Шәһри Казан

Милләтебез бөек улын югалтты

Арабыздан күренекле шәхесләрнең китеп баруы йөрәкләрне сыкрата. Бигрәк тә язучы, драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинны кинәт югалтканга күңел ышанмый. Быел август аенда әдипкә 77 яшь туларга тиеш иде. Туфан абый татар театры, сәнгате өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе булды. Депутат буларак та һәрвакыт сүзен кистереп әйтә белгән кешеләрдән иде...

Т.Миңнуллин үзе дә тормышның төбеннән күтәрелгән авыл баласы булганга күрә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Аның язган пьесалары да әнә шуларның язмышы, көнкүреше турында булды. «Әлдермештән Әлмәндәр»е утыз елдан артык сәхнә тотса, «Гөргөри кияүләре», «Диләфрүз»е, «Җанкисәккәем»е бүген дә гөрләп бара. Ул театрлар өчен бай мирас калдырды. «Әниләр һәм бәбиләр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Дивана», «Саташу» һәм башка әсәрләрен кем генә хәтерләми икән?! Ул үзенең әсәре куеласын ишетсә, Башкортстан театрларына да чыгып китә иде. Бүген ул Оренбург театрына кунакка барасы урында, аны соңгы юлга озаталар.
Туфан абый артистларны, үзе белән бергә Мәскәүдә укыган щепкинчыларны яратты, хөрмәт итте. Алар белән дустанә мөнәсәбәттә булды. Бүген аларның һәркайсы кайгыда.
Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Мин Туфан белән һәрвакыт горурландым. Ул бөек драматург. Безнең күбебез аның пьесаларында уйнап үсте. Алар Марсель белән якын дуслар булып театрны биеккә күтәрделәр, данын үстерделәр. Ул драматургиядә генә түгел, юмор, сатирада да күп эшләде. Туфан халык күңелендә мәңге яшәячәк.
Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Татарның бөек кешесе, дустыбыз югалуына ышанасы килми. Бу безнең өчен көтелмәгән хәл. Туфанның кешелеклелеге белән дә горурланырлык иде. Ул тормышны яхшы белде, тырыш, принципиаль иде. Үзен-үзе күтәрде. Заманында чирәм җирләргә барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайткан кеше ул. Туфанның бөеклеге үз тырышлыгы нәтиҗәсендә булды.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
Күңел ышанмый. Җанда зур кайгы-хәсрәт. Әле 26 апрельдә Тукай һәйкәленә бергәләп чәчәкләр куйган идек. Хәлләрен сорагач, «әйбәт» дип җавап бирде. Әлбәттә, кеше гомере чиксез түгел. Ул хәзер безнең буынга килеп терәлде, күрәсең. Туфан күп нәрсә эшләргә өлгерде. Соңгы мәртәбә ул безнең укуны тәмамлаганга 50 ел тулу уңаеннан юбилеебызны оештыручыларның берсе иде. Бергә укыган курсташларын тамашачыга күрсәтергә теләде. Иптәшләренең талантлы булулары белән горурлана белде. Без Туфанның нинди язучы, драматург икәнен күреп яшәдек. Әсәрләре 40 елдан артык сәхнәдән төшмәде. Аның безнең арабыздан китүен кабул итеп булмый.

Реклама


Туфан абый кебекләр булмас инде
Татар әдәбияты һәм сәнгатенең алтын баганалары булган олпат затларыбыз бер-бер артлы китеп бара. Әле узган ел ахырында гына язучы Фәнис Яруллинны, аның артыннан күренекле актриса Фирдәвес Әхтәмованы һәм театр директоры Шамил Закировны җирләдек. Инде менә олуг әдибебез, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны югалттык. Сез ничек уйлыйсыз, аларны алыштырырлык шундый асыл затларыбыз булырмы, буыннар чылбыры өзелеп калмасмы икән?
Нәбирә Гыйматдинова, язучы:
- Туфан абыйның безнең арадан китүе бик зур югалту. Татар милләте ансыз ятим калды. Туфан абый кебек сүзен ярып, курыкмыйча әйтә алган шәхесләр башка була да алмый, минемчә. Соңгы көннәрдә дә ул әдәбиятыбыз өчен бик борчылды. Тукай премиясенең язучыларга бирелмәвенә күңеле әрнеде. Моны ул татар әдәбиятына булган мөнәсәбәт итеп карады. Язучылар съездында да шуның турында чыгыш ясарга уйлаган иде. Яшьләр арасында аны алыштыра алырлык кешеләрне мин әле күрмим. Язучылар бар, әмма әдип кенә түгел, халык ихтирамын яулаган, халык хөрмәт иткән шәхес тә булу кирәк.
Зөфәр Хәйретдинов, ТРның халык артисты:
Әлеге шәхесләрне беркем дә кабатлый алмый һәм аларны берничек тә алыштырып булмый. Бу олпат затлар һәркайсы алыштыргысыз шәхес иде. Туфан абыйның да арабыздан китүе һич нәрсә белән дә алыштыра алмаслык югалту. Моны мин соңгы еллардагы югалтуларның иң ачысы дияр идем. Кызганыч, андый язучы-драматурглар бездә башка юк, яшьләр арасында да андыйлар күренми. Туфан абый сәясәтче дә, иҗат кешесе дә, актив җәмәгать эшлеклесе дә, халкы өчен янып яшәүче дә иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: