16+

Мәктәпләргә акча бирергә ярый да, ярамый да

Һәр елның 9 декабре Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Мексиканың Мерида шәһәрендә 11 ел элек коррупциягә каршы БМО Конвенциясе кабул ителгән.

Мәктәпләргә акча бирергә ярый да, ярамый да

Һәр елның 9 декабре Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Мексиканың Мерида шәһәрендә 11 ел элек коррупциягә каршы БМО Конвенциясе кабул ителгән.

«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов шушы дата уңаеннан төрле чаралар планы гамәлгә ашырылачагын әйтте. Мәсәлән, министрлыклар һәм ведомстволар коррупциягә каршы эшчәнлекләре белән таныштырачак. Эстафетаны республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима башлап җибәрде. Ул иң беренче чиратта министр Энгель Фәттаховның мәгариф учреждениеләрендәге акчаларның максатчан тотылышын каты күзәтчелеккә алганлыгын искәртте.

- Мәктәп директорының яки укытучының укучылардан һәм ата-аналардан турыдан-туры акча җыярга хокукы юк. Ләкин, әгәр ата-аналар комитеты мәктәпкә ярдәм йөзендә акча җыешу турындагы карарга килә икән, ул очракта ирекле рәвештә акча бирергә мөмкин. Әмма һәр гаиләнең дә финанс мөмкинлекләре бер үк дәрәҗәдә түгел, - диде Лариса Сулима.

Татарстан хөкүмәтенең «Алгарыш» грантлар программасы кысаларында 2006 елдан башлап 3137 укытучы һәм студент Германия, Франция, АКШ, Сипгапур университетларына республика бюджеты хисабыннан укырга җибәрелгән. Республикага кире кайтмыйча чит илдә калу очраклары күзәтелгәнлектән, административ чара кулланыла башлаган. «Алгарыш» программасы буенча укырга китеп, чит илдән кайтмаган дүрт кешедән 2 миллион 544 мең сум бюджет акчасы кире алынган. Тагын 23 «акыллы баш»ка карата шундый ук административ эш кузгатылган.

Мәгариф учреждениеләрендә мәҗбүри акча җыю очраклары күзәтелсә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына (843) 294-95-33 телефоны аша хәбәр бирергә була. Әлеге элемтә атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли, ә 8-937-286-05-89 номерлы кәрәзле телефоннан тәүлек дәвамында хәбәр тапшырырга мөмкин.

Быелның 15 октябренә кадәр министрлыкка 296 мөрәҗәгать кергән, шуның 57се акча җыюга кагылышлы. Балалар бакчаларына урнашудагы «электрон чиратны» Чаллы шәһәрендә, Тукай районында бозу очраклары теркәлгән.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading