16+

Мәктәпләрдә эш кайный

Казанда бу җәйдә 25 мәктәпне капиталь төзекләндерү каралган, инде шактый эш башкарылган, ләкин тулы күләмдә башкарып чыгу өчен, тагын 124 миллион сум акча кирәк.

Мәктәпләрдә эш кайный

Казанда бу җәйдә 25 мәктәпне капиталь төзекләндерү каралган, инде шактый эш башкарылган, ләкин тулы күләмдә башкарып чыгу өчен, тагын 124 миллион сум акча кирәк.

Капиталь төзекләндерү барышында бинаның түбәсе һәм керү өлешләре яңартыла; тәрәзәләр һәм эчке ишекләр алмаштырыла; санитар бүлмәләр төзәтелә; су һәм җылылык үткәргечләре, канализация челтәре яңадан сузыла. Моңа өстәп, «2011-2015 елларга исәпләнелгән уңайлыклы мохит» программасы буенча башкалада 6 мәктәпкә югары катларга күтәргеч механизмнар да көйләнеләчәк.
- Быелгы төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 522,03 миллион сум акча күчерелде. Әмма эшкә тотынгач, бу чыганакларның җитмәячәге ачыкланды. Биналар нык искергән, - диде шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин мэриядә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Шунлыктан, шәһәр җитәкчелеге, ярдәм сорап, республика Премьер-министры Илдар Халиковка мөрәҗәгать итәргә булды.
Биш елга исәпләнелгән программа кысаларында, 30 елдан күбрәк файдаланылучы 133 мәктәпнең барысын да төзекләндереп чыгу ниятләнелә.
Татарстанда исә бу җәйдә 159 мәктәп капиталь ремонт исемлегенә кертелгән, барлыгы 787 мәктәп бинасы яңартуга мохтаҗ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading