16+

Мәктәп «капкасы» ачыла: Казанда 16 556 малай белән кыз беренче сыйныфка керәчәк

Укучы балаларның «Ура!» кычкырышып, җәйге каникулга сибелешүләре әле кичә генә кебек. Вакыт тәгәрмәче аска да, үргә дә тоткарлыксыз тәгәри шул, инде август та узып бара. Август ае инде ул – мәктәп «капкасы».

Мәктәп «капкасы» ачыла: Казанда 16 556 малай белән кыз беренче сыйныфка керәчәк

Укучы балаларның «Ура!» кычкырышып, җәйге каникулга сибелешүләре әле кичә генә кебек. Вакыт тәгәрмәче аска да, үргә дә тоткарлыксыз тәгәри шул, инде август та узып бара. Август ае инде ул – мәктәп «капкасы».

Казанда быел «Салават күпере», «Светлая долина» торак комплексларында һәм Минск урамында яңа төзелгән мәктәпләр тәүге мәртәбә ишекләрен ача.

– Азинода быел I сыйныфка 700 бала килә, ә киләсе елда биредә «беренчеләр» инде 900 булачак. Шактый ата-аналар, гәрчә «Салават күпере» микрорайоныннан фатир ачкычы алсалар да, анда мәктәп булмаганлыктан, күченмәгәннәр иде. Быел бу мәсьәлә хәл ителде. Өч мәктәп тә заманча, матур, якты, уңайлы, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Без әлеге мәктәпләрдә 1 сентябрьдә кыңгырау чылтыраганын көтәбез, – диде мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов чыгышында әйтелгәнчә, быел Казанда I сыйныфка 16 556 малай белән кыз килә. Физик мөмкинлекләре чикле булган 45 бала мәктәпкә әзерләнә, мәктәпләрдә алар өчен мөмкинлекле мохит тудырылган.
Быел янә 3 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы бинасы капиталь ремонтланган, ә 163 бинага агымдагы төзекләндерү үткәрелгән. Шәһәрнең 185 мәктәбе «Чәчәк атучы Казан» проектында ел саен катнаша, ягъни янбакчаларына һәм мәктәп каршындагы мәйданга чәчәкләр утырта.

– Яңа уку елына башлангыч сыйныфларга – 50, математикадан – 20, рус теленнән – 10 һәм физикадан 6 укытучы кирәк әле, – диде Илнар Һидиятов.

Сан

Казанда мәктәп укучылары 128 меңнән артык, узган елгыдан 8 меңгә күбрәк. Укытучылар 17 мең, шуларның 200е – яшь белгеч. Мәгариф учреждениеләре – 513, алар карамагында 605 бина.

Кем мәктәпкә, кем бакчага

Казанда мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә 71 мең бала йөри. Быел 16 мең сабый бакчага тәүге мәртәбә киләчәк. Сентябрь – балалар бакчалары өчен дә «яңа уку елы».
– Өч яше тулган сабыйлар урын белән тәэмин ителә, ләкин өч яшькә якынлашканнарны да бакчага китерергә теләүчеләр бар. Әйтик, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туганнар арасында 122 сабый чиратка яздырылды. Идел буе белән Совет районнарында хәзергә бакчаларда урын җитми, – диде Илнар Һидиятов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading