Шәһри Казан

Мыеклы Мансурның җиләкләре тәмле була

Колхоз базарында җиләк үсентеләре сатучы Мансур абый Динмөхәммәтовны белмәгән кеше юктыр. Танып белмәүчеләр дә алай югалып калмый, үсенте сатучылар арасында мыеклы кешене эзләп йөреп тәки табалар аны. Чөнки кайчандыр аңардан җиләк үсентесе сатып алучылар таныш-белешләренә, бакча күршеләренә, җиләкләре тәмле була дип, мыеклы абзыйны ничек табарга икәнлекне өйрәтеп җибәргән була.

Реклама

Мансур абый бакчачылык белән күптәннән шөгыльләнә. Гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Үз йорты белән яшәгәч, бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстергән. Пенсиягә чыгу белән исә бакчачылык эшенә ныклап торып керешкән. 60 яше тулган көнне үк, эшкә чыкмыйча, пенсиясен дә рәсмиләштермичә, базарга үсентеләр сатарга чыгып киткән. Шул вакыттан, төгәлрәге, 2002 елдан бирле базарда җиләк үсентеләре белән сату итә.
Җиләкләре белән бик тә кызыксынгач, сүзне дә шуннан башладым. Кайсы сорт иң яхшысы һәм тәмлесе дип соравыма ул, бер дә икеләнмичә, Башкирская ранняя дип җавап бирде.
- Миңа аны Башкортстанның Баймак районыннан китергәннәр иде. Үзем үстереп карагач кына сатып алучыларга тәкъдим итә башладым. Бакчачылар бик ошата. Кабат-кабат килеп алучылар да бар. Тагын бер өстенлеге: әлеге сортны алмагач ышыгында да үстереп була. Кайберәүләр, сортының исемен белмәгәч, алмагач төбендә үсә торган җиләк кирәк дип эзләп йөри аны. Алмагач яфрак ярып, чәчәк атканчы, җиләк инде чәчәк аткан була. Ә җиләккә өлгергәндә, алмагач чәчәк атып, ул ышыкта кала. Ышык урында алар эре булып үсә, тик шунысы бар, җиләкләр аз гына соңга калып өлгерә, - ди Мансур абый бу сорт турында. Аның әйтүенчә, Фестиваль дә яхшы сорт. Тик аны хәзер табып булмый икән. Баштагы чиста сорты калмаган.
Бакча җиләген ничек утыртырга, карарга-тәрбияләргә икәнлекне дә сорадым.
- Комлы җир булса, утыртасы җиргә аз гына ашлама кертегез. Ә гадәти кара туфракка бернәрсә дә кирәкми. Бары яз һәм көз көннәрендә ике-өч тапкыр көлле су гына сибәсең. Бер чиләк суга бер кушуч көл салырга да болгата-болгата бер тәүлек тоткач, төбенә сибәргә. Җиләк су ярата, һәрдаим су сибеп торырга кирәк. Дүрт ел саен урынын алыштырсаң яхшы. Бер урында ун ел да үсә анысы, тик җиләкләре вагая.
- Җиләк җәй буена гел мыекчаланып тора. Алардан берничек тә котылып булмыймы соң?
- Аның өчен ике рәт итеп, араларын 30-35 см итеп утыртасың да түтәл өстенә кара төстәге полиэтилен пленка җәясең. Җиләк турыларында тишек ясап, аларын пленка аша чыгарасың. Болай иткәндә мыеклары тамыр җибәрә алмый. Берсен тартып кына аласың да, барысы бергә өзелеп чыга. Аннары пленка астыннан чүп тә чыга алмый. Җиләк үстерү авыр түгел ул, шушы гади генә киңәшләрне истә тотсагыз, шул җиткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: