16+

Миллионның берсе

Язмыш синең тез астына китереп сукса -егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең... Җиргә күмсә - орлык булып шытып чык. Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Фәнис Яруллин

Миллионның берсе

Язмыш синең тез астына китереп сукса -егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең... Җиргә күмсә - орлык булып шытып чык. Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Фәнис Яруллин

Белмим, Маратка ул чагында якташы Фәнис абый Яруллинның әлеге нәсыйхәтләрен җиткерүче булгандырмы-юкмы, әмма ул яшәвенең һәр көне, һәр сәгате, һәр минуты өчен акыл белән көрәшә. Табибларның карары нигезсез булмый. Муен өлешендә умыртка сөяге сынган егеткә: «Йөрү түгел, утырып тору турында да хыялланма!» - дип кистереп әйтеп куялар. Әлеге сүзләр ниндидер коточкыч хөкем карары кебек ишетелсә дә, күңеле бер дә килешәсе килми Маратның. Нигә соң әле ул йөрмәскә тиеш? Могҗиза ук булмаса да, ниндидер гайре табигый... юк һич югы ниндидер искәрмә... Мондый диагноз белән миллионга бер очракта гына кеше савыгырга мөмкин икән, нигә соң әнә шул бер булмаска?!
«Йөри алачагыма ышана идем...»
Уфа юлында машиналар колоннасын әйләнеп узарга дип каршы якка чыккан «КамАЗ» белән маңгайга-маңгай бәрелешә алар. Рульдәге дусты кырында йоклап барган җирдән мизгел эчендә күзләрен ачкан Марат «КамАЗ»ның кызыл кабинасыннан башка берни хәтерләми. Реанимациядә аңына килә. Әмма тулысынча параличлануын да, эчке органнарының тыңламавын да аңларлык хәлдә булмый әле ул. Операция ясап, муенының зарарланган өлешен титан дискка алыштыралар. Аннан соңгы чор, сырхауханәдән сырхауханәгә, шифаханәләргә йөреп, 10 айга сузыла. Өченче ай дигәндә, аякта бер бармак селкенә башлый. Бәхетенә, кайда гына булмасын, тәүлек буе яныннан китми саклаучы кешесе - әнисе, ярдәм итеп торырга туганнары, дуслары була. Гайшә ханымга улының яшәү белән үлем арасында тартышкан ул көннәре инде еракта калган куркыныч бер төш кебек. «Мин бары тик яхшы нәрсә турында гына уйларга тырыштым. Моны миңа Уфадагы табиб Эльмира Заһировна киңәш итте. Шул чагында ук үземнең йөри алачагыма ышана идем...» - ди Марат.
Ике ел дәвамында көненә 8-10ар сәгать физик күнегүләр белән шөгыльләнә егет. Алга китеш аз булса да, ул үзен күзгә күренеп сиздерә бара. Әмма баштагы уйлар белән нишләргә? Тәүлек дәвамында кешенең башына 60 мең уй керә, диләр. Аның ниндие генә булмас... Шуңа да, физик күнегүләргә әхлакый-рухи күнекмәләр өстәргә кирәк, дигән карарга килә дә. Укый башлый. Коръәнне русчага тәрҗемәсендә ике кат укып чыккач, беркат тынычланып, начар уйлардан арына башлый. «Мин һәрвакыт Аллага ышандым. Аллаһ Тәгалә миңа кешеләр аша ярдәм итә», - ди ул. Булдыра алганча, намазын да укырга тырыша. Дейл Карнегиның 800 битлек китабы да үз эшен эшли. Анысын да ел дәвамында өч кат укып чыга. Робин Шармның «Үз «феррари»ын саткан монах»ы исә бөтен уйларын тәмам тәртипкә сала.
- Аңа кадәр мин, нәрсәнедер эшли алмасам, нидер барып чыкмаса, эчтән булса да сүгенә йә булмаса үземне «гарип шайтан» дип ачулана торган идем. Ә хәзер киресенчә, булганына шөкер итәм. Аллага шөкер, янәшәмдә шундый әнием, туганнарым, миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган РФ Дәүләт Советы депутаты Ришат Әбүбакиров, Баулы муниципаль район хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин, аның ярдәмчеләре Ильяс Гөзәиров белән Миннефоат Хасиятуллин, дәвалау физкультурасы инструкторы Вадим кебек эчкерсез кешеләр булуына рәхмәт укыйм. Үземә дә мактау сүзләрен кызганмыйм: «Мин булдырам! Мин аны эшли алам дим...»

