16+

Мәскәү – Казан арасы, озак түгел барасы

Тиздән безгә Казаннан Мәскәүгә көнендә барып әйләнеп кайту берни дә тормый башларга мөмкин. «Россия тимер юллары» ААҖнең кече компаниясе булып торучы «Тизйөрешле магистральләр» ААҖ «Мәскәү - Казан - Екатеринбург» аралыгында җилдерәчәк тизйөрешле тимер юл магистрале төзелешен башларга җыена.

Мәскәү – Казан арасы, озак түгел барасы

Тиздән безгә Казаннан Мәскәүгә көнендә барып әйләнеп кайту берни дә тормый башларга мөмкин. «Россия тимер юллары» ААҖнең кече компаниясе булып торучы «Тизйөрешле магистральләр» ААҖ «Мәскәү - Казан - Екатеринбург» аралыгында җилдерәчәк тизйөрешле тимер юл магистрале төзелешен башларга җыена.

Әлеге магистраль Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чуашстан, Мари Эл, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Свердловск өлкәсе биләмәләре аша сузылачак. Юлда узачак вакытны кыскарту, кешеләргә зур уңайлыклар һәм куркынычсызлык тудыру бәрабәренә тимер юл транспортына пассажирлар агымын арттыру, шулай ук төбәкләр арасындагы транспорт элемтәсен яхшырту, транспорт хезмәтләре базарында көндәшлекне үстерүне күздә тотып салынырга тиеш ул.
Татарстан җитәкчелеге дә Мәскәү һәм Казан арасында тизйөрешле магистраль төзелешенә зур кызыксынучанлык күрсәтеп, «РТЮ» ААҖга проектны гамәлгә ашыруда булышырга әзер икәнлекләрен белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «РТЮ» ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында сөйләшкәннәр иде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, тизйөрешле тимер юллар төзелеше ил икътисады үсешенә зур ярдәм булачак, халыкның хәрәкәт итү мөмкинлеген арттырачак, автомобиль трассаларын бушатачак. Александр Мишарин исә, программа тарафыннан 4200 чакрым линия төзеләчәк һәм инде кулланылышта булган 6900 чакрым тимер юллар төзекләндереләчәк, дип белдергән иде. Юллар сәгатенә 160 чакрым тизлектә чабучы поездга исәпләнеп төзелергә тиеш. Мәскәү - Казан арасында йөрүче пассажир поездлары киләчәктә юлда 10 сәгатьләп вакытларын экономияли башлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading