16+

Мин дә булдым Миңгәрдә

Әйе, быел мин дә булдым Миңгәр Сабан туенда. Без килгәндә, халык җыйнала башлаган гына иде әле. Мәйданда беренче очраган таныш кешебез язучы-мәзәкче Тәлгат Нәҗмиев булды. Күрешүгә, ул, мин сезнең гид булырмын, дип, Миңгәр Сабан туена кагылышлы берникадәр мәгълүмат бирде: әлеге бәйрәм-тамаша быел уникенче мәртәбә үткәрелә икән, ярышлар төре, мәйданга килүчеләр...

Мин дә булдым Миңгәрдә

Әйе, быел мин дә булдым Миңгәр Сабан туенда. Без килгәндә, халык җыйнала башлаган гына иде әле. Мәйданда беренче очраган таныш кешебез язучы-мәзәкче Тәлгат Нәҗмиев булды. Күрешүгә, ул, мин сезнең гид булырмын, дип, Миңгәр Сабан туена кагылышлы берникадәр мәгълүмат бирде: әлеге бәйрәм-тамаша быел уникенче мәртәбә үткәрелә икән, ярышлар төре, мәйданга килүчеләр...

Тирә-якны күзәтә-күзәтә, «Балалар мәйданчыгы»на килеп җиттек дигәндә генә, кинәт яңгыр ява башлады. Шахмат ярышы узарга тиешле чатырга кереп, бераз ышыкланып торырга туры килде. Ярый әле озак явып интектермәде - «кыска вакытлы» яңгыр булып чыкты...
Шәхсән минем өчен беренче күзгә ташланган нәрсә шул булды: Сабан туе мәйданы бик матур җиргә урнашкан. Тавы да, елгасы да бар, әрәмәлеге дә янәшә. Бер үк вакытта әллә ничә төрле ярыш үткәрергә, ничәмә-ничә сәхнә корылмасы, уен мәйданчыклары, сәүдә чатырлары һәм туклану өчен озынча өстәлләр урнаштырырга мөмкинлек биргән иркенлек-киңлек җәйрәп ята. Тагын шунысы күзгә ташлана: монда бөтен җир уч төбендәге кебек күренә.
Кайда нәрсә буласын берничә урынга куелган зур стендлардагы программаларга карап белергә була иде. Тамаша кылуны без «Мишә елгасы ярындагы мәйдан»нан башладык. Мондагы сәхнәнең «хуҗасы» - тел бистәсе, сабалы Фәнил Вакказов иде. Теле телгә йокмый, «үз хокукында булган» ярышларны (балык тоту, судагы шома агачта гладиаторлар орышы, бер ярдан икенчесенә арканга тотынып чыгу һ.б.) шаян сүзләр кыстырып алып бара: халыкка ошый - халык ду килә.
Миңа калса, монда шундый бер кыенлык бар иде: ул да булса - бөтен мәйданны берьюлы колачлый алмау. Шуңа күрә, ярышларның берсендә озак тукталып торсаң, башкаларын күрмичә калуың ихимал. Моның өчен иң яхшысы - өзлексез хәрәкәттә булу, ары-бире килеп, төрле тарафка каранып тамаша кылу. Хатыным Фидания белән без шулай иттек тә. Баштагы вакытларда халык иң күп җыелган урыннар әлеге дә баягы Мишә елгасы буенда һәм «Экстрим» мәйданы (биредә квадрациклларда узыштылар) булгандыр, мөгаен. Аннары мотоциклда югары сикереп, төрле әкәмәт хәрәкәтләр ясаучы егетләрне дә халык шактый күп җыелып, сокланып күзәтте.
Төп мәйданда Искәндәр Хәйруллин, Азат Зарипов һәм Алмаз Гәрәев сәхнә тотты, ягъни биредәге тамашаны алар алып барды. Без килеп, күз төшереп алган вакытларда җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Нурзадә, Ришат Төхвәтуллин җырлады, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, утын кисү һәм яру, капчык киеп йөгерү ярышлары узды. Шунысы кызык, ярышларның күбесендә диярлек, җиңүчеләргә велосипед (ә ул һәр мәйданда мулдан иде) эләкте.
Иренмәдем - санадым дигәндәй... Мәйданда җыр-бию өчен хәстәрләнгән сәхнәләр бишәү иде. Бер килгәндә, «Яшьләр сәхнәсе»ндә «һинд кызы» Индива җырлый иде, икенче килүебездә - Ландыш Нигъмәтҗанова. Тамаша кылучының да байтак өлеше яшьләр. Гомумән, Сабан туендагы бар халыкның күпчелеген егерме-утыз яшьлек җилкенчәкләр тәшкил иткәндер дип уйлыйм. Алып баручы Булат Бәйрәмов сөйләгән чакта, тирә-якка караган идем, исем китте - яшьләр арасында хатын белән икәү генә басып торабыз икән. Шуңа күрә, мәйданны яшьлекнең үз ихтыярына калдырып, әлеге урыннан тизрәк шылу ягын карадык.
«Салават Фәтхетдинов сәхнәсе»ндә, без күргәндә, Алмаз Хәмзин белән Шамкай, шулай ук «Мунча ташы» халыкны кыздыра иде. «Кунаклар сәхнәсе»ндә Раяз Фасыйхов җырлавын күрдек-ишеттек.
Ир-егетләр көрәше белән беррәттән, гүзәл затларыбызның бил алышканын да күрү насыйп булды. Көрәшче кызларның берсе - остаз, икенчесе шәкерт булды шикелле. Әлбәттә, остаз җиңде. Гүзәл затлар, дигәннән... Сабан туе хәзер алар карамагына күчеп бара сыман. Кайбер ярышларга ир-ат кавеме үзләрен ялындырып кына чыкты. Кыз-хатыннар исә, урысча әйткәндә, тут как тут: көрәштә дә, утын кисү-яру ярышында да, кул көрәштерүдә дә (армрестлинг), егетләрне мәтәлдереп кенә торган «дуамал» үгез өстендә дә (үзең акча түләп уйный торган шундый уен да бар иде) алар булды.
Таулы яктан халык ташкын кебек агыла. Мәйдан умарта күче кебек гөжли. Вакыт-вакыт ул оясы тирәсендә ары-бире чапкан, тыз-быз, ыгы-зыгы килгән кырмыскаларны да хәтерләтеп куя. Монда таныш-белешне ялгыш очратсаң гына инде. Бирегә, беренче чиратта, тамаша карарга киләсең бит - махсус кеше күзләп-эзләп йөрмисең. Килгән чакта, Сабантуй «капкасы» янына җитәрәк, шушы зур бәйрәм-тамашаны оештыручылардан берсе булган Җәүдәт әфәнде Миннәхмәтовны күреп алган идем. Танышлардан Шамкай белән Алмаз Хәмзин, берара, безнең мәйдан-сәхнәдән кай ягы белән аерыла икән дигәндәй, төп мәйдан тирәсендә тамаша кылып торды. Мин күргәндә, Фердинант Хафизов якында гына көрәшчеләр мәйданы белән идарә итә иде. Мәгълүм фотограф Шамил Абдюшев, черт-черт сурәткә төшереп, һәрчак безнең күз уңында булды диярлек. «Мәдәни җомга» журналисты Сөембикә Кашапова белән берничә сүз алышып, шулай ук журналист Габделбәр Ризванов («Миңгәр Сабан туе - 2012» китабы авторы да) белән җәһәт күрешеп алдык. Икенче көнне генә белдем: «Шәһри Казан»ның һәм «Идел» журналының баш мөхәррирләре Мансур Мортазин белән Рөстәм Галиуллин да, олпат язучыбыз, Саба кияве Рабит Батулла да (хатыны Рузия белән) без йөргән тирәдә генә булган икән.
Моңарчы күргән-караган Сабантуйлардан аермалы буларак, биредә - Миңгәр Сабан туенда - һәр тарафтан татар теле яңгырап торды. Нәрсә-нәрсә, әмма шуңа күңелем бик мәэмүн булды. Әйткәнемчә, барлык ярышларны, уеннарны карап, күзәтеп бара алмадык. Бу шулай булырга тиештер дә: кемнең җаны нәрсәгә ныграк тартыла - күп вакытын ул шунда үткәрергә тырыша. Сабан туеның иң күркәм урыны, әлбәттә, көрәш мәйданы. Бил алышу бәйгесен (карый алган кадәресен, билгеле) мин дә карадым. Көрәштә Казан егете егерме алты яшьлек Фирдүс Зәйнуллин батыр калды. Аңа тәкәне Җәүдәт Миннәхмәтов үзе тапшырды.
Күп Сабан туенда булганым бар. Арада бусы - заманга яраклаштырып оештырылганы - аеруча үзенчәлеклесе иде. Ул күңелемдә җылы тәэсирләр калдырды. Бер сүз белән әйткәндә - ошады. Чынлап. Алла теләсә, киләсе елда да бирегә килергә исәп...
...Миңгәр Сабан туеның быелгысы тәмамлануын белдереп, төрле утлар чәчеп балкыган салюттан соң кайтырга кузгалдык. Кайткан чакта, бихисап машиналарны күреп, исем китте. Бу хәтле чутсыз машинаның бер тирәдә тупланганын беркайчан да күргәнем юк иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading