16+

Мини-футбол мәйданы төзелә

Мэр Илсур Метшин апрель аенда башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары халкы белән очрашканда Сыртланова урамындагы скверны төзекләндертергә вәгъдә биргән иде.

Мини-футбол мәйданы төзелә

Мэр Илсур Метшин апрель аенда башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары халкы белән очрашканда Сыртланова урамындагы скверны төзекләндертергә вәгъдә биргән иде.

«Бу скверга инде 30 елдан артык. Биредә берничә буын уйнап үсте. Балалар каникулларының бер өлешен шушы мәйданчыкта уйнап үткәрерләр, дип әйткән идек. Сүзебездә торачакбыз», - диде шәһәр башлыгы кичә эшләрнең барышын тикшерергә чыккан вакытында. «Зилант» спорт комплексы янәшәсендәге сквер июль ае башларына төзекләндерелеп бетерелергә тиеш. Эш сәфәрендә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илгиз Фәхриев, «Горводзеленхоз» МУП директоры Роза Җаббарова, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов катнашты. Скверда күп шөгыльләрне үз эченә алган спорт мәйданчыгы, ял зонасы, кече архитектура сыннары булачак, сукмаклар салыначак, утлар куелачак. 5-6 июль көннәрендә Мэр Кубогына «MIK Street Workout» Казан чемпионатын шушы сквердагы спорт мәйданчыгында оештыру күздә тотыла. Воркаут - спортның яңа төре, ул Россиядә абруй яулый бара. Аның белән теләсә кайда шөгыльләнергә мөмкин, төп корылмалар - турник һәм борыс.
Мэр Илсур Метшинның кушуы буенча, сквер корылмалары видеокамера күзәтчелегендә тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading