Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының VI томын тапшыру тантанасында билгеләп үткәнчә, фондка ярдәм итүчеләр бик күп, иң өлкән хәйриячегә 103 яшь булса, иң яше исә - яңа туган сабый. Балалары исеменнән әти-әнисе фондка хәйриячелек ярдәме күрсәткән. Алты ел дәвамында фондка булышлык күрсәтүчеләрнең саны 48 меңгә җиткән. Хәйриячеләр арасында депутатлар да, оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә, сәнгать кешеләре дә, гади авыл халкы да, гомумән, әлеге эшкә бөтен гаиләләре белән алынган татарстанлылар да бар. Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр дә читтә калмаган.
- "Болгар" музей тыюлыгы белән "Зөя" утрау шәһәрчеген торгызуның никадәр мөһим булуын без әле хәзер генә тоя башладык. Халык та тоя моны, үзләренең тарихын, мирасын барлый башлады. Аларны торгызуга үзләреннән зур өлеш кертә. Бу исә безне тагын да яхшырак итә, күңелләребезне чистарта. Әлеге зур эшкә кайчан да булса тотынырга кирәк иде, без аны тормыш нормасына әйләндерергә тиешбез. Тарихи һәйкәлләрне торгызу ул киләчәк буын алдындагы бурычыбыз да. Болгар белән Зөяне күрергә туристлар да атлыгып тора. Моннан биш ел элек Болгарда 50 мең турист кунак булса, узган елны 350 мең булган. Зөядә 7 мең кеше булып китсә, үткән елны аларның саны 260 меңгә җиткән. Бергәләшеп тотынганда, барысын да булдыра алабыз икән бит. Рәхмәт сегә, - дип мөрәҗәгать итте залда утырган хәйриячеләргә Минтимер Шәймиев.
Бүләкләнүчеләр арасында "Майский" теплица комбинаты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илшат Ганиев та бар.
- Узган ел республикада Парклар һәм скверлар елы иде. Казанда гына түгел, район җирләрендә дә яңа парклар төзелде. Әлеге эштә предприятиеләр дә актив катнашты. Без дә Зөя шәһәрчегендә без сквер торгыздык. Җәй башында эшли башлаган идек, сентябрьдә агачлар утыртып, кулланылышка да тапшырдык. Ул Зөядәге иң матур скверларның берседер дип ышанабыз. Осиново бистәсендә балалар бакчасы һәм урта мәктәп янындагы территорияне яшелләндердек, чәчәкләр утырттык, балаларга төрле спорт җиһазлары урнаштырдык. Җәй көне генә түгел, кышын да балалар анда рәхәтләнеп уйный, ял итә. Алар өчен шугалак та ачтык. Болар барысы да район халкы өчен эшләнде, скверлар, мәйданчыклар буш тормый, гел халык белән тулы. Шуларны күреп без дә сөенәбез, - ди ул.
Хәйриячеләр китабына лаек булган "Идел-Урал" инвалид-спортчылар хәйрия фонды рәисе Ракит Әбделмәнов сүзләренчә, "Яңарыш" фонды белән алар биш ел эшли.
- Шушы чор эчендә республиканың 42 районында булырга өлгердек. Районнарга барып. концертлар куябыз, шулардан кергән акчаның бер өлешен Болгар һәм Зөяне торгызуга кертәбез. Инвалидларның китапларын, алар ясаган картиналарны сатып кергән акчаны да шунда тапшырабыз. Бу зур акчалар түгел, әмма чын күңелдән эшләнгән шул кечкенә генә ярдәмебез, шундый зур эшкә үз өлешебезне кертә алуыбыз өчен дә шатланабыз. Биш ел дәвамында "Яңарыш" фондына 187 мең сум акча күчердек, - дип сөйләде безгә Ракит Әбделмәнов.
Комментарийлар