16+

«Мин бөтенләй башка»

Татарстанның атказанган артисты Алсу ӘБЕЛХАНОВА мине үзенең өр-яңа фатирына чакырды. Әле берән-сәрән генә кешеләр күченгән йортта алар җәй ахырында ремонтларын төгәлләгән. Күрше-тирә һаман шул ремонт мәсьәләсе белән мәш килгәнгә, лифт дигәннәре ике көннең берендә эшләми икән. Мин дә шул «бәхетле мизгелләр»гә дучар булып, уникенче катка тәпилим...

«Мин бөтенләй башка»

Татарстанның атказанган артисты Алсу ӘБЕЛХАНОВА мине үзенең өр-яңа фатирына чакырды. Әле берән-сәрән генә кешеләр күченгән йортта алар җәй ахырында ремонтларын төгәлләгән. Күрше-тирә һаман шул ремонт мәсьәләсе белән мәш килгәнгә, лифт дигәннәре ике көннең берендә эшләми икән. Мин дә шул «бәхетле мизгелләр»гә дучар булып, уникенче катка тәпилим...


Бик биектә яшәгән кебек тоелса да, фатирларына кереп, тәрәзәдән тышка карагач, биһуш булып басып торасың - Казан уч төбендә. Алсу үзе шәһәр үзәгендә яшәүне авыр дими - бердән, үзе дә шәһәрдә туып-үскән кеше буларак шау-шуга игътибар да итми икән, икенчедән, фатирга әйбәт тавыш изоляциясе ясалган.
Өч бүлмәле, 90 кв метрлы фатир керә-керешкә үзенең аклыгы белән каршы ала. Ак диварлары, пыяла киштәләре белән коридор, пыяладан ярымай итеп эшләнгән ванна бүлмәсе, залга кушылган ап-ак хай-тек стилендәге аш бүлмәсе...

Кадак та кагам, картина да эләм...
Алсу Әбелхановаларның Казандагы икенче фатиры икән бу. Моңарчы квартал ягында яшәгән алар. Әлеге бер бүлмәлесен кысан булганга алыштырырга ниятләгәннәр. Башта Салмачы бистәсендәге кишәрлектә өй җиткерергә булсалар да, шәһәрдә дә фатир кирәклеген истә тотып, шушы вариантка тукталган алар. Болай Алсуның эше - «Казан» милли мәдәният үзәгенә дә якын, уллары 6 яшьлек Әмирнең мәктәбе дә кул сузымында гына.
- Фатирны алуга, ирем Радик аны җиһазлауны ышанып миңа тапшырды. Хыялымда фатирыбызны ничек итеп күрсәм, аларның бөтенесе дә чынлыкка ашты. Әлбәттә, уемдагысын дизайнер белән килештердем. Менә бу ванна бүлмәсен пыяла квадратлар белән уратып алу гына Радик идеясе. Обойлар сайлау, кухня гарнитуры, кунак бүлмәсе белән аш бүлмәсен кушу да минем теләк иде. Ак төс яратам. Әмма гел аксыл төсләрне генә кулланып булмаганга, аш бүлмәсенә куе шәмәхә төс керттем. Куе булса да, ул күзне арытмый, киресенчә, дөрес басым куя.
Мин исә, Алсу чәй өстәле әзерләгән вакытта, Әмир бүлмәсенә юл алам. Егет кеше егет кеше инде - караваты «икенче кат»та икән, телевизоры янында мольберты тора, димәк, рәсемгә дә хирыслыгы бар...
- Мин инде бакчага йөрмим, - ди Әмир. - Нулевой сыйныфта укыйм. Дзю-до белән шөгыльләнәм, әниемне дә, әтиемне дә бик яратам. Әтием белән конструктор төзергә яратам, әнием кайчак концертларга алып бара. Тыңламасам, каеш эләктерә...
- Кайчан сиңа сеңелкәш яисә энекәш сатып алалар соң?
- Балаларны сатмыйлар, - ди Әмир, бөтенләй бернәрсә белмисең икән дигәндәй күзләрен төбәп, - бәбиләрне Алла бабай гына бирә ала. Кемгә бирәсен, кемгә әлегә кирәкми икәнен дә ул хәл итә. Менә әтием белән әниемә минем кебек әйбәт малай биргән ул.
Көлешә-көлешә чәй өстәле артында Әмирне тыңлыйбыз. Әнисенә сарылып, битеннән үбеп кенә торучы улы турында Алсу: «Холкы бар инде. Кирелеге дә юк түгел. Ашауга исебез китми, аның урынына көне-төне кәнфит кенә ашар идек, име, улым», - ди. Ә менә үзен сәхнәдәге образына бөтенләй туры килми дип саный икән җырчы.
- Мине сәхнәдә тыныч, бик басынкы дип тә уйларга мөмкиннәр. Тормышта исә мин бөтенләй башка кеше - чыр-чу килеп күңел ачарга да яратам, дусларым белән аралашудан башка үземне күз алдына китерә алмыйм. Өйдә дә әнә кадакны да кагып куям, картина элү дә проблема түгел.
- Ә нинди хуҗабикә син, Алсу?
- Бикләнеп өйдә генә утырырга яратмасам да, тыйнаклыкны читкә алып куеп әйтә алам - бөтен эшне дә булдырам. Кирәк икән, мантыен, бәлешен дә күңел биреп пешерәм, тотынам икән, һәр нәрсәне башкарып чыкканчы тынычланмыйм. Гаиләдә хатын-кыз эшләргә тиешле һәр эшкә тешем үтә.

Сабыр төбе- сары алтын
Воркута шәһәрендә туып, 13 яшендә әти-әнисе, ике сеңлесе белән Ульяновскига күченеп, шунда яшәгән Алсу Әбелханованың Казанны яулавына инде шактый еллар узды. Казан консерваториясен тәмамлап, сәнгатьтәге үзе булдырган юлы тамашачы мәхәббәте белән тыгыз үрелеп барды. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, «Яңа Гасыр» телевидениесендә алып баручы булып та эшләп алды ул. Тамашачы яратып өлгергәч кенә китеп тә барды.
- Мин телевидениедә ике ел эшләдем. Энтузиастлык беткәч, киттем. Хәзер филология буенча өченче белемемне аласым килә. Шәхес буларак үсештә туктап каласым килми, - ди Алсу.
- Җырчы буларак та синең бер урында таптанмавың игътибарга лаек. Сәхнә образы, репертуар сайлауда кемгә дә булса киңәшкә барасыңмы, әллә эчке тоемлаумы бу?
- Берара дизайнер белән киңәшләшә идем, аннан гел үземнең зәвыкка гына таяна башладым. Ни килешкәнен, нәрсә отышлы икәнен хатын-кыз болай да тоемлый бит ул. Җырларга килгәндә исә, бер үк авторларга мөрәҗәгать итсәм дә, аранжировканы төрле кешеләрдән ясатырга тырышам. Әнә шул фактор җырга яңа сулыш өрә, почерк кабатлануына китерми.
- Татар эстрадасында кемнәргә «афәрин» дияр идең?
- Гүзәл Уразованы тыңларга яратам, Резидә Шәрәфиева белән без иҗатташ дуслар, Гүзәл Әхмәтова, Вәсилә Фәттахова ошый.
- Инде хатын-кыз буларак, иркенләп, мәхәббәт тукталышында төшик...
- Радик белән без балачактан таныш. Икебез дә әбиләребез янына авылга кунакка кайта идек. Ул клубка чыкканда, мин комлыкта уйнап кала идем. Шул вакытта ул, көлеп: «Үскәч, мин сиңа өйләнәм», - ди иде. Шулай бер күрештек тә, бер ай дигәндә, өйләнешеп тә куйдык. Хәзер менә шулай ике шәһәргә бүленеп - Казанда һәм Самарада яшибез. Иремнең анда шәхси эше, минем иҗат - Казанда. Кайтып-китеп йөрибез.
- Радик, өйләнешүгә, сәхнәдән китәргә кушмады алайса?
- Андый сүзне хәтта көткән идем - әйтмәде. Киресенчә, ул минем сәхнәдә булуымны, үсүемне теләде. Юкса кайвакыт аерым-аерым яшәү җиңел түгел бит инде. Икебез дә көнче кешеләр булсак та, гаилә кадерен белгәнгә, җыен юк-барны арабызга кертмибез.
- Гаилә кадере дигәндә, аңа өй төшенчәсе дә керәдер?
- Өй ул - үзеңнең энергияңне булдыру, шуннан көч алу. Яши-яши фатирның диварына кадәр шунда яшәүче кеше энергетикасы сеңә, кая барсаң да, шуны сагынып кайтасың. Минем белән нәкъ шулай: иң мөһиме - өй, иң кадерлесе - гаилә.
- Ул өйнең түрендә күңел тынычлыгын булдыру серләре бармы соң?
- Соңгы сүзне әйтүдән тыела белергә кирәк. Проблема чыкты, минемчә булмады дип чыгып китәргә ярамый. Гаилә коргансың, бала тапкансың икән, сабыр итә, мәхәббәтне саклый белергә кирәк. Без Радик белән шул принцип яклы. Әлеге тормышыбызны түгәрәкләргә тагын бер бәби алып кайтырбыз дип ниятләп торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading