Шәһри Казан

Мин дә НАРКОМАН булып карадым

Журналист эшчәнлегендә һөнәр алыштыру дигән алым бар. Теге йә бу профессия турында җентеклерәк, эчтәлеклерәк язма әзерләү өчен, журналист әлеге һөнәр иясе булып карарга тиеш, ягъни ул берничә көн буе шул һөнәр кешесенең эшендә кайнаша, аның вазифаларын үтәп карый, эшнең нечкәлекләренә төшенә, башкалар артыннан күзәтә һ.б. Мисал өчен, сатучы, укытучы, завод...

Реклама

Миңа үз ихтыярымнан тыш, һөнәр алыштырып карарга - наркоман «тиресе»ндә булырга туры килде. Алдан ук искәртеп куям: сынау ахырдан тәҗрибәм, хис-кичерешләрем белән бүлешү өчен файдалы, хәзер көлеп кенә искә алырлык булса да, процесс барышында бер дә кызык түгел иде. Шунысын да кисәтим: язмам күбрәк акылдан язган кешенең саташуларын хәтерләтә.
Барысы да бер уколдан башланды
Германия хастаханәсендә 4 май көнне иртән анестезиолог наркоз уколы кадап чыгып китте. Үзебездә операцияләр алдыннан андый уколдан соң, палатадан операция бүлмәләренә алып барулары, өстәлгә күчереп салулары, туңып ятуларым, табибларның шприцлар, инструментлар белән мәш килгәне, аралашканнары яхшы истә. Берсендә хәтта шәфкать туташы битемә кислород маскасы киертә башлагач, анестезиологның: «Ашыкма инде, башта йоклап китсен», - дип аны туктатканнары хәтеремдә калган. Бу юлы исә шунда ук «упкынга очканмын», бүлмәдәге ятакта йокыга киттем, дүртенче көнгә реанимация бүлегендә аңыма килдем. Җиде сәгатьлек операция уңышлы узган, әмма реанимациягә күчергәч, үземне артык дуамал тотканга - гел торып утыра, кан тамырыннан системаларны йолкып ата торган булганмын - табиблар өстәмә наркоз бирергә карар кылганнар. Наркоз йокысыннан өч тәүлек узганнан соң гына айнуымның сәбәбе шул.
Уянгач, кызык хәлләр башланды. Күрәсең, шул берничә көн эчендә наркотик баш миенә шулкадәр тискәре йогынты ясап өлгергән, кайда булуымны, операция ясаганнарын, вакытны яхшы аңлыйм, ә күзгә җыен юк-бар күренә, колакка төрле сафсата ишетелә. Ә мин шул барлык уйдырмаларны чынбарлык дип кабул итеп ятам.
8 май
Иртән уянып киттем. Янымда шәфкать туташлары чабышып йөри: йөрәккә тоташтырылган аппаратның күрсәткечләрен карыйлар, кан тамырына кертелгән системаны, борынга киертелгән кислород маскасын рәтләп торалар, вакыт-вакыт күзгә фонарь белән яктыртып, күз карасын тикшерәләр. Аңга килгәч тә, сулауны уңайсызлап торган кислород маскасын салып аттым. Каядыр баш мие түрендә, операциягә кадәрме, ул тәмамлангачмы, табибның: «Бу маска тест сыйфатында гына кулланыла. Теләсәң ки, суларга комачауласа, салып куйсаң да була», - дип әйткән сыман мәгълүмат сакланган. Шәфкать туташлары масканы салганымны күреп, аны киертмәкче булалар, мин аларга, табиб рөхсәт итте, дип аңлатып маташам, карышам. Тегеләр көчләп киертәләр, мин, алар чыгып китүгә, тагын салып атам.
Ничә көн буе ашамыйча тамак ачкан, бер шәфкать туташын үземнең барлы-юклы немецчам белән ашарга сорап тинтерәтә башладым. Табибтан рөхсәт сорагандырмы, ахыр чиктә бу миңа ниндидер салкын каһвә алып килеп бирде. Аны бер-ике йотым эчтем дә, баш әйләнә, күңелем болгана башлады, хәлем китеп яттым. Бераз йоклап алганнан соң, саташулар башланды.
Реанимациядәге күрше ятакка, мин йоклаганда, бер хатынны кертеп салганнар. Бу Гитлерның хатыны һәм ул хастаханәгә липосакциягә (бу сүзнең мәгънәсен аңарчы белми идем - тәндәге артык майны суырту икән) яткан булып чыкты. Шәфкать туташлары никтер аңа «Канцлерша», дип эндәшәләр иде. Бер яшь шәфкать туташы аның кемлеген белмәгәч, ул аны каршына бастырып: «Минем кемлегемне белмисезме әллә? Мин бөек Гитлерның хатыны! Нишләп миңа карата шундый начар игътибар?!» - дип сүкте. Шуннан моның ятагы янына баш табиб, бүлек мөдирләре кереп басты, һәркайсы кулын үбеп чыкты, гафу үтенделәр. Берсенең: «Без Сезнең нәкъ тә безнең хастаханәне сайлавыгыз өчен бик шат. Персоналның ваемсызлыгын кичерә күрегез инде! Чынлыкта, без бит Сезнең исән-сау икәнегезне дә белмәдек. Кызыксынганым өчен гафу итегез: ирегез дә исәнме?» - дип соравына хатын: «Әйе, Аллага шөкер! Безне барысы да үлде, дип уйлады. Без Франциядә бер елга ярында яшеренеп яшәп яттык. Хәзер менә качмасак та була инде. Операцияне ясатырга туган ягыма кайттым», - дип җавап бирде.
Гитлерның хәләл җефетен белмәгән теге яшь шәфкать туташын үз яныма чакырып алып, Германия мәктәпләрендә хәзер ил өчен хурлыклы булган сугыш вакыйгаларын өйрәтмиләрдер, дип уйлап, аңа Гитлерның кем икәнен, Бөек Ватан сугышы турында аңлатырга тотындым. Телне начар белгәч, аннан кәгазь белән карандаш сорап алып, яза-сыза, нәрсәләрдер ясый башладым. Тик барыбер әйтәсе килгәнемә төшендерә алмадым. Ахырдан, аңыма килгәч, әти миңа ул кәгазь битен күрсәтте, биттә ниндидер аңлаешсыз сызулар-бозулар, уртасында «1941-1945» дип язганым гына аңлашыла иде.
Шәфкать туташы гел минем янда гына кайнашкач, Гитлер хатынының ачуы килде, ул ручканы идәнгә төшереп җибәреп, кыздан аны күтәрүен боерды. Кыз, ручканы алып биреп, тагын минем янга килеп кенә баскан иде, теге тагын ручканы идәнгә ташлады. Кыз аның кыланышларына түзеп тормаячагын белдергәч, Гитлер хатыны өлкән шәфкать туташын чакыртып, тегеңә зарланды. Шуннан соң, ул кызны ачуланып, куып чыгарып, безнең арттан күзәтеп тору өчен башка хатынны билгеләделәр.
Кичке якта «Канцлерша»ның хәлен белер өчен башта Гитлерның абыйсы кереп чыкты, аннары оныгы белән Гитлер үзе дә килде. Ул инде картайган, үзе йөри алмый, әмма инвалид арбасында бик җитез хәрәкәтләнә иде. Ә оныгы гел минем ятак янында бөтерелде.
Реанимациядә дә эш турында уйлар баштан чыкмаган, карале, язма өчен нинди әйбәт тема, Гитлерның исән-сау булуы турында белмиләрдер әле, газетабыз өчен сенсация булачак бу, дип эчтән куанып яттым.
9 май
Бу көн бөек Җиңү датасы булганга, ул көнге саташуларым шуңа бәйле булгандыр, күрәсең. Үземнең безгә кайчандыр сугыш игълан иткән илдә булуым да баштан чыкмаган.
Иртән ниндидер тавыш-гаугага уянып киттем. Хастаханә ишеген ике әрмән ир-аты бәреп ачып керделәр дә анда эшләүче персоналга: «Немецлар - дуңгызлар. Сез безнең әти-бабайларыбызны кырдыгыз, йорт-җирләребезне җимердегез, сезнең аркада күпме гаепсез кеше һәлак булды»!» - дип кычкыра, начар сүзләр әйтеп сүгенә башладылар.
Татарстанның Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан тернәкләнү үзәгендә ятканда, шунда мануаль терапия белән шөгыльләнүче бер ир-атның Германиягә эшләргә киткәне турында әйткәннәр иде. Минем саташуларымда ул табиб нәкъ тә шушы миңа операция ясалган хастаханәгә эшкә урнашкан булып чыкты. Һәм ул ярым немецча, ярым русча теге әрмәннәрне: «Без инде күптән немецлар белән татулыкта яшибез. Узган эшкә салават», - дип тынычландыра башлады. Әрмәннәр моның Россиядән күчеп килгәнен белгәч, аңа каршы: «Син сатлыкҗан! Акча өчен дошман илендә эшләп ятасың», - дип ярсый, аңа төкеренә башладылар. Ахыр чиктә, табибларга полиция чакыртырга туры килде, алар әрмәннәрне алып чыгып киттеләр.
Тик озак та үтмәде, тегеләр яңадан әйләнеп кайтып, тагын җәнҗал куптардылар. Тагын полиция чакырттылар, әрмәннәрне тагын култыклап алып чыгып киттеләр. Шулай өч-дүрт тапкыр кабатланды. Соңгы килүләрендә тагын тавышланырга тотынганнар иде, теге Россиядән килгән табиб, ничектер җаен табып, боларны тынычландырды. Алар ниндидер уртак тема табып, коридор утыргычында бергәләшеп әңгәмә корып утыра башладылар. Табиб аларга хастаханәдә Россия гражданнары да дәвалануын, реанимациядә минем ятуымны әйткәч, берсе кереп, минем белән күрешеп тә чыгып китте.
Ул арада Гитлер хатынын операциягә әзерли башладылар. Ике шәфкать туташы кереп аның тәннәрен юды, чәчләрен тарады. Операция бүлмәсенә чишендереп, өскә җәймә каплап кына алып баралар. Гитлерның җәмәгате, коридорда немецларны җеннәре сөймәүче әрмәннәр утырганын белгәч: «Зинһар, операция бүлмәсенә өскә берәр күлмәк киертеп булса да озатыгыз. Тегеләр болай да ярсу, мине алар каршыннан шәрә килеш алып китсәгез, өстәвенә кем икәнемне дә танысалар, исән калуым икеле», - дип сорый башлады. Аның таләбен үтәделәр, тик әрмәннәр аны барыбер танып алды. Гитлер хатынын тизрәк операция бүлмәсенә озаттылар, әрмәннәр тагын котырына башлады. Теге табиб аларны көч-хәл белән куып чыгарды. Әрмәннәр бүтән әйләнеп кайтмады.
Операциядән чыккач, Гитлер хатыны: «Мине бүтән бүлмәгә күчерегез, рус кешесе белән бер бүлмәдә яту минем өчен хурлык», - дип шапырына башлагач, аны башка бүлмәгә чыгарып салдылар. Шуннан соң ул да башка күренмәде. Бушап калган ятакка, сызлануларына түзә алмыйча, гел елап, кычкырып ятучы бер индус ирен яткырдылар. Моның хатыны да көне-төне аның янында булып, төнне махсус аның өчен кертелгән өченче ятакта үткәрә иде.
Шәфкать туташы каһвә белән сыйлаганнан соң, күңел болгануым берничә көн буе дәвам итте. Шул кичне саташуымда бер шәфкать туташы яныма керде дә: «Минем бер туганымның йөрәген кардиостимуляторга (бу сүзнең дә каян башыма килеп кергәнен аңламыйм) алыштырдылар. Ул да гел синең кебек коса иде. Эш шунда: ул ясалма аппарат кеше өнендә чакта гына эшли, йоклаганда туктап тора. Ул эшләмәгәнгә, төнлә организмга әшәке сулар җыела, уянгач, укшыта», - дип сөйләп чыгып китте. Аның сүзләреннән соң, йөрәкне тотып карадым да, күкрәк эченә дөрестән дә ниндидер шакмаклы формадагы әйбер тыгылган; утырып торганда, аның эшләве сизелә, ятып, күзне йомуга, ул эшләүдән туктый сыман тоела башлады (чынлыкта ул йөрәк тибешен тикшереп торучы ябыштырылган датчик булган). Йоклап киткәнче, ни өчен үземнән сорамыйча, йөрәк урынына кардиостимулятор тыктылар икән, бәлки мин ризалыгымны бирмәгән дә булыр идем, ә бәлки аппарат урынына донор йөрәген дә кую мөмкин булгандыр, нишләп алай эшләмәделәр икән, дип борчылып яттым.
Ахырдан үз аңыма килгәч, миңа бернинди дә ясалма йөрәк куелмаганын аңлаттылар. Ә берничә көн буе күңел болгануымның сәбәбе операция вакытында үпкәләрне, ялгыш скальпель эләкмәсен өчен, кысып бәйләп куюларында булган икән. Укшыту үпкәләр үз формаларына кайтып беткәнче дәвам иткән. Аңыма кайткач, йөрәк белән бәйле ул саташуның нидән килеп чыкканын да аңладым. Операциягә кадәр, әле Германиягә киткәнче үк, немец профессоры күкрәк читлегенең, эч куышлыгының томографиясен ясатып җибәрергә кушкан иде. Бу шеш күзәнәкләренең башка эчке әгъзаларга, шул исәптән йөрәккә күчмәгәнме икәнлеген тикшерү өчен кирәк булды. Күрәсең, кардиостимуляторлар белән саташу шул турыда уйлау аркасында тугандыр.
Наркоздан айныгач, барысы да аныкланды, һәр саташуларымның хасил булуларының да төбенә чыктым. Тик аңа кадәр, сәер, хәвефле, куркыныч, кыргый саташулар тулы тагын ике көн бар иде әле…
Дәвамы алдагы пәнҗешәмбе санында

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: