16+

Мәскәү базары сатыла, кем ала?

Мәскәү базарын сатарга җыеналар. Казан башкарма комитеты 25 декабрь көнне базарны ачык аукционда тәкъдим итәчәк.

Мәскәү базары сатыла, кем ала?

Мәскәү базарын сатарга җыеналар. Казан башкарма комитеты 25 декабрь көнне базарны ачык аукционда тәкъдим итәчәк.

Акцияләрнең башлангыч бәясе - 175000000 сум. Мәскәү базарын былтыр да сатарга талпынып караганнар. Ул чакта базар өчен тәкъдим ителгән 250 миллион сумга сатып алучы табылмаган. Ни өчен Казанда базарлар кими бара, анда сату итүчеләргә нишләргә, гомумән, халыкка базарлар кирәкме? «ШК» журналисты шул сорауларга җаваплар табарга тырышты.

Б азар - товарны тәкъдим итүнең иң борынгы формаларының берсе. Сәүдәгәрләр элек-электән товар саткан, алыш‑биреш ясаган. Хәер, хәзер дә чит илләрдә базарлар популярлыгын югалтмый. Әйтик, Төркия базарларында сатучылар белән клиент арасында аерым сатулашу культурасы да урнашкан, базар аларда шәһәрнең истәлекле урыны кебек, туристлар да бирегә яратып киләләр. Татарстанда да кечкенә генә авылларда атнаның бер көнендә базарлар оеша. Эчке киемнәрдән алып, мал-туар, тавык-чебеш, азык‑төлек тә алыр­га була монда. Халык «базар» көнен көтеп ала.
Җитәкчелекнең күбесе, базарлар шәһәрдән читтәрәк булырга тиеш, дип саный. Россиянең күп шәһәрләрендә бу кагыйдә үтәлә. Шулай булганда, яхшырак та кебек, әнә элек Колхоз базары тирәсендә юл читенә өелгән әрҗәләр, чүп‑чар аркасында, трамвайлар йөри алмый иде хәтта. «Яңа Тура» базарының да Казаннан читтә урнашуының уңай яклары бар. Зур территориядә машина кую урыннары булдырылган, бөкеләр дә юк, авыллардан килүчеләр өчен дә җайлы. Бу нисбәттән, шәһәр үзәген базарлардан арындыру сәясәте үзен аклый да кебек.

Казанда барлыгы 25ләп базар исәпләнә. Аларның бөтенесе диярлек шәхси кулларда. Федераль басмаларда шәһәр муниципалитеты өчен базарлар тоту файдага түгел, шуңа да базарны шәхси инвесторлар кулына тапшырып, керемне арттыру нияте бар, дигән фикерләр язылды.

Әмма шәһәр мэриясенең матбугат үзәге базарлар хакында тулы мәгълүмат бирергә ашыкмады. Мәскәү базарының да нинди максатларда сатылачагы турында әйтмәде.
Казан шәһәренең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыннан алынган җавапка караганда, базар, «Казанның муниципаль милкендәге акция пакетларын реализацияләү карары»на (2015 елның 10 ноябреннән) нигезләнеп, аукционга куелган. Милеккә иң югары бәя биргән аукционда катнашучы җиңүче дип танылачак. Аукционның һәр адымы башлангыч бәянең 5 процентын тәшкил итеп, 8 миллион 750 мең сумга артып барачак. Сүз уңаеннан, шәһәр милкендә калган Яңа Савин базарын да шундый язмыш көтә, диләр. Аны да икенче елга аукционга куярга телиләр, имеш.

Ә Мәскәү базары гөр килә. Биредә сатучыларның кайберләре базар сатылу турында ишетмәгән, кемнәрдер бу яңалыкны ышанмыйчарак кабул итә, ә икенче берәүләрнең бу хакта, гомумән, ишетәсе килми.

- Ике елдан бирле саталар инде бу базарны, бу хакта ишетеп арыдык. Сатсалар нишлисең, китәсең, башка урын эзлисең. Миңа инде барыбер. Көчле эшмәкәрләр китеп бетте инде моннан, әллә безне көрәп акча ала, рәхәтлектән эшли дип уйлыйсызмы? Аена шушы 8 квадрат метр мәйдан өчен 18 мең аренда акчасы гына түлим мин,-ди баш киемнәре сатучы шәхси эшмәкәр Әхтәм абый.
Света исә инде 20 ел базарларда балык сата. Кышкы суык, җәйге челлә дә куркытмый аны.

- Әгәр базар ябыла калса, күпме кеше эш урынсыз кала дигән сүз. Безнең төп сатып алучыларыбыз пенсионерлар, алар нишләр? Көн саен сыйфатлы продукт тәкъдим итәбез, бәяләр дә арзан. Берүк яңа хуҗа базарны калдырсын иде,-ди Света.

Лариса исә базарга якын яшәгәнгә дә биредән китәргә теләми. Хәтта ябык базарлардагы уңайлыклар да, урамда басып сату итүне алыштырмый икән.
- Монда ияләнгән, үз клиентларыбыз бар, базар безгә бик кирәк,-ди ул.
Мәскәү базарына яңа хуҗа табылырмы, ул кем кулына күчәр, алга таба да ул базар булып калырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Ә мин килгәндә Мәскәү базарында яңа елга әзерләнәләр, бина түбәсендә чыршы бизиләр иде.

Мәдинә Маликова, язучы:
- Әлбәттә, кирәк. Мин үзем дә еш кына «Адоратский» базарына киләм. Базардан киенәм, чөнки безнең пенсия әллә ни зур түгел, күпчелек халыкныкы кебек инде. Шуңа да базар кулай. Анда бит салым, аренда түләүләре азрак булгач, товарларны да очсызрактан сату мөмкинлеге бар. Базарда күңел күтәрелә, андагы товарларның күплегенә, сайлап алу мөмкинлегенә сөенәсең. Кием‑салым да сыйфатсыз түгел. Базарсыз тормыш булмый инде. Алга киткән чит илләрдә дә бар бит ул базарлар.

Диләрә Иләлетдинова, ­җырчы:
- Базардан киенгәнем юк анысы. Урамда уңайлыклар булмаганга, сыйфатлырак кием кирәк булганга да күбрәк кибеткә йөрим. Ә менә продуктлар алу өчен үзебездән ерак булмаган «Роддом» тукталышы тирәсендәге сәүдә рәтләренә киләм. Монда әйбер арзанрак.

Асия Гаффарова, газета укучыбыз:
- Дөресен генә әйткәндә, хәзер базар белән кибеттә бәяләр тигезләште. Киресенчә, кайбер әйберләрне акция, ташлама дип, кибеттән арзангаракка да алып була. Аннары базарныкы базарныкы инде. Йә бер җире сүтелә, йә икенче урыны тишелә. Шәһәр уртасында ачык базарлар кирәкмидер дә бәлки. Сатучыларның үзләренә дә кышкы көннәрдә салкында, ачыкта басып тору рәхәт түгелдер. Ябык, заманча, җылытылган сәүдә үзәкләре кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading