16+

Начар автомәктәпләр ябылачак

Татарстанда ел башыннан 3 мең 983 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 510 кешенең гомере өзелгән, 4500 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Начар автомәктәпләр ябылачак

Татарстанда ел башыннан 3 мең 983 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 510 кешенең гомере өзелгән, 4500 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Бу саннарны Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов китерде.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсенә күз әтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Равил Хәмитов чыгышында әйтелгәнчә, Татарстанда 268 автомәктәп эшли. «Аларның күбесе - коммерция оешмалары, төпле белем бирәсе урынга, акча артыннан куучылары да бар. Автомәктәпләрнең 80 процентының автодромнары, җиһазландырылган автосыйныфлары юк. Тиешле таләпләргә җавап бирмәгәне өчен, 33 автомәктәпнең лицензиясе алынды», - диде ул.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгына һәм автомәктәпкә «штрих-код» билгесе куярга тәкъдим итте. Кайсы автомәктәпнекеләр һәлакәтләрне күбрәк тудырса, шул автомәктәпкә чара күрү ансатрак булачак. Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин да автомәктәпләрнең матди базасы начар булуын, эшчәнлектә җаваплылык җитмәвен тәнкыйтьләде. Юрий Камалтынов: «Ел саен 60 меңгә якын кеше автотаныклык ала. Ләкин алар ярым-йорты «суррогат» укучылар. Боларны руль артына утыртып, юлга чыгарырга куркыныч. Автомәктәп тиешенчә эшләми икән, ябарга кирәк, юлларда иркенрәк булыр», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading