16+

Начар һава торышы Казан халкын түбәсез калдырмаячак

Начар һава торышы Казан халкын түбәсез калдырмаячак

Бүгенге көндә Казнның күп фатирлы йортларында төзекләндерү эшләре - 58%, мәктәп һәм балалар бакчаларында - 70%, сәламәтлек саклау объектларында - 13% тәмамланган. Әлеге күрсәткечләрне бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе порталы.

И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел 1,5 млрд сумга 242 күп фатирлы йорт, 526 млн сумга 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы биналарына капиталь төзекләндерү ясау эшләре планлаштырылган. Шулай ук 1,3 млрд сум акчага сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерү эшләре алып барыла.

"Быел дәвамлы яңгырлар һәм көчле җилләр планлы төзекләндерү эшләрен уздыруга тәэсир итте. Торак объектларны һәм социаль объектларны капиталь төзекләндерү программасында 138 фасад һәм 130 түбә төзекләндереләчәк. Бүген барлык объектларда да түбәләр төзекләндерү буенча эшчәнлекнең 80% тәмамланды. Ә фасадларны төзекләндерү эшләре буенча - 50%", - диде И.Гыйниятуллин.

И.Гыйниятуллин сүзе буенча, капиталь төзекләндерү объектларныда эчке эшләрне башкару план билгеләгән тәртиптә бара.

"Начар һава торышы шартлары программаның соңгы нәтиҗәләренә тәэсир итмәячәк. Планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылачак", - диде И.Гыйниятуллин.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading