16+

«Ә мин озак яшәргә җыенмыйм. Тизрәк үлсәм, ипотека түлисе булмас иде»

Торак йортларның беренче катында урнашкан сыра эчү урыннары ябылырга мөмкин.

Торак йортларның беренче катында урнашкан сыра эчү урыннары ябылырга мөмкин.

Дәүләт Думасы шундый канун проектын беренче укылышта кабул итте. Аның нигезендә, торак йортларның беренче катындагы мәйданы 20 квадрат метрдан кимрәк булган кафелар ябылыр­га тиеш. Шулай ук, фатир хуҗалары таләп иткән очракта, эшли торган кафе һәм барларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю каралган.

1200 шешә «фанфурик» юк ителгән

Татарстанда исерткеч эчемлек белән агуланучылар саны арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, спиртлы эчемлек кулланудан үлүчеләр дә күбәя. Хәмердән зыян күрүнең ике сәбәбе бар, ди белгечләр. Моның беренчесе – исерткеч эчемлекләрне артык күп күләмдә эчү булса, икенче сәбәп – сыйфатсыз яисә эчү өчен ясалмаган, составында спирт булган продукцияләрне куллану белән бәйле.

Татарстанлылар кайсы төр сыйфатсыз эчемлекне «үз итә» соң? Беренче урында, һәрвакыттагыча, этанол тора. Шулай ук метанол, 2-пропанол белән агуланучылар да бар. Республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина билгеләп узганча, соңгы айларда составында эчәргә ярамый торган спирт булган продукцияне кулланучылар саны арта икән.

Гадәттә, бу зәһәр сыек­лыкка эшсезлектән интегүчеләр яисә бөтенләй дә эшкә йөрмәүчеләр өстенлек бирә икән. Агуланучылар арасында пенсия яшендәгеләр дә бар. Кызганыч, андый очракларның һәр икесе үлем белән тәмамлана. Гомумән алганда, республикада быел 140 кеше хәмер аркасында дөнья белән хушлашкан. Аларның күбесе 35-60 яшьләрдә булуы тагын да куркынычрак. Әлмәт һәм Алексеевск районнарында хәтта төркемле агулану очраклары да булган.

Тиешле органнар сәүдә нокталарын ай саен тикшерсә дә, нәтиҗәләр куандырырлык түгел. Бу нәрсәгә бәйле? Эшсезлек дияр идең, теләге булган кешегә авылда да, шәһәр җирендә дә эш бетмәгән. Акчасызлык дияр идең, аракыга акчаны исерек һәрвакыт таба. Бәлки бу безнең менталитет, битарафлыгыбыздыр? Исерек ярлыгы тагып, кешене сүгү, аның белән сөйләшеп, аңлап, ярдәм кулы сузуга караганда күпкә җиңелрәк бит.

Аракының бәясен дә күтәреп карыйлар. Аңа карап кына эчкечелек кимеми. Кибет киштәсендә кимесә, өстәл астыннан «калкып чыга». Быел гына да 1,2 мең шешә «фанфурик» йолып алынган.

Хикмәт барда булсачы

Без яши торган районда барлар шактый. Гәрчә аларның күбесе торак йортларда урнашмаса да, берсе автобус тукталышыннан ерак түгел, икенчесе – балалар җәмәгать транспортыннан төшеп, мәктәпкә бара торган юлда. Ул иртәнге сәгать 5тән төнге 11гә кадәр эшли. Ничә узсаң да, көн дәвамында анда кеше була.

Беркөнне шундый урыннарда махсус йөреп, кешеләрнең эчү «сәбәпләре»н ачыкларга булдым. Ачылып сөйләшүләренә, гомумән сөйләшүләренә өмет итмәгән идем анысы. Шулай да...

Максимов урамында урнашкан барда өч кенә өстәл буш түгел иде. Һәркайсында икешәр-өчәр абзый гәп­ләшә. Өстәлләрнең берсе янына килеп, рөхсәт сорап утырдым. Яннарына яшь, чиста-пөхтә киенгән, кулына сок тоткан кызга әллә каршы киләселәре килмәде, утырттылар болар мине. Көн кичкә авышкан, биш тулып килә. Шуңа да абзыйларның заводтан эштән кайтып килүләре кайтышлый «ял итүләре» билгеле булды. Озакка сузмадым, соравымны маңгайларына бәреп бирдем: «Ник эчәсез, абзыйлар? – дип сүз башладым. – Инде яшегез дә бара, мондый тормыш алып барсагыз, озак яши алмыйсыз бит», – дип тә өстәдем.

– Ә мин озак яшәргә җыенмыйм да. Тизрәк үлсәм, ипотека түлисе булмас иде. Менә дүшәмбегә кадәр 16 мең салырга кирәк счетка, ә акча юк, – ди үзен Юра дип таныштырган абый.

– Эчәргә бар, ипотекага юкмы?..
– Эчмибез бит без, ял гына итәбез, – монысы Юрага караганда өлкәнрәк тә күренгән, үзен Илшат дип таныштырган абзыйның җавабы. – Менә син таңнан торып заводка бар да, ничә сәгать станок артында басып тор әле! Көн саен! Ничә ел буе! Сиңа җиңел ул, диктофоныңны кабызасың да утырасың атаң яшендәге абзыйларга дәрес биреп. Син минем кадәр яшәп кара әле. Минем кебек яшәп кара!..

Кыскасы, абзыйлар үзләрен исереккә дә, эчкечегә дә санамый булып чык­ты. Барга да көн саен түгел, атнага ике-өч кенә кергәлиләр икән. Хәер, исерек беркайчан да үзен исерек дип атамыйдыр ул. Йә «баш төзәтә», йә аның туган көне, яисә күршесенең оныгы туган... Юра белән Илшат абзыйлар да бу эшләрен әле тиз генә туктатырга җыенмый кебек. Алар бит «исерек» түгел.

Исерек айныса...

Исерекләр хисабына кесә калынайтучылар хәзер аз түгел. Аракы һәм сыра сатып кына түгел, ә шундыйларны дәвалаудан гына да аек акыллылар күпме байый?!

Дәүләт клиникасына мөрәҗәгать иткән очракта, кешене исәпкә алалар. Нәтиҗәдә, нарколог белешмәсе нигезендә, ул кеше хәтта эшкә урнаша алмас­ка да мөмкин. Шуңа да күп­ләр шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итә. Гәрчә андый клиникалар эшчәнлеге нәтиҗәсенә ышаныч зур булмаса да.

Шәхси клиникалар, хә­мергә бәйлелектән котылу өчен, ике юл тәкъдим итә. Берсе – өйдә, икенчесе – клиникада дәвалану.
Өйгә табиб чакырткан очракта, авыруга «капельница» куялар һәм шул рәвеш­ле организмны чистарталар. Мондый ысул 2 мең сумнан алып, 4,7 мең сумга кадәр, ә кайбер клиникаларда тагын да кыйммәтрәк. Күбрәк бу ысулдан «запой»дан чыга алмый интегүчеләр файдалана, дип аңлатты миңа табиб.

Шулай ук клиникада дәваланырга була. Анда шулай ук уколлар һәм организмны чистарту өчен «система» куела. Дәвалау­дан тыш, биредә өч тапкыр ашату каралган. Палаталарда чәй һәм аның янында печенье, конфет тора. Юыну өчен барлык шартлар да каралган. Өстәвенә, биредә телевизор карарга, китап укырга була. Психолог яисә психиатр ярдәме кирәк булса, өстәмә түләү хисабына, аларның хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин. Стационарда психологка – 1,5 мең сум, өйгә чакырганда, 2 мең сум түлисе. Мондый клиникада дәвалану исә көненә 5 мең сум, өстәп дәвалану курсы өчен түләүдән гыйбарәт булачак.

Кыскасы, ике-өч көн клиникада дәвалану якынча 20 мең сумга төшә.
...Юра белән Илшат кебек айнык исерекләрнең Россиядә ничәмә-ничә дистә икәнен төгәл генә белүче дә юктыр. Алар айнымас та. Чөнки ил айныса, аракыны кемгә сатарлар да ничек акча эшләрләр? Барларны ябып тормыйк мәллә?!.

Статистик мәгълүматларга караганда, узган елның 8 аенда Татарстанда 331 кеше сыйфатсыз исерткеч эчемлек белән агуланган. Быел исә мондыйлар саны 368не тәшкил иткән. Узган елга караганда, агулану очрагының 11 процентка артуы күзәтелә.  Араларында үлүчеләр дә бар – быелның 8 аенда узган елның шушы вакыты белән чагыштырсак, дөнья куючылар саны 28 процентка күбрәк.

Лилия МИНСАФИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading