Шәһәр үзәгенә барган саен, андагы элеккеге «Балалар дөньясы» кибетен күреп, балачакка кайткандай булам. Кечкенә вакытыбызда, каникулга чыккач, әти безне Казанга алып килә иде. Иң элек Горький исемендәге ял паркына барып, карусельләрдә әйләнәбез, аннары берәр музей белән танышып чыгабыз да университет янындагы фотосалонга барып, бергәләшеп сурәткә төшәбез (ул хәзер юк инде),...