Физик күнекмә генә аз
Уйга килгән - алга килә, дигән борынгылар. Визуаль күнегүләр шулай ук гадәти эшкә әйләнә. Күңеленнән генә булса да, бии дә, йөгерә дә Марат...Уйлары аны Олимпия уеннарына кадәр алып китә, дистанцияләрне беренче булып уздыра, чемпион итә... Армия хезмәте үткән 1 нче разрядлы спортчыга чаңгы юлы да чит нәрсә түгел. Хыялында гына булса да, анда да рекордлар куя. Ул бер нәрсәне яхшы аңлый: «Чикләү синең башыңнан башлана...» Параолимпиадада дөнья чемпионы булырга нияте барын белгәч: «Син моны җитди итеп әйтәсеңме?» - дип сорап куйдым. «Әлбәттә, ә нигә булмаска? - ди ул, соравыма сорау белән. - Минем укыганым бар: дөнья чемпионы булыр өчен 10 мең сәгать шөгыльләнергә кирәк. Бу көнгә 3әр сәгатьтән 10 ел дигән сүз. Күбрәк тә шөгыльләнергә була. Мин менә 7-8 сәгать шөгыльләнәм. Физик күнекмә генә аз, моңа рухи яктан әзер булу кирәк».
Күнегүләрен көннән-көн камилләштерә барып, нәтиҗә бирерлек берничә тренажер да уйлап таба Марат. Аның өч бүлмәле фатиры бүгенге көндә тулысы белән хуҗасының сәламәтлеге хакына эшли дияргә буладыр. Хәер, моны подъездга кергәч үк тоеп була. Диварга беркетелгән некель тотынгычлар аның фатирына кадәр озата бара. Өйгә килеп кергәч тә коридор буйлап гимнастика борысы тора. Анысын өченче ел Германия табиблары куярга киңәш иткән. Ә бер бүлмә тулысы белән тренажер залы. Бер дивары тоташ көзге булган ул бүлмәдә нинди генә җайланмалар юк. Кайсысында бары тик куллар гына эшли, кайсысында 200дән артык күнегү ясап була икән. Маратны иң сөендергәне - бүген инде ул һәр нәрсәне диярлек үзе эшли ала. Тормышын үз агымына җибәрми Марат, аның һәр көне сәгате-минутына кадәр бүленгән. Күнегүләр, китап уку, тагын күнегүләр, бассейн, иртә-кич 2-3 сәгатькә якын урамда саф һавада йөрү... Үзен аямыйча максатына әнә шулай бара Марат. Кайбер кешеләр аның көрт ерып йөргәнен йә булмаса боз өстеннән интегеп барганын карап торса, бу мескенне ник интектерәләр икән инде, дип кызганып та куяр бәлкем. Ә Марат мондый «киртәләрне» үз алдына аңлы рәвештә куя. Җиңел юлны эзләми ул.

«Бу - могҗиза!»
Марат Ильясовның фаҗигагә таруына үткән көздә инде 7 ел булды. Уфа юлында булган әлеге һәлакәт, Маратның гына түгел, аның якыннарының тормышына да бик күп «төзәтмәләр» кертә, «искәрмәләр» ясый. Һәм әйтергә кирәк, хәтта ки табибларның дәвалау практикасына да... Егетнең әкренләп утыруы, үрмәләве, аякка басуы һәм, ниһаять, йөри башлавы аларны шаккатыра. Беренче кат ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә: «Берничек тә ярдәм итеп булмый, медицина бу очракта көчсез», - дип операциядән баш тарткан Германия табиблары өчен дә (шул ук вакытта Израильдә дә операциядән баш тарталар) көтелмәгән хәл була бу. Ул ничек йөри? Аның ничек йөргәнен берничек тә аңлата алмыйлар. «Бу - могҗиза!» - шуннан артыгын әйтмиләр дә. Шуңа да инде Марат Ильясов хәзер Германиягә ничек итеп аякка басуы, нинди күнегүләр эшләве хакында әледән-әле видеохисап җибәреп тора. 5-6 ел дәвамында үзенең тренировкаларын видеога яздырып барган кеше өчен моның әллә ни авырлыгы юктыр да бәлкем. Инде Марат үзе дә ике тапкыр (2012-13 елларда) Германиядә тернәкләндерү үзәгендә дәваланып, 4 этаптан торган савыгуның (1 - коляска, 2 - ходунки, 3 - култык таягы - Канада таяклары, 4 - чаңгы таяклары) 3есен үтеп кайткан. Ә могҗизаның серен Марат үзе бик җиңел аңлата: «Мине әйләндереп алган изге күңелле кешеләрдә аның бар хикмәте. Иң беренче чиратта - әниемдә!»

Музейда күргәзмә
Маратның Баулыдагы крайны өйрәнү музеенда узган күргәзмәсе турында әйтмәсәм, язмам тулы булмас иде. Юк, ул рәссам түгел. Пазллар җыя Марат. Ул «җыеп» кысага утырткан картиналар саны инде 300дән артып киткән хәзер. Күргәзмәгә шуларның 25ен куя. Бу шөгыль өчен аңа күпме көч, күпме зиһен тупларга кирәклеген бер Алла гына белә торгандыр. Кухня өстәленә җәеп салынган пазлларның инде күптән бетеп торганы юк, чөнки бу эш белән ул инде 4 елдан артык шөгыльләнә. Гайшә Заһит кызы монда да улының беренче ярдәмчесе. Картиналарга кысалар (рамнар) эшләтеп кайтарту аның өстендә. Дусты бүләк иткән иң беренче - 1000 кисәктән торган пазлны бик авырлык белән җыя Марат. Эш 5 атнага сузыла. Хәзер инде кисәкләре шактый артуга барса да, вакытны болай сарыф итү юк. Моторика, зиһенне эшкә җиңүнең дә үз системасын тапкан ул.
Менә шундый гаҗәп көчле рухлы танышым яши Баулыда. Юк сәбәпне бар итеп шыңшып, сукранып йөрүчеләргә Марат хакында сөйлим. Шуннан соң, боларның моң-зар дигәннәре бөтенләй чүп була да кала. Бәлкем әле оят булып та китәдер, кем белә...

«Кешеләргә ярдәм итәсем килә»
Соңгы вакытта Марат Ильясов үзе кешеләргә ярдәм итәсе килү теләге белән янып яши, чөнки аның кебекләр бихисап. Һәм бик күпләр, савыгу юлларын белмәгәнгә күрә генә, гомерлеккә урын өстендә кала. Кайчандыр үзеннән баш тарткан табибларга да үпкәсе юк аның. «Алар диагнозны синең гомуми торышыңа карап куя. Шулай да, кешене белми торып, бәлкем, аңа нокта куярга да ярамый торгандыр...» - Организмның мөмкинлекләрен үзендә сынаган кеше сүзе бу. Менә шуңа да моңа кадәр башта Нефть көллиятен, аннан Мәскәүдә Тау-нефть институты тәмамлаган егетебез, узган ел яңабаштан 32 яшендә БДИ тапшырып, Казан медицина институтына читтән торып укырга керде. «Практикам җитәрлек, теорияне ныгытасы бар», - ди ул хәзер. Дөрес, үзе дә атлый-йөгерә йөрүдән ерак әле Марат. Әмма таяк белән булса да ул инде үз аягында! Аның хыялында йөргән инвалидларга ярдәм йөзеннән эшләнәчәк телетапшырулар да, тернәкләндерү үзәге дә Каф тау артында түгелдер. Маратка ышанырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading