, шаяра. Михнәт-кайгылар эчендә янып, көенечләр өчен күз яше түгә. Еш кына җир үзенең киңлеге белән шулкадәр тарая-кыса ки, кеше ирексездән үзенең җиргә ник килгәненә үкенә башлый....

Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый...

Дөнья тормышы сикәлтәле. Кеше үз гомерендә ниләр генә күрми, йөрәге аша ниләр генә үткәрми! Күпме шатлык мизгелләренә ирешә, күпме хәсрәт кичерә. Шатлык-сөенечләргә куана, көлә, шаяра. Михнәт-кайгылар эчендә янып, көенечләр өчен күз яше түгә. Еш кына җир үзенең киңлеге белән шулкадәр тарая-кыса ки, кеше ирексездән үзенең җиргә ник килгәненә үкенә башлый....

Табигатьтә һава торышлары үзгәреп торган кебек, кешенең дә тормышы, хәл-әхвәлләре гел алышынып килә. Тормышта болытлы һәм караңгы көннәр булмаса, бәлки, кояшлы көннәрнең кадерен дә белмәс идек. Шуңа күрә иман иясе килгән авырлыкка сабыр итәргә, куаныч-шатлыкка шөкер итәргә тиеш. Шунысы гыйбрәтле, еш кына адәм баласы башына төшкән хәсрәтләргә тешен кысып сабыр итә, ләкин килгән рәхәт һәм җиңел мизгелләргә түзәргә көч таба алмый. Әүвәлге заманнарда яшәгән мөселманнарда шундый хикмәтле сүз булган: «Авырлыкка түзәр мөэмине дә, кяфере дә. Әмма җиңеллеккә чыдар ныклы иман иясе генә».
Бу хакта Пәйгамбәребез безгә моннан берничә мең ел элек булган бер вакыйганы сөйли. Һәркайсыбызга гыйбрәт булсын өчен, шул вакыйганы сезнең белән дә уртаклашасым килә. «Аллаһ Бәнү Исраил халкыннан өч кешегә сынау бирә: берсе махау (проказа) авыруыннан азап чигә, икенчесенең чәче коелып бетә, өченчесенең күзләре сукыр була. Көннәрдән бер көнне Аллаһ алар янына фәрештәсен җибәрә. Иң элек изге зат махау белән авыручының өенә килә һәм: «Синең иң зур теләгең нинди?» - дип сорый. Әлбәттә, ул: «Сәламәт тән, матурлык телим. Кешеләр миңа җирәнеп карамасыннар иде», - ди. Шулвакыт фәрештә кулы белән аның тәнен сыпыра һәм авыруның тәне савыгып, матурлыгы кайта. Шуннан соң фәрештә, аның фәкыйрьлеген күреп: «Ә син нинди мөлкәт теләр идең?» - дип сорый. Ул: «Миңа дөя булса иде», - ди һәм аңа буаз дөя бирелә. Шулвакыт фәрештә: «Аллаһ сиңа ул дөянең бәрәкәтен бирсен», - дип, үз юлы белән китеп бара.
Алга таба фәрештәнең юлы чәчсезнең өенә таба була. Аның янына килгәч, ул: «Син иң ныгы нәрсә телисең?» - дип сорый. Чәчсез: «Матур чәчләр телим һәм кешеләр миңа чирканып карамасыннар иде», - ди. Шулвакыт фәрештә аның башыннан сыпыра һәм шунда ук чәчсезнең, матур булып, чәчләре чыга. Фәрештә аннан: «Ә син нинди мал-мөлкәт теләр идең?» - дип сорый. Ул: «Мин сыерлар телим», - ди. Шуннан соң, аңа буаз сыер нигъмәт кылына. Фәрештә: «Аллаһ сиңа бәрәкәтен насыйп итсен», - дип, китеп бара.
Алга таба фәрештә сукырның өенә килә һәм: «Синең иң зур теләгең нинди?» - дип сорый. Ул: «Аллаһ минем күзләремне кайтарса, мин кешеләрне күрер идем», - ди. Фәрештә кулы белән сыпыра һәм сукырның күзләре сәламәтләнә. Фәрештә аннан да: «Ә нинди мал теләр идең?» - дип сорый. Ул: «Сарыклар», - дип җавап бирә. Шулвакыт аңа буаз сарык бирелә һәм фәрештә: «Аллаһ сиңа аның бәрәкәтен бирсен», - дип, китеп бара. Бераздан дөя һәм сыерның бозаулары, сарыкның бәрәне туа. Вакытлар үтеп, берсенең дөя көтүе, икенчесенең сыер көтүе, өченчесенең сарык көтүе барлыкка килә.
Еллар үтә, әлеге өч кешенең һәркайсы шатлык-куанычта яшәп килә. Саулыклары бар, мал-мөлкәт артканнан-арта бара. Аллаһ янә, аларга сынау өчен, фәрештәсен җибәрә. Фәрештә беренчесе янына юлда калган, мескен һәм махау авырулы кеше хәлендә килә, һәм: «Мин юлда бернәрсәсез калдым. Минем Аллаһтан һәм Аннан соң синнән башка мөрәҗәгать итәр беркемем дә юк. Сиңа матур тән һәм байлык бирүченең хакы белән сорыйм, өемә кайтып җитәр өчен, бер дөяңне бирсәңче», - дип, ярдәм сорый. Әмма ул кеше, җавап итеп: «Минем әҗәтләрем бик күп шул», - ди. Фәрештә аңа: «Ә мин сине беләм бит. Син махау авыруы белән азап чигә идең, синнән кешеләр чирканып качалар иде. Син бик ярлы идең түгелме? Аллаһ сиңа мөлкәт бирде», - ди. Кеше фәрештәнең бу сүзләренә: «Юк, бу байлыкларны мин ата-бабамнан мирас итеп алдым», - дип, тәкәбберлек белән җавап кайтара. Фәрештә: «Әгәр син алдасаң, Аллаһ сине элекке хәлеңә кайтарсын», - дип, үз юлы белән китә.
Шуннан соң ул икенчесе янына чәчсез кеше хәлендә килә һәм беренчесенә әйткән сүзләрне әйтә. Шундый ук җавап ала. Фәрештә аңа: «Әгәр алдасаң, Аллаһ сине элекке хәлеңә кайтарсын», - дип, юлын дәвам итә.
Соңыннан ул өченче сыналучының ишеген шакый. Ул вакытта фәрештә юлда калган сукыр мосафир хәлендә була. «Мин ярлы юлчы, бөтен нәрсәмне югалттым. Аллаһтан һәм Аннан соң синнән башка сорар беркемем дә юк. Сиңа сәламәт күзләреңне бирүченең исеме белән сорыйм, миңа бер сарыгыңны бирче. Өемә кайтып җитү өчен шул да җитәр иде», - дип, бу кешедән дә ярдәм сорый. Өй хуҗасы аңа: «Чыннан да, мин сукыр идем, Аллаһ миңа күзләремне кайтарды. Мин бик ярлы идем, Ул миңа байлык бирде. Аллаһ белән ант итеп әйтәм, нәрсә генә алсаң да, бүген мин сиңа һич киртә куймыйм, алмашка да һичнәрсә сорамыйм», - ди. Фәрештә аңа: «Бөтен малыңны үзеңә калдыр, миңа һичнәрсә кирәкми, бу сезгә сынау иде. Аллаһ синнән разый, теге икесенә ачулы булды», - дип әйтә» (Бухари риваяте).
Адәм баласы бигрәк тиз оныта шул. Кичә нинди хәлдә булуына карамыйча, бүгенгесеннән зарлана. Һаман да өстәге болытларны күреп, кулында булган күпме нигъмәткә көферлек кыла.
Иртә белән уянгач, үзегезгә: «Миңа ниләр кирәк?» - дип сорау бирегез. Хыялларыгызны санап бетерә алмасагыз, каләм белән язып карагыз. «Акча болай да җитми, өйгә ремонт кирәк, суыткыч тавышланып эшли, телефон модадан чыккан, машина да искергән, тунга көя төшкән һ.б...» Әйтерсең лә синнән дә хәсрәтле кеше юк. Кайгыларың баса башласа, яулык белән күзләреңне бәйлә һәм төшкә кадәр генә күздән башка яшәп кара. Аяк бармагыңны карават аягына бәр, юыну бүлмәсендә теш щеткасын эзләп кара, чәй ясап эч, ашарыңа пешер, киемнәреңне юарга сал... Төшкә кадәр сабыр иткәннән соң, үзеңә янә шул сорауны бир: «Миңа ниләр кирәк икән?» Күңелеңдә якты кояш нурларын, кадерле гаиләңне күрүдән дә зуррак теләк булырмы икән?! Бүген мәктәптә укучы кызы, айфон алып бирмәгәнгә, ата-анасына дошман булып йөри. Күпме шуның кебек кызлар һәм егетләр көн яктысын күрергә тилмереп яши. Күпмеләр үз аяклары белән җиргә басып, үз куллары белән ризык тотып ашарга хыяллана. Меңләгән яшьләр үзләрен үстерүче, кеше итүче әти-әниләрен рәнҗетә, меңләгән ятимнәр «әни, әти» сүзен әйтә алмый иза чигә.
Чыннан да, күпме кеше җир өстендә авырлыкларга сабыр итеп яши. Күпме сызланулар, күңел хәсрәте кичерәләр. Берәүләр түзеп булмастай авыру һәм сызлануларга сабыр итәләр, икенчеләре саулык-сәламәтлекләренә чыдый алмыйлар. Хәмер эчеп, тәмәке тартып, гомерләрен бозалар. Кемнәрдер ялгызлыкка түзә, кемнәрдер, туган-тумачасына сабыр итә алмый, тәмам дошманлашып бетә. Кемнәрдер ачлык һәм ялангачлыкка түзә, кемнәрдер байлык һәм туклыктан шаша. Кемдер авырлык аша иман, хаклык һәм гаделлек юлын таба, кемдер, җиңел тормышка чумып, иманын һәм намусын югалта. Тикмәгә генә борынгылар: «Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый», - димәгәннәр инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading