16+

Мөселман киносы фестивале җиңүчеләре билгеле (ФОТОРЕПОРТАЖ)

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы төгәлләнде.

Мөселман киносы фестивале җиңүчеләре билгеле (ФОТОРЕПОРТАЖ)

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы төгәлләнде.

Оештыручылар соңгы минутларга кадәр Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре исемнәрен сер итеп саклый алды.

Җиңүчеләрнең исеме билгеле булды. Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы операторы - Айрат Ямилов («Софичка», Россия).

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие - «Амун» (Россия), сценарий авторлары - Анар Аббасов, Иван Заваруев.

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы актрисасы номинациясе Мисырның "Хатын-кыз көне" фильмындагы хатын-кыз ансамбленә бирелде. Илһам Шахин, Нахед Эль Себа, Нелли Карим исемнәрен жюри рәисе Салават Юзеев атады.

Казахстаннан Дулига Акмолда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип игълан ителде. Ул "Оралман» фильмында төп рольне башкарды.

Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры дип жюри Һиндстаннан "Токарь Джоши» фильмы режиссеры Мангеш Джошины атады. Актер призын үзе ала алмады.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмы дип Төркия белән Венгриянең "Каландар салкыны" фильмы танылды. Режиссеры - Мостафа Кара.

"Милли конкурс" номинациясендә җиңүчеләр

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Милли конкурс" номинациясендә җиңүчеләр өчен акчалата приз билгеләнүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге призга ия булучылар исемлеге билгеле булды.

Иң яхшы документаль фильм буларак режиссер Алмаз Нургалиевнең Нәҗибә Ихсановага багышланган "Нәҗибә" фильмы танылды.

Балалар өчен иң яхшы милли фильм - режиссер Валерия Гиренконың «Диагноз» фильмы.

Кыска метражлы иң яхшы фильм - Оксана Синчугованың «Блудный сын» фильмы. Фильмда пасха көне турында сүз бара.

Иң яхшы милли фильм - режиссер Сергей Киатровның "Мирас угы" анимацион фильмы. "Мирас угы" - дәүләт заказы белән төшерелгән 69 минутлык тулы метражлы анимацион фильм.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading