16+

Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашуы хакында: «Дөньяда татар факторы үсә»

Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашуы хакында: «Дөньяда татар факторы үсә»

Бу очрашу Татарстанның дөнья мәйданына чыгуын раслый. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашуының әһәмиятен шулай бәяли.

Искәртеп үтик, бүген Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән рәсми очрашуы узды.

"Икенчедән, республика Президентының искиткеч активлык белән шушы мөмкинлекләрдән файдалануын билгеләп үтәргә кирәк. Өченчедән, бу факт моның Россия өчен бик тә кирәк гамәл булуы турында сөйли", - дип бәяләде бу вакыйганы сәясәтче.

"Әгәр дә шушы рәвешле Татарстан Россиягә якын һәм ерак көнчыгыш илләре белән якынлашуда үз ролен арттыра тора икән, димәк, Татарстанның мөмкинлекләре дә арта. Россиядә һәм дөньяда татар факторы үскәннән-үсә дигән сүз бу, шулай була күрсен һәм шулай дәвам итсен дип әйтә алабыз", - ди Индус Таһиров.

Сәясәтче, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бу очрашуга карата үз фикерен белдереп: "Әлбәттә, бу Рөстәм Миңнехановның абруе турында сөйли. Аны кайсы илгә барса да кабул итәләр. Аннары Ислам мәсьәләсе бунча да бүгенге көндә бөтен дөнья хафалана бит. Бәлки, шул мәсьәләдә дә сөйләшү булгандыр. Татарстан ислам дөньясында үзен күрсәтә. Кайвакыт Владимир Путин (Россия Федерациясе Президенты - Т. И. искәрмәсе) да Рөстәм Миңнеханов аша фикерен җиткерә. Миңнеханов кайбер урыннарга аның исеменнән дә барган кебек була", - диде.


Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading