16+

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны королен Россиягә кунакка чакырды

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны королен Россиягә кунакка чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләрендә. Эр-Рияд халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстаны Корольлекләрендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы даими вәкиле Олег Озеров, Эр-Рияд провинциясе губернаторы принц Фейсал бен Бандар, Согуд Гарәбстаны Корольлекләренең сәүдә һәм инвестицияләр министры, Россия Гарәбстан хөкүмәтара комиссия рәистәше Маҗид Аль-Кассаби каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов, Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында, Ике Изге урынны саклаучы, король Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Очрашу барышында Татарстан Президенты Салман ибн Габдел -Газиз Әл-Согудны республиканың икътисади хәле, сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре, ислам кануннарына туры килгән партнерлык банкингы системасын кертү турында сөйләде. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары белән таныштырды. Рөстәм Миңнеханов корольгә KazanSummit халыкара форумын Россия һәм ислам илләре арасында хезмәттәшлеккә төп мәйдан итеп тәкъдим итте. Очрашуның азагында Рөстәм Миңнеханов корольгә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга кунакка чакырды.
- Без Татарстан эшлекле делегация вәкилләре һәм хаҗ кылучыларга күрсәтелгән игътибарга бик рәхмәтле. Безнең элемтәләр Татарстан мөселманнары диния нәзарәте өлкәсендә дә, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсендә үсеш кичерүе куандыра. Сезнең белән очрашу мөмкинлеген тудырган өчен тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм, - дип, Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның да корольне Россиягә чакыруын әйтте.
Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов - «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе. Милләтара һәм диниара хезмәттәшлек Россия дәүләтчелегенең нигезен тәшкил итә, һәм Татарстан - моның ачык мисалы. «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту буенча дәүләт эшлеклеләренең, экспертларның, галимнәрнең уртак тырышлыгын берләштерү өчен, фикер һәм тәҗрибә алмашу, халыкара мәсьәләләрне хәл итү өчен мәйданчык булып тора. "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме эшчәнлегендә Согуд Гарәбстаны вәкилләре дә катнаша.
Хәзергә ике утырыш үткәрелгән. Киләсе очрашуны әлеге елның май аенда уздыру каралган. Ул Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә үтәчәк. Киләсе очрашу урыны дип Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан Ислам хәзмәттәшлеге оешмасы штаб-фатиры карала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading