16+

Мәктәпкә җыенабыз

Җәйнең соңгы ае августның да уртасы килеп җитте. Бу чорда балаларын мәктәпкә җыендыручы ата-аналар арасында үзенә күрә бер җанлану сизелә башлый. Балага мәктәп формасы алырга, уку кирәк-яракларын хәстәрләргә кирәк. Шул максат белән берәүләр базарга барса, икенчеләр кибеткә юл тота. Ә кемдер икесенә дә барып, иң элек андагы бәяләрне өйрәнә.

Мәктәпкә җыенабыз

Җәйнең соңгы ае августның да уртасы килеп җитте. Бу чорда балаларын мәктәпкә җыендыручы ата-аналар арасында үзенә күрә бер җанлану сизелә башлый. Балага мәктәп формасы алырга, уку кирәк-яракларын хәстәрләргә кирәк. Шул максат белән берәүләр базарга барса, икенчеләр кибеткә юл тота. Ә кемдер икесенә дә барып, иң элек андагы бәяләрне өйрәнә.

Бик тиздән уку елы башланачагын Колхоз базарына төшүчеләр дә сизми калмый. Анда мәктәпкә кирәкле бар нәрсәне дә тәкъдим итәләр. Рюкзаклар, портфельләр сатыла торган нокталар аеруча күп. Бәяләренә килгәндә, алар төрлечә: 400 сумнан башлап 1300 сумга кадәр. 400 сумлыклары Кытайда җитештерелгән. Сатучы Наҗиянең сүзләренә караганда, аларның сыйфаты 1000 сумлыклардан күпкә калыша. «Замоклары тиз ватыла, каптыргычлары пластик булганга, озакка чыдамый. Кыш көне алар катып та китә», - ди ул. Кыйммәтлерәкләре плащ материалыннан тегелгән һәм алар зуррак та. Мондый рюкзакларны үзебездә тегәләр икән. Кайсыларын күбрәк алалар соң, дигән соравыма Наҗия, әти-әниләр балаларына кыйммәтлерәген алырга тырыша. Бер уку елына берничә арзанлы рюкзак алу кыйммәткәрәк тә төшә әле, ди. Әлегә сатып алучылар артык күп түгел, киләсе атнага күпләп сатарбыз, дигән нияттә тора сатучылар.
Рюкзак сайлаганда, аның ортопедлысына өстенлек бирегез. Баулары берәү түгел, ә ике булуы шарт. Алар киң һәм көйләнә торган булсын. Рюкзакның тукымасы нык (әйтик, нейлон) һәм су үткәрми торганы әйбәт. Кар яки яңгыр яуганда да рюкзак эче коры тора, пычранган очракта аны юарга мөмкин. Рюкзакта шулай ук яктылыкны кире кайтара торган полоскалар булу мөһим. Бу баланың юл чыкканда куркынычсызлыгы өчен кирәк. Рюкзакны сатып алганда, аны балага кидереп карагыз. Юкса кайбер балаларда ул аркада түгел, ә бил астында йөри. Авырлыгы да 500-700 граммнан артмасын. Баланың буй озынлыгы 120 см га кадәр булса, рюкзакның горизонталь моделен, ә 130 см дан артыграк булганда вертикаль төрен алыгыз.
Мәктәп формалары, гадәттәгечә, кара, коңгырт, зәңгәр, караңгы соры төстә. Кызлар өчен блуза - 300-500, итәк - 500-600, сарафан - 700-800, жилет-юбка - 1500, астарсыз пиджак - 750, астарлысы 950-1100 сум тора. Комплект итеп алганда, якынча 2000 сумга төшә. Кечкенә малайларга күлмәк - 300-350, олыракларга 550-600 сум сорыйлар. Тройка дигәннәре, ягъни пиджак-жилет-чалбарның бәясе - 1700 сум. Егетләргә чалбарны 700гә дә, 1200гә дә алып була. Сатучы Алиянең сүзләренә караганда, аска таба тараеп киткән чалбарны яратып алалар икән. Галстук алырга теләсәгез, 150 сум, ә кызларга бантик өчен 50-200 сум түлисе була. Егетләргә ботинка - 600-700, кызларга туфлиләр 500дән башлап.
Мәктәп формасының нинди материалдан тегелгән булуы белән кызыксынырга иренмәгез. Гадәттә, табигый материал яхшы сулый, әмма ул бик тиз бөгәрләнә һәм туза. Шуңа да берничә төр тукыма кушылганын сайлагыз. Ягъни аның яртысы мамык яки йон тукыма, ә калган яртысы синтетикадан тегелгән булсын. Тик синтетика күлмәк һәм блузкаларда 30-35, пиджакларда 50 проценттан да артык булырга тиеш түгел. Пиджакның астары вискозадан булса яхшы, чөнки ул дымлылыкны яхшы сеңдерә. Буяуга манылган тукыма блуза яки күлмәкне пычратмасын дисәгез, пиджакны һәм аның астарын ак төстәге коры салфетка белән ышкыгыз, салфетка чиста калса, алырга була. Кулыгыз белән астары астындагы детальләрне дә тотып карагыз. Сыйфатсыз киемдә, гадәттә, алар булмый. Шуңа да пиджакларның кесәләре салынып төшә. Сезнең алдыгызда сыйфатлы киемме-юкмы икәнлеген аның җитештерүчесе, тукыма составы, юу һәм чистарту турындагы тәкъдимнәр язылган ярлыгы булу да күрсәтә. Ярлык үзе тукымага тегеп куелган булсын, юкса аны булавка белән эләктереп кенә дә куялар.
Спорт костюмын 1 сыйныфка баручыларга 500 сумга да табарга була. Олыларга 800 сумнан 3000гә кадәр. Кроссовкилар 400 сумнан 600гә кадәр. Аларны сатучы Лена, ата-аналарга хәзердән үк алыгыз, дип киңәш итәм. Әлегә сайлау мөмкинлеге күп. Ә соңга таба кечкенә размерлар калмый, кайсы ошый, шунысын түгел, ә нәрсә бар, шуны ала башлыйлар, ди ул.
Базардан ерак түгел генә урнашкан кибеткә кереп, андагы бәяләр белән дә кызыксындым. Алары, әлбәттә, базардагыларга караганда, матуррак һәм сыйфатлырак. Бу бәядә дә чагылмый калмый. Малайларга пиджак-чалбар - 2300, олыларга 2700-3100 сум тора. Жилет аерым сатыла, бәясе - 750 сум. Галстукка да акчаны күбрәк чыгарып бирәсе була, аларның бәяләре - 350, кечкенәләрнеке - 200 сум. Кызлар өчен тәкъдим ителә торган мәктәп формаларының ниндие генә юк. Коңгырт төстәге күлмәк, ак һәм кара алъяпкычтан торган комплект кечкенә кызларга - 2700, олыларга 3400 сумга төшә. Блуза 500дән 1000 сумга кадәр. Кечкенәләргә сарафан - 1450, олыларга - 1600 сум.
Ә канцелярия товарларына килгәндә, аларның бәяләре кибеттә дә, базарда да бертөрлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading