16+

Мобиль коллыктан котылабыз

Агымдагы елның 1 декабреннән абонентлар, кәрәзле элемтә операторын алыштырганда, элеккеге номерларын саклап кала алачак.

Мобиль коллыктан котылабыз

Агымдагы елның 1 декабреннән абонентлар, кәрәзле элемтә операторын алыштырганда, элеккеге номерларын саклап кала алачак.

Моның турында инде узган елны ук сөйли башлаганнар иде. Ниһаять, бу көнгә җитәргә күп калмады. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев «РФ электр элемтәсенең бердәм челтәре нумерациясе ресурсларын куллану Кагыйдәләренә үзгәреш­ләр кертүне раслау ту­рында»гы карарга кул куйды. Әлеге кагыйдә 2013 елның 1 декабреннән үз көченә керә. Кулланучылар өчен бу, әлбәттә, сөенечле яңалык. Номерны саклау хезмәте 100 сум торачак. Бер челтәрдән икенчесенә күчкәндә, алмаштырып торганда шуның кадәр түләргә кирәк булачак.
TelecomDailu мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Денис Кусков хәбәр иткәнчә, хәзер әллә никадәр SIM-карта алырга кирәк булмаячак. Кеше бер номерга бәйләнгән һәм, теге яки бу кәрәзле элемтә операторыннан канәгать булмаса да, аны югалтасы килми. Кагыйдә үз көченә кергәч, ул инде үзенә ошаган һәм арзан дип тапкан оператор хезмәтеннән файдалана ала. Шул ук вакытта элеккеге номеры да саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading