16+

«Монда нинди уен булсын ди инде!»

(Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» китабыннан өзек) Газетабызның узган елгы саннарында «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» дигән китаптан өзекләр бастырган идек. Шуннан соң, әлеге китап белән таныштыруны дәвам итүне сорап, укучыларыбыздан күпсанлы хатлар килде. Аларның үтенечен канәгатьләндерү нияте белән, әлеге китаптан янә өзекләр бирә башлыйбыз. Редакциядән.

«Монда нинди уен булсын ди инде!»

(Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» китабыннан өзек) Газетабызның узган елгы саннарында «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» дигән китаптан өзекләр бастырган идек. Шуннан соң, әлеге китап белән таныштыруны дәвам итүне сорап, укучыларыбыздан күпсанлы хатлар килде. Аларның үтенечен канәгатьләндерү нияте белән, әлеге китаптан янә өзекләр бирә башлыйбыз. Редакциядән.

- Каршы килмәсәгез, сөйләшүебезне отставкага китүегездән башлар идем. Бу - фаҗигале мизгел. Ничек, нәрсә булды дип сорамыйм, Сез аның фабуласын күп тапкырлар инде матбугатта бәян иттегез. Шулай да «сәхнә артында» нәрсә булуы кызык. Миңа калса, отставкагыз бик үк ихтыяри булмады кебек. Минем уйлавымча, Медведев тагын бер срокка калырга тәкъдим иткән булса, Сез риза булыр идегез шикелле. Медведевтан тәкъдим булмагач, үз кандидатурагызны кире алуыгыз турында белдердегез. Бу гипотеза шуңа нигезләнә: Сезнең фамилия бит кандидатлар исемлегенә беренче итеп кертелгән иде. Китү турында карар алдан кабул ителгән булгач, нигә исемлеккә керергә һәм нигә соңрак үз кандидатурагызны алырга иде?
- Соңрак аңлатырга туры килгәнгә, билгеле, минем хәлем катлаулы. Чынлыкта ул болай булды. Беренче тапкыр мин отставкага китү мәсьәләсен әле 2004 елда ук, губернаторларны сайлау бетерелгәч күтәргән идем. Йомшак кына итеп әйткәндә, миңа бу мәсьәлә бик бәхәсле тоелды. Без, мәсәлән, башка төбәкләр кебек, үз Конституциябездән Президент сайлауларына кагылышлы маддәләрне алып ташламадык, ә аларны бары туктатып кына тордык. Моның озакка сузылачагына ышанмадым. Фәрит Мөхәммәтшин да шундый ук фикердә иде.
- Сез хаклы булып чыктыгыз.
- Әйе, хаклы. Ул вакытта шикләрем зур иде һәм мин Путинга мөрәҗәгать иттем. Мин һәрвакыт сайланып килдем, бернинди дә проблемалар булмады. Мин аңа: халык мине, ничек бар - шулай кабул итә, һәрвакыт туган җиремдә хезмәт итәм, моның кадерен дә, үземә булган мөнәсәбәтнең кадерен дә беләм, ни өчен мин хәзер билгеләнеп куела торган кеше булырга, сайлаулардан курка торганнар белән бер сафка басарга тиеш әле, дидем. Ул вакытта Путин: «Минтимер Шәрипович, үтенәм, билгеләнеп куелуга ризалык белдереп, гариза языгыз. Сез безгә, Татарстанга кирәк, билгеләп куюга риза булуыгызны үтенәм», - диде. Ул әле өстәп тә куйды: әйдәгез, әнә тегендә пресса, Президент кулы - чыгыгыз да минем тәкъдимне кабул итүегез турында хәбәр итегез. Мин сүзен-сүзгә җиткерәм.
- Ә беләсезме, ни өчен тәнкыйтьчеләр (мин дә шуларның берсе) бу мәсьәләдә Сезгә бик үк ышанып бетмәде?
- Әлбәттә, чамалыйм. Моңа минем биографиям этәрә. Мин һәрвакыт хакимияттә булдым, хакимияттән башка яшәүнең нәрсә икәнен белмәдем. Бу - минем эшем. Күз алдына китерә аласызмы: институтны тәмамладым, 9 ай гади инженер булып эшләдем һәм шуннан башланды инде, һәрвакыт үргә генә мендем. Бервакытта да әллә ни уйланганым булмады: яңа участок һәм барысы - бара да бара. Отставкага җибәрүләрен үземнең сорый алуыма, шулай булгач, ничек ышанырга инде?
- Сезнең карьерагыз бик бәхетле, шома гына бара.
- Әйе, шома. Шулкадәр тигез, аңлыйсызмы...
- Егылулар да, зигзаглар да булмаган, төрмәгә дә утыртмаганнар, хәтта тикшерү эшләре дә башламаганнар.
- Юк, бер тапкыр тикшерү эшләре башладылар.
- Ә, ГКЧПдан соң, хәтерлим. Тик без бераз читкәрәк киттек. 2004 елда, Сез Путинга мөрәҗәгать иткәндә, калырга тәкъдим итәр дип көткән идегезме? Борис Годуновтагы кебек, монда да уен мизгеле булмадымы икән, аның тәхеткә менүен өч тапкыр үтенгәннәр бит. Сез чыннан да отставкага әзер идегезме?
- Әйе, әзер идем. Ихластан әйтәм моны. Монда нинди уен булсын! Ул вакытта миңа инде 64 яшь иде, өйдәгеләр дә ялга чыгарга үгетләделәр.
- Ә 2010 елда?
- Әле алданрак, 2009 елда, без Примаковның 80 яшьлек юбилеенда очрашкан идек. Примаков, аның хәләл җефете, Валентина Матвиенко, Лавров, Путин һәм мин бер өстәл янында утырдык. Мин ераккарак утырмакчы идем, Путин: әйдәгез, безнең белән, дип чакырды. Өстәл янында утырабыз, котлаулар барганда, Путинга әйттем: теге чакта калырга сорадыгыз, мин калдым һәм үкенмим, ләкин бу ахыргы срок, мин китәргә җыенам, дидем. Ә ул: анысын әле карарбыз, Минтимер Шәрипович, ахыргы карарга килергә ашыкмый торыгыз, дип җавап бирде.
- Бер ел үтте, Сез шулай да кандидатлар исемлегендә һәм әле исемлекнең башында. Моны ничек аңларга инде?
- Бу бары аппарат традицияләрен саклау гына. Бездә мине алмаштырырга әзер булган кимендә биш кеше бар дип исәпләдем. Шул ук Метшин, шул ук Әхмәтов, шул ук Халиков, Рөстәм Нургалиевич белән Фәрит Хәйрулловичны әйтмим дә инде. Республикада хакимият алмашын җәмәгатьчелек, шулай ук аппарат тыныч кабул итәрлек итеп ничек башкарырга уйладым. Анда процедура буенча 90 көнлек пауза каралган, ә бу күп.
- Төрле алдаулар, интригалар башланырга мөмкин.
- Аннары шунысы да бар. Республиканың беренче затлары - Шәймиев, Мөхәммәтшин, Миңнеханов исемлектә һәрвакыт тәртип буенча бергә, шуңа күнегелгән. Әгәр мин югарыда атап үткән егетләрдән кемнедер исемлеккә кертмәгән булсам, алар арасына да бит...
- Салкынлык йөгерер иде.
- Мин аның нәрсә икәнен беләм. Республикада хакимияттәге үзгәрешләрнең шаһиты булганым бар. Бер генә тапкыр да түгел.
- Бу - кешеләр, бу - кешенең мәңгелек табигате. Көнләшүләр, амбицияләр көрәше башлана.
- Әлеге исемлек «Бердәм Россия», Россия Президенты Администрациясе аша узды. Сурков белән ике тапкыр очраштык, ул: Минтимер Шәрипович, калсагыз, әйбәт булыр иде, дип күндерергә теләде. Мин кадрлар яшәрү тенденциясе баруын, үземнең аруымны җиткердем. Никадәр талчыгуымны үзем генә белә идем. Һәм тагын бер әйбер. Популярлыкның югары ноктасында китәргә кирәк, диләр. 2010 елда вакытлы китүем әйбәт булды. Шулай да бу пикның бераз узуын үземә билгеләп куйдым.
- Сезнеңчә, пик кайсы вакытка туры килде?
- Миңа калса, 2004 елда, Путинга отставкага җибәрүен сорап мөрәҗәгать иткәндә. Бу сәяси чигенеш булып күренмәс иде.
- Мин дә, кайбер кешеләр кебек үк, ул вакытта Сезнең китүегез дөресрәк булыр иде дип санадым. Партбилетыгызны сейфка бикләп, ә аның ачкычын Иделгә ташлап. Бу ишарә булыр иде!
- Журналистларга ишарәләр һәм җәнҗаллар ошый, ә сәясәтчегә республика һәм кешеләр турында уйларга кирәк. Соңгы мизгелдә шактый гына шикләрем туды. Бер яктан, кешеләрнең ышанычын сиздем... Икенче яктан, миңа тормыш принципларыма хыянәт итәргә туры килер иде. Ачыктан-ачык әйтәм, бу минем өчен бик катлаулы, критик мизгел иде. Хакимияттән гомеремдә беренче тапкыр китүем иде бит...
- Төбәк башлыкларын сайлауларны бетерү - Россиядә федератив революциянең тәмамлануын, аның ниндидер коры сүзгә генә әйләнеп калуын хәбәр итүче соңгы сигнал иде. «Россия Федерациясе» ул илнең исемендә генә кала, фактта ул инде юк яки юк диярлек. Сез аны шулай дип сиздегезме?
- Шуңа якын. Россиягә федерализмнан башка яшәргә ярамый, федерализм әйләнеп кайтачак, яңарыш кичерәчәк, дип һәрвакыт ышанып яшәсәм дә. Фикер алышуларга популярлык турында да өстим. Ул, бәлки, хәзер дә бардыр, бигрәк тә мин Болгар һәм Свияжск белән шөгыльләнә башлагач. Беләсезме, хәзер, отставкадан соң, кешеләрнең үземә булган мөнәсәбәтен чын мәгънәсендә тойдым. Бу - казна эше белән, синең хакимияттә булуыңа бәйле булмаган мөнәсәбәт. Мин моның бик кадерен беләм. Күпчелек шундый позитив мөнәсәбәттә!
- Хәтта мин дә Сезгә яхшырак мөнәсәбәттә була башладым. Минем инде Сезне тәнкыйтьләү вәкаләтем дә юк.
- Юк, Сез тәнкыйтьләгез, ул файдалы. Тагын нәрсә әйтергә телим? Мөгаен, мин инде президент буларак эшне дәвам итә алмаган да булыр идем. Начар эшләргә күнекмәгәнмен. Табигатем белән шундый. Һәм мин уйга калдым: Миңнеханов кебек активлык күрсәтә алырмынмы?
- Әйе, аның эшкә сәләте таң калдыра. Австрия, Ерак Көнчыгыш, Австралия - боларның барысы да ике көн эчендә бит. Гаҗәеп инде! Шулай да ул президентлыгының беренче айларында бәрәңге юнәтергә Белоруссиягә киткәч, бераз күңел төшкән иде. Бу бит президент эше түгел.
- Бу хакта әле фикер алышырбыз. Хәзергә кандидатлар турындагы фикерләремне тәмамлыйсым килә. Президент администрациясендә биш кешедән торган исемлек хакында фикер алышынды. Аларны бездә запастагылар эскәмиясенең озын булуы гаҗәпләндерде, башка төбәкләрдә авырлык белән генә бер-ике кеше табыла. Рәсми рәвештә өч фамилиядән торган исемлек презентацияләнде.
- Өстәвенә, Сез шунда ук үз кандидатурагызны алгач, ике генә фамилия калды. Шул вакытта инде киләсе Президентның кем булачагы ачык аңлашылды.
- Медведев миңа турыдан-туры әйтте: Минтимер Шәрипович, кемне атыйсыз - шуны тәкъдим итәчәкбез. Без өчәү утырдык: Медведев, Сурков һәм мин. Гамәлдәге премьер-министр Миңнехановка ышанычым 100 процент иде. Ачыктан-ачык әйтәм, шикләнүләр, минем адреска шелтә белдерүчеләр дә булды...
- Якын даирәгездәгеләрне күздә тотып әйтүегезме?
- Якындагысы да, ерактагысы да.
- Мин, бәлки, Мәскәүнең шикләре булгандыр дип уйладым.
- Юк. Медведев икеләнмәде: бары атагыз, диде.
- Сезнең әле Түбән Новгородта Путин белән хәлиткеч очрашуыгыз узган, һәрберсендә өчәр фамилия күрсәтелгән ике исемлек булган, дип тә сөйләделәр. Бу юк-бар сүзме?
- Әйе, бу - сафсата!
- Шул җирлектә Метшин белән Миңнеханов арасы бозылган дигән имеш-мимешләр дә күп булды. Бу дөреслеккә туры киләме?
- Юк, аралары бозылмады.
- Бәлки, мин төгәл әйтеп бирә алмаганмындыр. Бозылмаган, катлаулангандыр.
- Катлауланмады да.
- Ләкин анда ниндидер киеренкелек бар бит...
- Ул булырга да тиеш. Бу тормыштан, хакимият конструкциясенең үзеннән килә. Партия вакытларын хәтерлим: обком секретаре белән горком секретареның мөнәсәбәтләре һәрвакыт киеренке иде.
- Мөнәсәбәтләр өлкәсе үзе үк низаг тудырамы?
- Әйе. Бу шәхескә бәйле әйбер түгел, ә вәкаләтләр белән мәнфәгатьләр бәйләнешеннән килә. Шәхесләрнең үзләрен ничек тотуы - икенче мәсьәлә. Камил Исхаковның Хөкүмәт белән мөнәсәбәтләре гади генә булган дип уйлыйсызмы? Юк. Бу аның тегенди яки мондый булуына да, Хөкүмәтнең аңлау күрсәтмәвенә дә бәйле түгел. Тормыш үзе гаепле, ул каршылыклар тудыра. Бу бик тирән, журналистлар аның өске өлешен һәм судагы боҗраларны гына күрә. Үтенәм, үпкәләүсез генә.
- Кешеләргә проблемаларны шәхесләр яссылыгына күчерү хас. Журналист президент белән мэр арасындагы конфликт хакында язарга тиеш, әгәр политэкономиягә кереп китә икән инде, аны укымый башлыйлар.
- Артыграгын да әйтәм. Россия җитәкчелегенең принципиаль ризалыгын алганнан соң, Миңнеханов белән Метшин Универсиадага авыр юлны кулга-кул тотынып үтте. Финанслау күләме турында фикер алышулар аеруча истә калган. Анда Путин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Шувалов, финанс министры Кудрин катнашты. Билгеле, ул чакта республика һәм аның җитәкчелегенә булган ышаныч хәлиткеч рольне уйнады. Ләкин Миңнеханов белән Метшинга, ышаныгыз, җиңел генә булмады.
- Менә моңа мин ышанам. Нинди җиңеллек булсын!
- Кулга-кул тотынып, бөтен юлны уздылар. Ә шәһәр хакимияте белән Хөкүмәт арасында һәрвакыт каршылыклар бар һәм булачак, бу - табигый. Әгәр алар эшли икән, ресурслар өчен, вәкаләтләр өчен һәрвакыт көрәш булачак.
- Дәүләт Киңәшчесе дигән яңа статусыгыз кайдан барлыкка килде? Анда бит бик җитди вәкаләтләр һәм өстенлекләр язылган? Бу Дэн Сяопин яки Ли Куан Юдан киләме?
- Кандидатурамны исемлектән алу мәсьәләсе хәл ителгәндә, Владислав Сурков, Медведев фикерен исәпкә алып, федератив үсеш стратегиясе өлкәсендә мөмкин булганча сәясәт белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә киңәш итте. Миңа Россия Дәүләт Советында яки Федерация Советында әгъза булып калырга тәкъдим иттеләр, рәхмәт әйтеп баш тарттым. Шул чакта Сурков әлеге мәсьәләләр белән республикада калып шөгыльләнүемне сорады. Нинди рольдә шөгыльләнү турында фикер алыштык. Ул Дәүләт Секретаре вазифасын гамәлгә куярга тәкъдим итте. Мин моның бик яңгыравыклы булуын һәм күп бурычлар йөкләвен җиткердем. Нәтиҗәдә Дәүләт Киңәшчесендә тукталдык. Озак та үтми әлеге вазифага кагылышлы нигезләмә эшләнде һәм республика Дәүләт Советы 2010 елның 12 мартында «Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе турында»гы законны кабул итте. Хәзер Болгар белән Свияжскидагы тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шул кадәр мавыгып киттем ки, дөресен генә әйткәндә, башка әйбер белән мөмкин кадәр азрак шөгыльләнергә тырышам. Хәтта болай дип тә әйтер идем: алдыма үз-үземне чикләү, статусым турындагы законга язылган эшчәнлек өлкәсен тарайту бурычын куйдым. Аның каравы, актив ял миңа хәзер күбрәк ошый бара. Көн саен бассейнда 1,5 км арага йөзәм, ял көннәрендә этем Махмай белән озак кына саф һавада йөрибез. Кышын күңел өчен чаңгы да өстәлә - тау чаңгысы да, гадәтие дә.
Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading