16+

Татарстанлыларның милек салымнары буенча 5 миллиард бурычы бар

Быел җир, транспорт һәм миллеккә салымны физик затлар 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш.

Татарстанлыларның милек салымнары буенча 5 миллиард бурычы бар

Быел җир, транспорт һәм миллеккә салымны физик затлар 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш.

Республика буенча 2,5 миллион кешегә белдерү хаты җибәрелгән, дип хәбәр итте бүген министрлар кабинетында узган матбугат очрашуында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Милеккә салымны - 1,5 миллион, җир салымын - 1,1 миллион, транспорт салымын 946 мең кеше түләргә тиеш. Бурычларның гомуми суммасы - 4 миллиард 975 миллион. Салым түләүчеләрнең яртысыннан күбрәге үз бурычын үтәп, бюджетка 2,5 миллиард сум кергән инде.

- Әгәр өч милек салымының гомуми суммасы 100 сумнан азрак икән, бу очракта физик затка белдерү хаты җибәрелми. Ниндидер сәбәпләр аркасында милек объектларына ия булган физик затка салым органнары белдерү җибәрмәгән булса, салым түләүче бу елның 31 декабренә кадәр салым инспекциясенә үзе ия булган күчемсез милке, транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләре турында белешмә тәкъдим итәргә тиеш, - диде Марат Сафиуллин.

Салымнарны берничә ысул ярдәмендә түләргә мөмкин:

- банкларда һәм алардагы түләү терминалларында;

- "Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте" порталында;

- Россия Федераль Салым хезмәте сайтының берничә сервисы аша ("Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц», «Заплати налоги").


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading