Кукуруз һәм көнбагыш кырларыннан кала, республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданнары инде корылыктан зыян күргән. Шөкер, әлегә көеп яраксызга чыккан мәйданнар юк. Шулай да иген кырларының уңдырышлыгы шактый кимегән. Бар өмет - яңгырларда. Синоптиклар якын көннәрдә кыска вакытлы гына булса да яңгырлар вәгъдә итә анысы.
Республика премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта белдергәнчә, быел бөртеклеләрнең рекордлы уңышына өметләнеп булмаса да, яңгырлар уңышны саклап калырга ярдәм итәчәк.
Бу язда дым запасы яхшы булуга карамастан, июнь башына сөрү катламында аның запасы 10 мм дан да азрак калган, ә бу чик нокта санала. Барысына да майның эссе көннәре сәбәпче. Майда суммар температура коры килгән 2010 ел дәрәҗәсенә якынлашкан.
Бүген республиканың 41 районында (Актаныш белән Минзәләдән башка) корылыкка бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Соңгы берничә елдагы корылык игенченең характерын чыныктырса да, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник, финанс хәлен ныгыта алмый. Республика күләмендә дистәләрчә млрд тонна тулай продукт алынмый кала, икътисади тотрыклылык та какшый, чыгымнар да акланмый. Быел, мәсәлән, язгы кыр эшләренә генә дә республикада 12 млрд сумнан артык чыгымнар тотылган. Сезон дәвамында кыр эшләренең тулы чыгымы 27 млрд сумга якынлаша.
- Корылыкка каршы күрелгән һәртөрле чаралар аннан котылу юлы түгел, килеп туган вазгыятьне йомшарту чарасы гына. Көндәшлеккә сәләтле булып калсын өчен, авыл хуҗалыгын масштаблы модернизацияләргә кирәк. Сүз технологик куәтләрне арттыру турында гына түгел, күпьеллык үләннәрне даими яңартып тору, корылыкка чыдамлы сортларны игү, дым саклау технологияләре турында да бара, - дип ассызыклады аграр министр.
Марат Әхмәтов соңгы елларда корылык йогынтысын беркадәр киметергә дым саклау технологияләренең ярдәм итүенә аерым басым ясады. Ул үз эченә тирән сөрү технологияләрен куллануны, пар җирләре белән нәтиҗәле эшләүне дә ала. Корылыкка чыдам культуралар игүгә дә игътибар арткан. Бүген алар республикадагы сөрү җирләренең яртысын били.
Көньяк культуралары саналган кукуруз, көнбагыш, рапс бүген республиканы җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итүгә дә гарантия булып тора.
- Кышка терлек азыгы җитмәс дип борчылырга кирәкми. 220 мең гектар мәйданда кукуруз яхшы гына шытым бирде, 80 меңнән артык мәйданда рапс, 60 мең мәйданда көнбагыш игелә, - диде Марат Әхмәтов.
Ул шул ук вакытта хуҗалыкларны барлык ысулларны кулланырга, күпьеллык үләннәрне әзерләүгә тиешле игътибар бирергә чакыра. Инде күпьеллык үләннәрне беренчел чабуга керешкәннәр. Быел терлек азыгы әзерләү темплары узган елга караганда яхшырак бара. Алдагы атна, министр ассызыклаганча, печән һәм сенаж әзерләү буенча иң кызу чор булачак. Июньнең бер көне кышның биш көнен туендырырлык булсын, дигән бурыч куелган. Министр ышандыруынча, республиканың кышка кимендә 5 млн тонна сусыл-тупас терлек азыгы әзерләү мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар